Татарча экият «Жиде бажаны бер буре ашаган»|Татар халык әкиәте

Детская народная сказка на татарском языке на тему «Жиде бажаны бер буре ашаган»

Әүвәлге заманда бер кешенең җиде кызы бар икән. Ул җиде кызын җиде кияүгә биргән.Беркөн кызларын кияүләре белән бергә кунакка чакырып, барысына да тигез сый вә хөрмәтләр куйган. Алай булса да кияүләрнең һәркайсы каенатасы белән каенанасына баҗаларыннан артыграк сөекле буласы килгән, ди. Шулай берничә көн сыйланып, өйләренә кайтып киткәннәр.

Бара торгач, юлда боларга бер ач бүре очрап, җиде баҗаның берсенә ташланып ашый башлый. Калган баҗалары бергәләп аны бүредән коткару түгел, бәлки, һәркайсы эчләреннән әйтәләр, имеш: «Ашый бирсен, каенатабыз аны бигрәк сыйлаган иде, ул булмаса, мин сөеклерәк булырмын»,— дип. Аннан соң бүре икенчесенә ябышканда, калган биш кияве шулай ук: «Ашый бирсен, ул булмаса, мин сөеклерәк булырмын» — дип, эчләреннән әйткәннәр, имеш.

Әлхасил, озын сүзнең кыскасы шул кем, бүре бу җиде баҗаның һәммәсен дә берәм-берәм ашап бетергән, имеш.

Еще сказки на татарском языке со схожей к «Жиде бажаны бер буре ашаган» тематикой (перейти к сборнику татарских сказок нашего сайта)(Башка татар халык экиятлэр)