Татарча изложение «Актүш|Актуш» (190 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Актүш»/»Актуш»Дамир да, ике кулын очар кош кебек як-якка җәеп, аягын шудырып кына каршы якка чыга башлаган иде. басма уртасына җитәрәк, малайның радар җайланмасы кебек үткен колагы бик әкрен, бик зәгыйфь кызганыч аваз ишетте: чокыр төбендә бәләкәй генә чем-кара кечек өскә чыгарга азапланып ята икән. Өч аягында титаклап, әле бер читкә, әле икенче читкә йөгереп китә. Әйләнеп килә дә стена кебек текә һәм биек ярга сикерә. Тик кая инде аңа бу тирән чокырдан чыга алу! Сикергән саен, йомгак кебек тәгәрәп, елый-елый егылып төшә.

Дамирга ул бик кызганыч булып күренде. Аны-моны уйлап тор-мады малай, аска сикерде. Әллә туңудан, әллә куркудан калтыранган җан иясен күтәреп алды. Бик матур көчек иде ул. Ап-ак түше кара костюм эченнән күренеп торган ак күлмәккә охшый иде. Матай аңа Актүш дип эндәште.

— Син монда ничек төштең соң. Актүш?

Сөйләшә белми иде шул Актүш. Әгәр сөйләшә белсә, бер усат малайның канауга төртеп төшерүен, егылганда пыялага тәпие киселүен, хәзер бик-бик авыртуын әйткән булыр иде. Дамирның да вакыты бик тыгыз иде. Көчекне иркәләп торса, дәрескә соңга калачак. Бу хәтле тирән канаудан менәсе дә бар бит әле. Шулай да Актүшнең

кап катыш балчык каткан яралы тәпиен кулъяулыгы белән бәйлән куярга өлгерде. (190 сүз)

*Транслит*

Дамир да, ике кулын очар кош кебек як-якка жэеп, аягын шудырып кына каршы якка чыга башлаган иде. басма уртасына житэрэк, малайнын радар жайланмасы кебек уткен колагы бик экрен, бик зэгыйфь кызганыч аваз ишетте: чокыр тобендэ бэлэкэй генэ чем-кара кечек оскэ чыгарга азапланып ята икэн. Оч аягында титаклап, эле бер читкэ, эле икенче читкэ йогереп китэ. Эйлэнеп килэ дэ стена кебек текэ хэм биек ярга сикерэ. Тик кая инде ана бу тирэн чокырдан чыга алу! Сикергэн саен, йомгак кебек тэгэрэп, елый-елый егылып тошэ.

Дамирга ул бик кызганыч булып куренде. Аны-моны уйлап тор-мады малай, аска сикерде. Эллэ тунудан, эллэ куркудан калтыранган жан иясен кутэреп алды. Бик матур кочек иде ул. Ап-ак туше кара костюм эченнэн куренеп торган ак кулмэккэ охшый иде. Матай ана Актуш дип эндэште.

— Син монда ничек тоштен сон. Актуш?

Сойлэшэ белми иде шул Актуш. Эгэр сойлэшэ белсэ, бер усат малайнын канауга тортеп тошеруен, егылганда пыялага тэпие киселуен, хэзер бик-бик авыртуын эйткэн булыр иде. Дамирнын да вакыты бик тыгыз иде. Кочекне иркэлэп торса, дэрескэ сонга калачак. Бу хэтле тирэн канаудан менэсе дэ бар бит эле. Шулай да Актушнен

кап катыш балчык каткан яралы тэпиен кулъяулыгы белэн бэйлэн куярга олгерде. (190 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Актуш» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)