Татарча изложение «Бурыч» (244 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Бурыч»Сәгать алты тулар-тулмас иртәнге прогулкага чыгып барганда, күрше квартирага звонок биреп торучы карчыкка юлыктым. Звонок төймәсе шактый биектә, әбинең буе тәбәнәк кенә: ул, аяк очларына басып, өскә үрелгән. Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. Карчык, кулын звонок төймәсеннән алмый гына, миңа тегәләп карап куйды. Йөзе борчулы, күз карашында ниндидер өметсезлек, аптыраш сизелә иде. Болай да ябык, җыйнак гәүдәсе борчудан куырылып калган кебек тоела.

Әбигә күршеләремнең бер генә атна элек ялга китүләрен әйттем. Ул, хәвефләнеп, ни әйтергә белми тотлыгып калды. Аның тәмам өметсезлеккә тошүен күреп, кызганып куйдым. «Бик кирәк идемени соң алар?» — дим. Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. «Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. Өченче килүем инде. Мунчага барганда, акчамны онытып калдырып. Хәбирәдән 25 тиен акча алып торган идем. Шуны бирәсем бар иде»,— ди. «И әби, шул 25 тиен артыңнан йөрмәсәң инде,— дим,— әллә ни зур акча түгел ич!»

Карчык миңа ялт кына карап алды. Сүзләремне ошатмавы шундук йөзенә чыкты. «Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Үлеп-нитеп китсәм, өстемдә кала ич!» — диде. «Алайса, калдыр соң мина 25 тиенеңне, алар кайт­кач. кертеп бирермен».— дим.

Әбиемнең йөзе балкып китте, җыерчыклары язылды. Ул, кире уйламасын татын дигәндәй, миңа ашыгып тиеннәрен сузды. «И, ба­лам. игелекле кеше икәнсең, рәхмәт яугыры. тагын ничекләр килермен дип хафаланган идем. Рәхмәт, балам, аягын-кулын сызлаусыз булсын».

Әбинең өстеннән тау төштемени! Ул ашыга-кабалана ишектән чытып китте. Бурычыннан арынган әбипен эчке бер нур белән балкы­ган йөзе, җете ак челтәр шәле күз алдымда озак торды. (244 сүз)

*Транслит*

Сэгать алты тулар-тулмас иртэнге прогулкага чыгып барганда, курше квартирага звонок биреп торучы карчыкка юлыктым. Звонок тоймэсе шактый биектэ, эбинен буе тэбэнэк кенэ: ул, аяк очларына басып, оскэ урелгэн. Язгы пальто остеннэн боркэнгэн ак шэле жилкэсенэ жыерылып тошкэн. Карчык, кулын звонок тоймэсеннэн алмый гына, мина тегэлэп карап куйды. Йозе борчулы, куз карашында ниндидер ометсезлек, аптыраш сизелэ иде. Болай да ябык, жыйнак гэудэсе борчудан куырылып калган кебек тоела.

Эбигэ куршелэремнен бер генэ атна элек ялга китулэрен эйттем. Ул, хэвефлэнеп, ни эйтергэ белми тотлыгып калды. Анын тэмам ометсезлеккэ тошуен куреп, кызганып куйдым. «Бик кирэк идемени сон алар?» — дим. Карчык баскан жирендэ таптанып алды, авыр сулады. «Кирэк иде шул, бэбкэм, бик кирэк иде. Оченче килуем инде. Мунчага барганда, акчамны онытып калдырып. Хэбирэдэн 25 тиен акча алып торган идем. Шуны бирэсем бар иде»,— ди. «И эби, шул 25 тиен артыннан йормэсэн инде,— дим,— эллэ ни зур акча тугел ич!»

Карчык мина ялт кына карап алды. Сузлэремне ошатмавы шундук йозенэ чыкты. «Бирэчэкнен зурысы-кечесе юк анын, бала. Олы кешегэ андый бирэчэк белэн яшэу дорес тугел. Улеп-нитеп китсэм, остемдэ кала ич!» — диде. «Алайса, калдыр сон мина 25 тиененне, алар кайт­кач. кертеп бирермен».— дим.

Эбиемнен йозе балкып китте, жыерчыклары язылды. Ул, кире уйламасын татын дигэндэй, мина ашыгып тиеннэрен сузды. «И, ба­лам. игелекле кеше икэнсен, рэхмэт яугыры. тагын ничеклэр килермен дип хафаланган идем. Рэхмэт, балам, аягын-кулын сызлаусыз булсын».

Эбинен остеннэн тау тоштемени! Ул ашыга-кабалана ишектэн чытып китте. Бурычыннан арынган эбипен эчке бер нур белэн балкы­ган йозе, жете ак челтэр шэле куз алдымда озак торды. (244 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Бурыч» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)