Изложение на татарском языке на тему «Туган ягым»Яшел тугайларым, имән урманнарым! Телегез — чишмә тирләүләре — зиһенемдә һаман саклана. Иделемә карап сокланам — ерак бабаларымны уйлыйм. Татлы һәм сагышлы мизгелләрем. Үземне мең еллык пәһлеван имән изеп тоям. Тамырларым — халкым.
Челтерәп аккан тау сулары да, миңа карап, гөрләвекләр телендә матур җыр җырлый сыман.
Әйе, без — ерак нәсел балалары. Үткәннәргә тугры калып, киләчәккә киң адымнар белән атлаучылар.
Тугайларда, болыннарда котырып үскән юалар, какылар, сарыбашлар, шома көпшәләр мине таныйлар. Таныйлар да, күзләремә карап, мине сөй дигән сыман каршыма килен басалар. Гасырлар дәвамында Гөлчәчәкләр, Сандугачлар, Айсылулар җыйган җир җиләкләре чорыбыз Алыпларының иреннәрен татырга ашыгалар төсле.
Туган ягым! Син һаман әле балачагымдагыдай. Син һаман әле күңелгә хуш.
И мөкатдәс, и изге, и газиз син! Бу җирләр хакына корбан булыйм дисәң дә, жир үзе тормыш суты бирер сина. жир үзе терелтер сине, җир үзе мәңгелеккә алып барыр сине. Тик сөя бел син аны. онытылып сөй. газиз әниеңне, беренче ярыңны сойгән ксоск ярат. (156 сүз)
*Транслит*
Яшел тугайларым, имэн урманнарым! Телегез — чишмэ тирлэулэре — зихенемдэ хаман саклана. Иделемэ карап сокланам — ерак бабаларымны уйлыйм. Татлы хэм сагышлы мизгеллэрем. Уземне мен еллык пэхлеван имэн изеп тоям. Тамырларым — халкым.
Челтерэп аккан тау сулары да, мина карап, горлэвеклэр телендэ матур жыр жырлый сыман.
Эйе, без — ерак нэсел балалары. Уткэннэргэ тугры калып, килэчэккэ кин адымнар белэн атлаучылар.
Тугайларда, болыннарда котырып ускэн юалар, какылар, сарыбашлар, шома копшэлэр мине таныйлар. Таныйлар да, кузлэремэ карап, мине сой дигэн сыман каршыма килен басалар. Гасырлар дэвамында Голчэчэклэр, Сандугачлар, Айсылулар жыйган жир жилэклэре чорыбыз Алыпларынын иреннэрен татырга ашыгалар тосле.
Туган ягым! Син хаман эле балачагымдагыдай. Син хаман эле кунелгэ хуш.
И мокатдэс, и изге, и газиз син! Бу жирлэр хакына корбан булыйм дисэн дэ, жир узе тормыш суты бирер сина. жир узе терелтер сине, жир узе мэнгелеккэ алып барыр сине. Тик соя бел син аны. онытылып сой. газиз эниенне, беренче ярынны сойгэн ксоск ярат. (156 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Туган ягым» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)