Татарча диктант «Әни ялга киткәч|Эни ялга киткэч» (80 сүз)

Диктант на татарском языке на тему «Әни ялга киткәч…»/»Эни ялга киткэч»Безнең әби күрше авылда гына тора. Ял алгач та, әни әбиләргә ял итәргә кунакка китте. Әни булмагач, өй эче әллә ничек караңгыланып киткәндәй булды. Кечкенә сеңелем Фәүзия дә күңелсезләнде. Вакыт- вакыт холыксызланып елый да башлады.
Бөтен өй эше әти белән минем өскә калды. Әни өйдә булганда, мин аңа бер дә рәтләп булышмый идем. Өй эшенең күплеген дә бер дә белми торган идем. Эш үземнең җилкәмә төшкәч, әнинең эше бик күп булганлыгына төшендем һәм, ана ярдәм итмәвем очен, үземне бик нык шелтәләдем. (80 сүз)

*Транслит*

Безнен эби курше авылда гына тора. Ял алгач та, эни эбилэргэ ял итэргэ кунакка китте. Эни булмагач, ой эче эллэ ничек карангыланып киткэндэй булды. Кечкенэ сенелем Фэузия дэ кунелсезлэнде. Вакыт- вакыт холыксызланып елый да башлады.

Ботен ой эше эти белэн минем оскэ калды. Эни ойдэ булганда, мин ана бер дэ рэтлэп булышмый идем. Ой эшенен куплеген дэ бер дэ белми торган идем. Эш уземнен жилкэмэ тошкэч, энинен эше бик куп булганлыгына тошендем хэм, ана ярдэм итмэвем очен, уземне бик нык шелтэлэдем. (80 суз)Еще диктанты на татарском языке со схожей к «Эни ялга киткэч» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)