Татарча изложение «Минем әбием|Минем эбием» (154 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Минем әбием»/»Минем эбием»Минем әбием хәзер дә бик матур әле. Тик кызларча түгел, әбиләрчә матур ул. Аның йөзе ап-ак. Бит уртасы, балаларныкы кебек, аз гына алсуланып тора. Аның шул ак йөзенә көмеш кебек ак чәчләр бик тә, бик тә килешә. Ул чәчләр гомер буе шундый ак булганнар диярсең. Башка төрле чәч, хәтта чем-кара булса да, минем әбиемә мондый матур төс бирмәс иде. Күз читләреннән сызылып киткән җыерчыклары әбиемне һаман елмаеп торган шикелле ачык йөзле итәләр. Аның йөзенә карасаң, күңел тынычланып кала. Әйтерсең дөньяда кайгы да, сагыш та юк. Бар да тыныч, бар да җиткән кебек була.

Инде әбиемнең куллары каткан, бармаклары нечкәреп, сөякләнеп калган…

Ләкин әбием мине башымнан сыйпаганда, ул куллар миңа йомшак, иң җылы булып тоелалар.

Нигә докторлар тизрәк кешене яшәртә торган дару уйлап чыгармыйлар икән? Ә бит андый дару булыр. Кеше шул даруның бер генә тамчысын эчер дэ яшереп китер. Их,шул дару табылсын иде дэ,эбием безнен белен тагын озак елларгомер итсен иде (154 сyз)

*Транслит*

Минем эбием хэзер дэ бик матур эле. Тик кызларча тугел, эбилэрчэ матур ул. Анын йозе ап-ак. Бит уртасы, балаларныкы кебек, аз гына алсуланып тора. Анын шул ак йозенэ комеш кебек ак чэчлэр бик тэ, бик тэ килешэ. Ул чэчлэр гомер буе шундый ак булганнар диярсен. Башка торле чэч, хэтта чем-кара булса да, минем эбиемэ мондый матур тос бирмэс иде. Куз читлэреннэн сызылып киткэн жыерчыклары эбиемне хаман елмаеп торган шикелле ачык йозле итэлэр. Анын йозенэ карасан, кунел тынычланып кала. Эйтерсен доньяда кайгы да, сагыш та юк. Бар да тыныч, бар да житкэн кебек була.

Инде эбиемнен куллары каткан, бармаклары нечкэреп, сояклэнеп калган…

Лэкин эбием мине башымнан сыйпаганда, ул куллар мина йомшак, ин жылы булып тоелалар.

Нигэ докторлар тизрэк кешене яшэртэ торган дару уйлап чыгармыйлар икэн? Э бит андый дару булыр. Кеше шул дарунын бер генэ тамчысын эчер дэ яшереп китер. Их,шул дару табылсын иде дэ,эбием безнен белен тагын озак елларгомер итсен иде (154 сyз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Минем эбием» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)