Татарча изложение «Песнәк белән Әнисә|Песнэк белэн Энисэ» (108 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  «Песнәк белән Әнисә»/»Песнэк белэн Энисэ»Кыш көне иде. Көннәр үтә салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шарт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә. Кошларның хәле бик авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты. Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә сары түшле песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды.

—  Әни. песнәк нигә тәрәзәне чукый? — дип сорады Әнисә.

— Күрәсең ич тышта нинди салкын. Аның ашыйсы килгән,— диде

әнисе.

— Алайса, мин аны ашатыйм,— диде Әнисә, форточканы ачты да бер кисәк туңмай куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, Әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы майны ашап та бетерде.

Шул көннән алып, песнәк бик ияләшеп китте. Көн саен бер вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Тора-бара ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады. (108 сүз)

*Транслит*

Кыш коне иде. Коннэр утэ салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шарт итэ. Тышка чыксан, борынны чеметэ. Кошларнын хэле бик авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты. Берконне Энисэлэрнен тэрэзэсенэ сары тушле песнэк килеп кунды. Тэрэзэ пыяласын чукырга тотынды.

—  Эни. песнэк нигэ тэрэзэне чукый? — дип сорады Энисэ.

— Курэсен ич тышта нинди салкын. Анын ашыйсы килгэн,— диде

энисе.

— Алайса, мин аны ашатыйм,— диде Энисэ, форточканы ачты да бер кисэк тунмай куйды. Песнэк бик шатланды. Канат кагып, Энисэгэ рэхмэт эйтте. Куз ачып йомганчы майны ашап та бетерде.

Шул коннэн алып, песнэк бик иялэшеп китте. Кон саен бер вакытта тэрэзэгэ килеп куна торган булды. Тора-бара ул ачык тэрэзэдэн ойгэ дэ керэ башлады. (108 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Песнэк белэн Энисэ» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)