Татарча изложение «Эш үткәч, үкенүдән файда юк|Эш уткач, укенудан файда юк» (145 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Эш үткәч, үкенүдән файда юк»/»Эш уткэч, укенудэн файда юк»Матур җәй көне иде. Марат берүзе бакчада йөри. Ул күлмәк итәгенә вак ташлар җыйган. Әле бер, әле икенче агач янына барып, таш ата. Ул кошларны куркыта. Аларга таш тидерә алмавына эче поша.

Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте. Ерак түгел юл кырыена барып кунды. Марат, аңа төзәп, бер таш атып җибәрде. Таш кошның башына тиде. Кош шунда ук егылды һәм канатлары белән бер генә җилпенде дә үлде.

Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер генә тамчы кан тамган иде. Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп тора.

Шунда агач башыннан бер кошның «чирик, чирик…» иткән тавышы ишетелде. Бу аның: «Әй тәртипсез, әдәпсез малай. Без, кошлар, бөтен кырларны, җиләк-җимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз. Кешеләргә файда китерәбез. Ә син, таш атып, бер иптәшебезне үтердең!» — диюе иде.

Маратка бик күңелсез булды, бу эшенә ул бик үкенде.

Ләкин инде эш үткән иде. (145 сүз)

*Транслит*

Матур жэй коне иде. Марат берузе бакчада йори. Ул кулмэк итэгенэ вак ташлар жыйган. Эле бер, эле икенче агач янына барып, таш ата. Ул кошларны куркыта. Аларга таш тидерэ алмавына эче поша.

Менэ бер кош анын баш очыннан ук очып утте. Ерак тугел юл кырыена барып кунды. Марат, ана тозэп, бер таш атып жибэрде. Таш кошнын башына тиде. Кош шунда ук егылды хэм канатлары белэн бер генэ жилпенде дэ улде.

Марат тиз генэ кош янына йогереп барды. Кошнын урман чиклэвеге зурлыгындагы башыннан бер генэ тамчы кан тамган иде. Э нэни томшыгыннан яфрак корты куренеп тора.

Шунда агач башыннан бер кошнын «чирик, чирик…» иткэн тавышы ишетелде. Бу анын: «Эй тэртипсез, эдэпсез малай. Без, кошлар, ботен кырларны, жилэк-жимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз. Кешелэргэ файда китерэбез. Э син, таш атып, бер иптэшебезне утерден!» — диюе иде.

Маратка бик кунелсез булды, бу эшенэ ул бик укенде.

Лэкин инде эш уткэн иде. (145 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Эш уткэч, укенудэн файда юк» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)