Татарча изложение «Балык тоту» (171 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Балык тоту»Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды. Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Оф иткән җил дә юк.

Билгеле, мондый вакытта базыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны томырбп, су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗиның әтисе базыкларны сөйри дә чыгара, сөйри дә чыгара. Ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны. Таҗи аларның барысын чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуна күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. Төшлеккә җитә башлагач, кояш бик нык кыздырырга тотынды. Монысын Таҗи да тойды. Әтисе дә. Әтисе, кесәсендәге кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирләрен сөртте. Ә Таҗи:

— Фу… Нәрсәгә кирәк булды инде бу кояш! — дип, зәңгәр күктән елмаючыны тиргәргә тотынды.

— Кемгә кирәк, кемгә кирәкми,— диде әтисе, шуннан тагын ялгады,— кояш бер дә булмаса, һаман төн генә булыр иде, ә төнлә балыклар эләкмиләр. Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр дә үсмәс, син дә, мин дә булмас идек.— диде. (171 сүз)

*Транслит*

Этисе белэн бергэлэп Тажи балык тотарга барды. Кон эле бик иртэ. Кояш та юк, э шулай да якты. Су осте тып-тын. Оф иткэн жил дэ юк.

Билгеле, мондый вакытта базыклар яхшы чиртэлэр, кармакны бер дэ тик тотмыйлар. Калкавычны томырбп, су тобенэ алып тошеп китэлэр. Тажинын этисе базыкларны сойри дэ чыгара, сойри дэ чыгара. Ялтырап торган ап-ак чабакларны, комеш тэнкэле кызылканатларны, эрсез алабугаларны. Тажи аларнын барысын чилэккэ жыя бара. Менэ инде аларнын балык сала торган чилэклэре дэ тулып килэ. Балык бик шэп элэгэ. Шуна курэ вакытнын утуе дэ тоелмый. Энэ инде кояш та куптэн кутэрелеп килэ. Тажи аны сизмэде дэ. Тошлеккэ житэ башлагач, кояш бик нык кыздырырга тотынды. Монысын Тажи да тойды. Этисе дэ. Этисе, кесэсендэге кулъяулыгын алып, мангаендагы тирлэрен сортте. Э Тажи:

— Фу… Нэрсэгэ кирэк булды инде бу кояш! — дип, зэнгэр куктэн елмаючыны тиргэргэ тотынды.

— Кемгэ кирэк, кемгэ кирэкми,— диде этисе, шуннан тагын ялгады,— кояш бер дэ булмаса, хаман тон генэ булыр иде, э тонлэ балыклар элэкмилэр. Кояш булмаса, жир остендэ усемлеклэр дэ усмэс, син дэ, мин дэ булмас идек.— диде. (171 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Балык тоту» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)