Татарча изложение «Канатлар каерылмасын!» (350 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Канатлар каерылмасын!»Кыска сыйрак, кара танау Шаянның дөньяга килүенә нибары өч кенә ай әле. Песиләрнең көчекләрне яратмавын ла, кызыл кикрикле әтәчтән сак булырга кирәклеген дә күптән түгел генә ачыклады ул. Үзенең көч чамасын да билгеләде. Әнә теге, жим чүпләүче күгәр­ченнәрдән көчлерәк ул. Ачуы килсә, чаптырып куып китә ул аларны. Күгәрченнәр, котлары алынып, шундук һавага күтәреләләр. Шаян исә, купшы койрыгын болгый-болгый, хуҗасы янына килә дә, башын кыегайтып, аңа карый, «Мин көчле янәсе, өркеттем күгәрченнәрне».

Хуҗасы Шаянның «телен» бик яхшы анлый. «Әйе, әйе, син бик көчле, бик батыр көчек!» — дип, аныц сыртыннан сыйпый. Көчеккә шул гына кирәк тә: «Менә, күрегез абзагызны!» — дип, шатланып сикергәли-сикергәли, ишегалдындагы кош-кортларга мактангандай итә. Аларга ни, алар Шаянның үзләреннән өстенлеген танырга мәжбүр.

Шаян үзен гел көчлегә генә саный иде.

Җир яшәреп, бәбкә үләннәр борын төртә башлаган бер иртәдә Шаян белән хуҗасы шәһәр читенә чыктылар. Барыр юллары сөзәк ярлы тирән чокыр буеннан уза иде. Калкулыклар инде кардан әрчелгән. Чокырның кояшка каршы ярында бик эшлекле кыяфәттә кара каргалар чемченә. Күбәү алар, яр битен кара яу булып басканнар.

Шаянныи кара каргаларны беренче генә күрүе иде. Ул, йөгереп барган җиреннән туктап, бер каргаларга, бер хуҗасына карады: «Бу нинди җан ияләре, янәсе, мин аларны жиңәмме?»

Хуҗасы көлемсерәде: «Җиңәсеңме, юкмы, үзең бел!»

Шаян, батыраеп, каргаларга таба ташланды. Көчекнең якынаюы булды, каргалар, «кар-кар» килеп, хәвеф турында бер-берләренә хәбәр сала-сала, кисәк кенә һавага күтәрелделәр лә очып та киттеләр. Хәтта ике чыпчык та. Шаянны үртәгәндәй, нәкъ анын борын төбеннән генә очып узды.

Көчек, каргалар артыннан һавага күтәрелергә омтылып, ике-өч тапкыр талпынып куйды. Юк, булмый. Шаянның чын-чынлап кәефе кырылды. Ничек инде ул, бәп-бәләкәй кара нәрсәләр, үзләре Шаяннан куркалар да, үзләре оча да беләләр. Ул шундый батыр булса да оча белми.

Һәрчак хуҗасының ярдәменә өйрәнгән көчек шундук аның янына килде. «Мина да канатлар кирәк, мин дә шул кошлар кебек очыйм!» — дигән сыман ялварып, хуҗасының аягына сарылды.

Хуҗа, тездән бөгелмәс протезлы аягын алга сузып, зур таш өстенә җанлап кына утырды да кулын этнең башына куйды. Үзе, аны юатып, ашыкмый гына сөйләнә иде: «Теләгәндә оча алсаң икән ул, туган! Юк шул, сина гына түгел, мина да куелмаган ул канатлар! Хәер, ник аңа кәефең китә? Аякларын — синен канатларың! Сугыш афәте шул булган канатларыңны каермасын!» (350 сүз)

*Транслит*

Кыска сыйрак, кара танау Шаяннын доньяга килуенэ нибары оч кенэ ай эле. Песилэрнен кочеклэрне яратмавын ла, кызыл кикрикле этэчтэн сак булырга кирэклеген дэ куптэн тугел генэ ачыклады ул. Узенен коч чамасын да билгелэде. Энэ теге, жим чуплэуче кугэр­ченнэрдэн кочлерэк ул. Ачуы килсэ, чаптырып куып китэ ул аларны. Кугэрченнэр, котлары алынып, шундук хавага кутэрелэлэр. Шаян исэ, купшы койрыгын болгый-болгый, хужасы янына килэ дэ, башын кыегайтып, ана карый, «Мин кочле янэсе, оркеттем кугэрченнэрне».

Хужасы Шаяннын «телен» бик яхшы анлый. «Эйе, эйе, син бик кочле, бик батыр кочек!» — дип, аныц сыртыннан сыйпый. Кочеккэ шул гына кирэк тэ: «Менэ, курегез абзагызны!» — дип, шатланып сикергэли-сикергэли, ишегалдындагы кош-кортларга мактангандай итэ. Аларга ни, алар Шаяннын узлэреннэн остенлеген танырга мэжбур.

Шаян узен гел кочлегэ генэ саный иде.

Жир яшэреп, бэбкэ улэннэр борын тортэ башлаган бер иртэдэ Шаян белэн хужасы шэхэр читенэ чыктылар. Барыр юллары созэк ярлы тирэн чокыр буеннан уза иде. Калкулыклар инде кардан эрчелгэн. Чокырнын кояшка каршы ярында бик эшлекле кыяфэттэ кара каргалар чемченэ. Кубэу алар, яр битен кара яу булып басканнар.

Шаянныи кара каргаларны беренче генэ куруе иде. Ул, йогереп барган жиреннэн туктап, бер каргаларга, бер хужасына карады: «Бу нинди жан иялэре, янэсе, мин аларны жинэмме?»

Хужасы колемсерэде: «Жинэсенме, юкмы, узен бел!»

Шаян, батыраеп, каргаларга таба ташланды. Кочекнен якынаюы булды, каргалар, «кар-кар» килеп, хэвеф турында бер-берлэренэ хэбэр сала-сала, кисэк кенэ хавага кутэрелделэр лэ очып та киттелэр. Хэтта ике чыпчык та. Шаянны уртэгэндэй, нэкъ анын борын тобеннэн генэ очып узды.

Кочек, каргалар артыннан хавага кутэрелергэ омтылып, ике-оч тапкыр талпынып куйды. Юк, булмый. Шаяннын чын-чынлап кэефе кырылды. Ничек инде ул, бэп-бэлэкэй кара нэрсэлэр, узлэре Шаяннан куркалар да, узлэре оча да белэлэр. Ул шундый батыр булса да оча белми.

Хэрчак хужасынын ярдэменэ ойрэнгэн кочек шундук анын янына килде. «Мина да канатлар кирэк, мин дэ шул кошлар кебек очыйм!» — дигэн сыман ялварып, хужасынын аягына сарылды.

Хужа, тездэн богелмэс протезлы аягын алга сузып, зур таш остенэ жанлап кына утырды да кулын этнен башына куйды. Узе, аны юатып, ашыкмый гына сойлэнэ иде: «Телэгэндэ оча алсан икэн ул, туган! Юк шул, сина гына тугел, мина да куелмаган ул канатлар! Хэер, ник ана кэефен китэ? Аякларын — синен канатларын! Сугыш афэте шул булган канатларынны каермасын!» (350 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Канатлар каерылмасын!» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)