Татарча изложение «Кадерле бүләк|Кадерле булэк» (103 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Кадерле бүләк»/»Кадерле булэк»Галия белә: ире кечкенә чактан ук яраткан шөгылен еллар үткәч тә ташламады, агачтан юнып әллә нинди сурәтләр ясый. Әнә алар булмә стеналарына да эленгән. Өйдә дә күпме тагын. Ә болары? Г алия, күзләрен тутырып өстәл тирәли әйләнә-әйләнә, ботак-тамыр- лардан серләр эзләргә кереште. Чү! Болар… болар гади тамырлар гына түгел икән ич! И, Табигать! Нинди могҗизалар ясарга сәләтле син. Тирә-юньгә күңел күзең белән генә кара шул. Рәсим табып алган ботаклардан үзенә якын да, кадерле дә күренеш күрде Г алия.

…Башын югары чөйгән егет кызын кулларына күтәргән дә алга бара. Сылуның чәчләре тузгып, җиргә тиям-тиям дип тора.

* Тәмам эшләп бетергәч, буягач, сиңа күрсәтермен дигән идем,— дип телгә килде Рәсим.— Без ич бу, хәтерлисеңме?! Бергә яши башлавыбызга тиздән унбиш ел тула, онытмадыңмы?

Г алия бу минутларда бакчага ничек килеп җиткәнен, монда нәрсә әйдәгәнен дә онытырга өлгергән иде инде. Ул иренә сыенарак төште. (103 сүз)

*Транслит*

Галия белэ: ире кечкенэ чактан ук яраткан шогылен еллар уткэч тэ ташламады, агачтан юнып эллэ нинди сурэтлэр ясый. Энэ алар булмэ стеналарына да эленгэн. Ойдэ дэ купме тагын. Э болары? Г алия, кузлэрен тутырып остэл тирэли эйлэнэ-эйлэнэ, ботак-тамыр- лардан серлэр эзлэргэ кереште. Чу! Болар… болар гади тамырлар гына тугел икэн ич! И, Табигать! Нинди могжизалар ясарга сэлэтле син. Тирэ-юньгэ кунел кузен белэн генэ кара шул. Рэсим табып алган ботаклардан узенэ якын да, кадерле дэ куренеш курде Г алия.

…Башын югары чойгэн егет кызын кулларына кутэргэн дэ алга бара. Сылунын чэчлэре тузгып, жиргэ тиям-тиям дип тора.

* Тэмам эшлэп бетергэч, буягач, сина курсэтермен дигэн идем,— дип телгэ килде Рэсим.— Без ич бу, хэтерлисенме?! Бергэ яши башлавыбызга тиздэн унбиш ел тула, онытмадынмы?

Г алия бу минутларда бакчага ничек килеп житкэнен, монда нэрсэ эйдэгэнен дэ онытырга олгергэн иде инде. Ул иренэ сыенарак тоште. (103 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Кадерле булэк» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)