Татарча изложение «Кунак сыйлау тәртибе|Кунак сыйлау тартибе» (198 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Кунак сыйлау тәртибе»/»Кунак сыйлау тэртибе»Татар халкы кунакны аяк өсте каршы алырга һәм сыйларга ярата. Гадәттә, зур мәҗлесләрдә кунаклар арасыннан мәҗлес башлыгы — тамада сайлыйлар.

Бәйрәмгә ашамлыкларны мул әзерлиләр һәм аларны табынга билгеле бер тәртиптә чыгаралар. Салкын кабымлыклардан соң, иттән әзерләнгән кайнар кабымлык бирергә мөмкин. Аннары, аш тәлинкәләренә салып, кайнар шулпа — токмачлы аш яки шулпалы пилмән бирәләр. Аш тәлинкәләрен җыеп алгач, өлеш тәлинкәләренә салып, гөбәдия яисә бөтен көе бәлеш, алар артыннан, зур тәлинкәләргә салып ашамлыклар: ит белән бәрәңге, тутырган тавык, кыздырган күркә һ. б. чыгаралар. Мәҗлеснең беренче өлеше җиләк-җимеш суы (компот), кесәл эчкәннән, карбыз яисә җиләк ашаганнан соң тәмамлана.

Аннары чәй әзерлиләр. Өстәлгә бизәкле ашъяулык җәяләр. Өстәл уртасына буйдан-буйга бал, варенье, конфет, шикәр салган вазалар тезеп чыгалар, аларның ике ягыңа чәкчәк, роза, кош теле, бавырсак, пәхләвә, талкыш кәләвә кебек камыр ашлары куялар, һәр кунак алдына десерт тәлинкәсе белән 2-3 төрле камыр ашы: паштет, алма, мүк җиләге, эремчек бәлеше, сумса Һ.6., өстәлнең берничә җиренә тәлинкәгә, юка гына телемләп, лимон куеп чыгалар. Кунаклар өстәл янына урнашкач, чәй китерәләр, һәр чынаяк тәлинкәсенә, шулай ук һәр вазага, варенье салып алу өчен, балкашык куялар. Кунаклар күп булмаса, самавырны өстәлгә куярга мөмкин, ул табынны бизәп торачак, чәй дә тәмлерәк булып тоелачак. (198 сүз)

*Транслит*

Татар халкы кунакны аяк осте каршы алырга хэм сыйларга ярата. Гадэттэ, зур мэжлеслэрдэ кунаклар арасыннан мэжлес башлыгы — тамада сайлыйлар.

Бэйрэмгэ ашамлыкларны мул эзерлилэр хэм аларны табынга билгеле бер тэртиптэ чыгаралар. Салкын кабымлыклардан сон, иттэн эзерлэнгэн кайнар кабымлык бирергэ момкин. Аннары, аш тэлинкэлэренэ салып, кайнар шулпа — токмачлы аш яки шулпалы пилмэн бирэлэр. Аш тэлинкэлэрен жыеп алгач, олеш тэлинкэлэренэ салып, гобэдия яисэ ботен кое бэлеш, алар артыннан, зур тэлинкэлэргэ салып ашамлыклар: ит белэн бэрэнге, тутырган тавык, кыздырган куркэ х. б. чыгаралар. Мэжлеснен беренче олеше жилэк-жимеш суы (компот), кесэл эчкэннэн, карбыз яисэ жилэк ашаганнан сон тэмамлана.

Аннары чэй эзерлилэр. Остэлгэ бизэкле ашъяулык жэялэр. Остэл уртасына буйдан-буйга бал, варенье, конфет, шикэр салган вазалар тезеп чыгалар, аларнын ике ягына чэкчэк, роза, кош теле, бавырсак, пэхлэвэ, талкыш кэлэвэ кебек камыр ашлары куялар, хэр кунак алдына десерт тэлинкэсе белэн 2-3 торле камыр ашы: паштет, алма, мук жилэге, эремчек бэлеше, сумса Х.6., остэлнен берничэ жиренэ тэлинкэгэ, юка гына телемлэп, лимон куеп чыгалар. Кунаклар остэл янына урнашкач, чэй китерэлэр, хэр чынаяк тэлинкэсенэ, шулай ук хэр вазага, варенье салып алу очен, балкашык куялар. Кунаклар куп булмаса, самавырны остэлгэ куярга момкин, ул табынны бизэп торачак, чэй дэ тэмлерэк булып тоелачак. (198 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Кунак сыйлау тэртибе» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)