Татарча изложение «Болын чишмәсе|Болын чишмэсе» (209 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  «Болын чишмәсе»/»Болын чишмэсе»Болын чишмәсе аны гадәттәгечә тын гына, тыныч кына каршы алды. Көн үзәгендә, эссе кояш астында, бер көянтә суга дип, ерак чишмәгә килүче булса да, шул Наҗия кебек хыялый җан гына булыр иде. Көянтә-чиләген куюга, ул су алырга ашыкмады. Яшел чирәмгә тезләнеп, тыныч, гамьсез күренгән су өстенә иелде. Аннан кыска чәчле, түгәрәк йөзле, бик сөйкемле яшь кыз карап тора иде. «Исәнме»,— диде Наҗия, аңа күз кысып, һәм ап-ак тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде. Кыз да аңа күз кысты, ул да көлде. Ә үзе, Наҗия аның бит уртасыннан үбеп атыйм дигәндә, көлә-көлә, вак дулкыннар арасына кереп югалды.

Кайнар иреннәрен салкын сулан тиз гена аерып ата атмады Наҗия.

Тешләре камашканчы, сусыны басылганчы, озаклап, тәмләп эчте дә эчте. Чишмәдән агып чыккан суда биг-кулларын юып кинәнде. Бер очтан чәмчәле чүәкләрен дә юып куясы итте. Баш очындагы кояш аны, ялап азгандай, киптерә до башлады.

Яраткан бер гадәте бар иде бу кызыйның. Яз җиттеме, чишмәгә килсә, таз песиләре җыеп кайта. Чәчәк вакытында бәллүр вазалары башта — шомырт, аннан ары — балан, иң соңыннан болын чәчәкләреннән бушап тормый. Көзгә кергәч, кочагы белән, өрәңгенең ут кебек кызыл, лимон кебек сары, челтәрле-челтәрле яфракларын җыя. Бүген дә, судан бигрәк, шомырт чәчәкләренә дип килгән иде бит ул. Ерак та барасы түгел, тау итәген тутырып, шомырт куаклары чәчәк атып утыра. Җаның теләгән хәтле өзеп ал! (209 сүз)

*Транслит*

Болын чишмэсе аны гадэттэгечэ тын гына, тыныч кына каршы алды. Кон узэгендэ, эссе кояш астында, бер коянтэ суга дип, ерак чишмэгэ килуче булса да, шул Нажия кебек хыялый жан гына булыр иде. Коянтэ-чилэген куюга, ул су алырга ашыкмады. Яшел чирэмгэ тезлэнеп, тыныч, гамьсез куренгэн су остенэ иелде. Аннан кыска чэчле, тугэрэк йозле, бик сойкемле яшь кыз карап тора иде. «Исэнме»,— диде Нажия, ана куз кысып, хэм ап-ак тешлэрен курсэтеп колеп жибэрде. Кыз да ана куз кысты, ул да колде. Э узе, Нажия анын бит уртасыннан убеп атыйм дигэндэ, колэ-колэ, вак дулкыннар арасына кереп югалды.

Кайнар иреннэрен салкын сулан тиз гена аерып ата атмады Нажия.

Тешлэре камашканчы, сусыны басылганчы, озаклап, тэмлэп эчте дэ эчте. Чишмэдэн агып чыккан суда биг-кулларын юып кинэнде. Бер очтан чэмчэле чуэклэрен дэ юып куясы итте. Баш очындагы кояш аны, ялап азгандай, киптерэ до башлады.

Яраткан бер гадэте бар иде бу кызыйнын. Яз життеме, чишмэгэ килсэ, таз песилэре жыеп кайта. Чэчэк вакытында бэллур вазалары башта — шомырт, аннан ары — балан, ин соныннан болын чэчэклэреннэн бушап тормый. Козгэ кергэч, кочагы белэн, орэнгенен ут кебек кызыл, лимон кебек сары, челтэрле-челтэрле яфракларын жыя. Буген дэ, судан бигрэк, шомырт чэчэклэренэ дип килгэн иде бит ул. Ерак та барасы тугел, тау итэген тутырып, шомырт куаклары чэчэк атып утыра. Жанын телэгэн хэтле озеп ал! (209 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Болын чишмэсе» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)