Татарча экият «Ахмак буре»|Татар халык әкиәте «Ахмак бүре»

Детская народная сказка на татарском языке на тему «Ахмак буре»/»Ахмак бүре»Берзаман бүре бик ачыккан. Ни туры килсә, шуны ашармын дип, азык эзләргә киткән. Бара торгач, аңа бер кәҗә тәкәсе очраган. Бүре кәҗә тәкәсенә: «Кәҗә, мин сине ашыйм»,— дигән. Кәҗә тәкәсе аңа: «Ашасаң ашарсың инде. Ярый, алайса, менә син бу тау итәгендә авызыңны ачып тор. Мин тау башыннан сикереп төшәрмен дә авызыңа кереп китәрмен»,— дигән. Бүре риза булган. Кәҗә тәкәсе тау башыннан сикереп төшкән дә бүрене сөзеп еккан. Бүренең һушы киткән.

Берзаман, аңына килеп, тирә-якка караса, кәҗә тәкәсе әллә кайчан китеп барган. Бүре бик үкенгән, ләкин соң булган.Еще сказки на татарском языке со схожей к «Ахмак буре» тематикой (перейти к сборнику татарских сказок нашего сайта)(Башка татар халык экиятлэр)