Татарча изложение “Гөлләр үстерик|Голлэр устерик” (204 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Гөлләр үстерик”/”Голлэр устерик”Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә. Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә өйрәнгәннәр. Әгәр сез дә кече яшьтән бу күркәм эшкә өйрәнәсез икән, сезнең өйдә һәрчак гүзәллеккә урын булыр.

Гөл утырту өчен, барыннан да элек, туфракны дөрес сайларга кирәк. Бүлмә гөлләре үстергәндә, урман туфрагы, балчыклы кәс, черемә, торф һәм эре бөртекле елга комы катнашмасы файдаланыла.

Гөл туфрагы азык матдәләренә бай, дым һәм һаваны яхшы үткәрә торган булырга тиеш.

Гөл үстерү өчен, юкәлек яисә каенлыктагы урман туфрагы әйбәт. Моның өчен, коелган яфрак катламын ачып, жирнең өске өлешен кырып алалар. Кәс туфрагын исә көтү йөри торган җирдән алырга мөмкин. Туфракка үлән тамырлары кермәсен. Аны, гадәттә, көзге якта әзерлиләр һәм коры урында саклыйлар.

Гөлләр өчен савытның зурлыгы, нинди булуы да әһәмиятле. Төрле- төрле консерв савытлары бүлмәне ямьсезләп кенә калмый, гөлләрнең үсешенә дә зыян китерә. Чөнки тимер савытлар һава үткәрми. Г өл савыты матур да, үсемлекнең үсүе өчен уңайлы да булырга тиеш.

Яз — бүлмә гөлләрен күчереп утырту чоры. Аерым очракта, гөл чүлмәге ватылса яки үсемлек «чирли» башласа, аны елның башка вакытларында да күчерәләр. Бер нәрсәне онытмаска кирәк: чәчәктә утырган яисә чәчәккә бөреләнгән гөлләрне күчереп утырту түгел, урыннарыннан кузгатырга да ярамый. Тиз үсә торган гөлләрнең күбесен ел саен, ә пальма, роза кебекләрен дүрт-биш елга бер мәртәбә генә күчереп утырталар. (204 сүз)

*Транслит*

Голлэр безнен тормышыбызга аерым бер ямь бирэ. Безнен энилэр, эбилэр борын-борыннан гол устеру серлэренэ ойрэнгэннэр. Эгэр сез дэ кече яшьтэн бу куркэм эшкэ ойрэнэсез икэн, сезнен ойдэ хэрчак гузэллеккэ урын булыр.

Гол утырту очен, барыннан да элек, туфракны дорес сайларга кирэк. Булмэ голлэре устергэндэ, урман туфрагы, балчыклы кэс, черемэ, торф хэм эре бортекле елга комы катнашмасы файдаланыла.

Гол туфрагы азык матдэлэренэ бай, дым хэм хаваны яхшы уткэрэ торган булырга тиеш.

Гол устеру очен, юкэлек яисэ каенлыктагы урман туфрагы эйбэт. Монын очен, коелган яфрак катламын ачып, жирнен оске олешен кырып алалар. Кэс туфрагын исэ коту йори торган жирдэн алырга момкин. Туфракка улэн тамырлары кермэсен. Аны, гадэттэ, козге якта эзерлилэр хэм коры урында саклыйлар.

Голлэр очен савытнын зурлыгы, нинди булуы да эхэмиятле. Торле- торле консерв савытлары булмэне ямьсезлэп кенэ калмый, голлэрнен усешенэ дэ зыян китерэ. Чонки тимер савытлар хава уткэрми. Г ол савыты матур да, усемлекнен усуе очен унайлы да булырга тиеш.

Яз — булмэ голлэрен кучереп утырту чоры. Аерым очракта, гол чулмэге ватылса яки усемлек «чирли» башласа, аны елнын башка вакытларында да кучерэлэр. Бер нэрсэне онытмаска кирэк: чэчэктэ утырган яисэ чэчэккэ борелэнгэн голлэрне кучереп утырту тугел, урыннарыннан кузгатырга да ярамый. Тиз усэ торган голлэрнен кубесен ел саен, э пальма, роза кебеклэрен дурт-биш елга бер мэртэбэ генэ кучереп утырталар. (204 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к “Голлэр устерик” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)