Татарча диктант «Кошлар рәхмәте|Кошлар рэхмэте» (161 сүз)

Диктант на татарском языке на тему «Кошлар рәхмәте»/»Кошлар рэхмэте»Кыр үрдәге камышлыкка оя ясаган. Ояга йомыркалар салган да бәбкә чыгарырга утырган. Шулчак каяндыр явыз төлке килеп чыккан. Ул кыр үрдәген йомыркалары өстеннән эләктереп алган да чапкан. Моны күрше абый күреп торган. Барып караса — ояда ун йомырка.

Күрше абый йомыркаларны алып кайта да тавык астына сала. Берничә көннән ун үрдәк бәбкәсе борын төртеп чыга.

Бәбкәләрне тавык җәй буе ияртеп йөри. Аларны дөнья белән таныштыра. Куркыныч булса, кыртаклый, яңгыр яуса, суытса, аларны канаты астына җыя.

Үрдәк бәбкәләре шулай үсә, җәй үтә. Көз җиткәч, гаҗәп хәл була. Кара тавыкның бәбкәләре, җирне ташлап, һавага күтәреләләр. Канатлары белән җилпенәләр. Тавык мескен кычкыра, кыртаклый, әмма файда юк. Аның: «Карагыз, ярдәм итегез, харап була чеби­ләрем!» — дип әйтергә теләве иде. Ә күрше абыйның бу хәлгә бер дә исе китми. Ул бит чебешләрнең үрдәк булып үскәннәрен белә.

Үрдәкләр йорт өстеннән берничә тапкыр әйләнеп очалар, нидер кычкыргалап куялар. Бу аларның, әлбәттә, күрше абыйга да, аларны үстергән кара тавыкка да шулай рәхмәт белдерүләре инде. Ә аннары алар бик еракка очып китәләр. (161 сүз)

*Транслит*

Кыр урдэге камышлыкка оя ясаган. Ояга йомыркалар салган да бэбкэ чыгарырга утырган. Шулчак каяндыр явыз толке килеп чыккан. Ул кыр урдэген йомыркалары остеннэн элэктереп алган да чапкан. Моны курше абый куреп торган. Барып караса — ояда ун йомырка.

Курше абый йомыркаларны алып кайта да тавык астына сала. Берничэ коннэн ун урдэк бэбкэсе борын тортеп чыга.

Бэбкэлэрне тавык жэй буе ияртеп йори. Аларны донья белэн таныштыра. Куркыныч булса, кыртаклый, янгыр яуса, суытса, аларны канаты астына жыя.

Урдэк бэбкэлэре шулай усэ, жэй утэ. Коз житкэч, гажэп хэл була. Кара тавыкнын бэбкэлэре, жирне ташлап, хавага кутэрелэлэр. Канатлары белэн жилпенэлэр. Тавык мескен кычкыра, кыртаклый, эмма файда юк. Анын: «Карагыз, ярдэм итегез, харап була чеби­лэрем!» — дип эйтергэ телэве иде. Э курше абыйнын бу хэлгэ бер дэ исе китми. Ул бит чебешлэрнен урдэк булып ускэннэрен белэ.

Урдэклэр йорт остеннэн берничэ тапкыр эйлэнеп очалар, нидер кычкыргалап куялар. Бу аларнын, элбэттэ, курше абыйга да, аларны устергэн кара тавыкка да шулай рэхмэт белдерулэре инде. Э аннары алар бик еракка очып китэлэр. (161 суз)Еще диктанты на татарском языке со схожей к «Кошлар рэхмэте» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)