Татарча изложение «Күбәләк һәм кырмыска|Кубэлэк хэм кырмыска» (149 сүз)

Изложение на татарском языке «Күбәләк һәм кырмыска»/»Кубэлэк хэм кырмыска»Төссез генә, кечкенә генә бер күбәләк кырмыска оясы янына килеп кунды.

— Әй тырыш та инде үзен, кырмыска дус! Менә, ичмаса, сине эшчән дип әйтсәң дә була! Ә Бал кортын нәрсәгә бөтенесе уңган да унган дип мактый торганнардыр, һич аңламыйм! Эшләгән эше нәрсә диген әле, бал җыя, имеш! Шул да булдымы эш! Балны бит аңа чәчәкләр әзерләп куялар. Ул жилпенеп кенә очып килә лә борыны белән суырып алып кына китә. Чәчәктән чәчәккә кунып, әзер балны жыюның нәрсәсе бар! «Уңган», «булган», «тырыш», имеш! Тфү, адәм көлкесе! — диде ул, канатларын леп-леп иттереп.

Кырмыска, эшеннән туктамыйча гына, күбәләккә таба мыскыллы караш ташлады.

— Син дә чәчәктән чәчәккә очасын бит. алай бик жиңел булгач, нигә соң син дә бал җыймыйсын? — диде ул аңа, тыныч кына.

Күбәләкнең нишләптер моңа бик нык хәтере калды, күңеле тулды.  Ул шунда ук кырмыска оясы яныннан очып китте һәм шул көннән алып кырмыска белән исәнләшмәс булды.

Нигә икән?.. Сез ничек уйлыйсыз?.. (149 сүз)

*Транслит*

Тоссез генэ, кечкенэ генэ бер кубэлэк кырмыска оясы янына килеп кунды.

— Эй тырыш та инде узен, кырмыска дус! Менэ, ичмаса, сине эшчэн дип эйтсэн дэ була! Э Бал кортын нэрсэгэ ботенесе унган да унган дип мактый торганнардыр, хич анламыйм! Эшлэгэн эше нэрсэ диген эле, бал жыя, имеш! Шул да булдымы эш! Балны бит ана чэчэклэр эзерлэп куялар. Ул жилпенеп кенэ очып килэ лэ борыны белэн суырып алып кына китэ. Чэчэктэн чэчэккэ кунып, эзер балны жыюнын нэрсэсе бар! «Унган», «булган», «тырыш», имеш! Тфу, адэм колкесе! — диде ул, канатларын леп-леп иттереп.

Кырмыска, эшеннэн туктамыйча гына, кубэлэккэ таба мыскыллы караш ташлады.

— Син дэ чэчэктэн чэчэккэ очасын бит. алай бик жинел булгач, нигэ сон син дэ бал жыймыйсын? — диде ул ана, тыныч кына.

Кубэлэкнен нишлэптер мона бик нык хэтере калды, кунеле тулды.  Ул шунда ук кырмыска оясы яныннан очып китте хэм шул коннэн алып кырмыска белэн исэнлэшмэс булды.

Нигэ икэн?.. Сез ничек уйлыйсыз?.. (149 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Кубэлэк хэм кырмыска» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)