Татарча изложение «Ипекәй|Ипекэй» (146 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  «Ипекәй»/»Ипекэй»Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип тә саныйм. Чыннан да, илдә, дәүләт кулында икмәк җитәрлек булмаса, халык тук, бөтен яши алыр идемени, дәүләт башка байлыкларын бүтән ихтыяҗларга тота алыр идемени?..

Халык икмәкнең кадерен кытлык елларда гына түгел, һәрвакытта, иң уңган чакларында да бик яхшы белгән. Ул аны юкка-барга әрәм- шәрәм итмәгән, саклап тоткан, ничек тә запас белән торырга тырышкан. Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. «Ипекәй» дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны…

Әгәр урамда ипи сыныгы ятканын күрсә, ул аны, иренмичә иелеп алып, читәнгә яки бүрәнә ярыгына кыстырып китә. Балаларга да: «Сыныгыңны калдырма, валчыгыңны җый, бәрәкәт очмасын», — дип әйтеп кенә торалар. Һәм без ипи валчыгын таптаудан, чынлап та, курка идек, икмәк безгә рәнҗер, бездән китәр, килмәс дип шомлана идек… Хәзер алай шомланулар бетте, әмма хөрмәт калырга, хөрмәт сакланырга тиеш. (146 сүз)

*Транслит*

Мин узем икмэкне кеше очен ин зарури ризык итеп кенэ тугел, э илнен ин зур байлыгы, дэулэтнен топ куэте дип тэ саныйм. Чыннан да, илдэ, дэулэт кулында икмэк житэрлек булмаса, халык тук, ботен яши алыр идемени, дэулэт башка байлыкларын бутэн ихтыяжларга тота алыр идемени?..

Халык икмэкнен кадерен кытлык елларда гына тугел, хэрвакытта, ин унган чакларында да бик яхшы белгэн. Ул аны юкка-барга эрэм- шэрэм итмэгэн, саклап тоткан, ничек тэ запас белэн торырга тырышкан. Безнен татар халкында исэ икмэккэ хормэт аеруча зур иде. «Ипекэй» дип кадерлэп кенэ йортэ иде ул аны…

Эгэр урамда ипи сыныгы ятканын курсэ, ул аны, иренмичэ иелеп алып, читэнгэ яки бурэнэ ярыгына кыстырып китэ. Балаларга да: «Сыныгынны калдырма, валчыгынны жый, бэрэкэт очмасын», — дип эйтеп кенэ торалар. Хэм без ипи валчыгын таптаудан, чынлап та, курка идек, икмэк безгэ рэнжер, бездэн китэр, килмэс дип шомлана идек… Хэзер алай шомланулар бетте, эмма хормэт калырга, хормэт сакланырга тиеш. (146 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Ипекэй» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)