Татарча диктант «Гатаның хатасы|Гатанын хатасы» (87 сүз)

Диктант на татарском языке на тему «Гатаның хатасы»/»Гатанын хатасы»Саз эчендә, кыяклы түмгәк өстенә чыбык-чабыклар, йон-мамыклар өеп, үрдәкләр оя ясаганнар. Шунда ана үрдәк йомырка салган. Бала чыгармакчы булган. «Нәни генә бәбкәләр үстерербез, җәйне рәхәт­ләнеп үткәрербез»,— дип уйлаганнар иде үрдәкләр.

Гата бу йомыркалар өчен бик сөенде, үз-үзенә: «Боларны алып кайтыйм мин»,— диде. Биш йомырканы да эшләпәсенә салды, маяга берәрсе калсын да димәде.

Гатаның уйлары бик озак сугыштылар: «Син табигать сөюче, файдалы кошларның тормышлары өчен көюче, аларга булышлык итүче, иркенлек бирүче, ни эшлисен син?»— диделәр. Гата бу уйлар­ны тыңламады, үзенекен итте, үрдәкләрне кызганмады, йомырка­ларның барысын да алып китте. (87 сүз)

*Транслит*

Саз эчендэ, кыяклы тумгэк остенэ чыбык-чабыклар, йон-мамыклар оеп, урдэклэр оя ясаганнар. Шунда ана урдэк йомырка салган. Бала чыгармакчы булган. «Нэни генэ бэбкэлэр устерербез, жэйне рэхэт­лэнеп уткэрербез»,— дип уйлаганнар иде урдэклэр.

Гата бу йомыркалар очен бик соенде, уз-узенэ: «Боларны алып кайтыйм мин»,— диде. Биш йомырканы да эшлэпэсенэ салды, маяга берэрсе калсын да димэде.

Гатанын уйлары бик озак сугыштылар: «Син табигать союче, файдалы кошларнын тормышлары очен коюче, аларга булышлык итуче, иркенлек бируче, ни эшлисен син?»— диделэр. Гата бу уйлар­ны тынламады, узенекен итте, урдэклэрне кызганмады, йомырка­ларнын барысын да алып китте. (87 суз)Еще диктанты на татарском языке со схожей к «Гатанын хатасы» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)