Татарча изложение “Сабантуй бизәкләре|Сабантуй бизэкләре” (254 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Сабантуй бизәкләре”/”Сабантуй бизэклэре”Сабантуйлар кемнең генә күңелен җилкендерми икән дә, кемнең генә күңел кылларын чиертми икән! Югыйсә, бәйрәм барган урында яшь җилкенчәк белән бергә ап-ак сакаллы бабайларның да, чит кеше очраганда авызын яулык чите белән каплап сөйләшүче әбиләрнең дә, баша-чаганың да ыгы-зыгы килеп йөрүен ни белән аңлатырсың? Ул көннәрдә һәркем үзен өч-дүрт чакрым арадан чабыштан килгән аргамак хәлендә сизә. Күңеле белән каядыр ашкына. Хуш ис бөркеп тоөгдн болыннарны, елга буйларын, урман аланнарын әйләнгәч, үзше^ң балачагына яки яшьлегенә әйләнеп кайткандай була.

Яп зь киленнәр бүләге — чиккән башлы сөлге бәйләнгән озын колга

магниттай һәркемне үзенә тарта. Олы да, кече дә аның мәйданына ашыга. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләрен, барыннан да бигрәк, татарча көрәшне күрми калырмын, дип борчыла. Яшел печәнлектә йөргән бозау хәтле тәкәнең әле хуҗасы табылмавын белгәч кенә тынычлана. Менә мәйдан читендәге өстәл артына авылның мөхтәрәм картлары кереп урнаша. Болар — аксакаллар, мактаулы хөкемдарлар. Алар татарча көрәшнең бәхәсле очракларында үз сүзләрен әйтергә тиешләр. Менә мәйдан уртасына алып баручы чыга һәм, озын арканның очын баш өстендә селки-селки, үз сүзен әйтә:

— Мәйданга, мәйданга! Хәзер көрәшне башлыйбыз. Я, кемнәрнең беләге юан? Кемнәр үзенең көчен сынап карарга тели? Уртага керсен, менә шушы арканга тотынсын!

Аның сүзләре мәйдан өстендә тынарга өлгергәнче үк, уртага пәһлевандай егетләр кереп тула. Бераздан озын арканда тотынырга урын калмый. Баш судья көрәшчеләрне парларга аерып чыккач, китә тамаша!

Ниһаять, баш батыр билгеле! Дус-ишләре, аны күтәреп чөяр өчен, уртага ашыгалар. Менә, тәкәсе белән бергә, чиккән башлы сөлгеләрен муенына урап, пәһлеван югары оча. Аннары ул, тәкәне муенына атландырып, мәйданда бер әйләнеш ясый да читкә чыга. һәм… гади тамашачы булып кала. Ә сабантуйның бәйгеләре — берсеннән-берсе кызык ярышлары дәвам итә әле. (254 сүз)

*Транслит*

Сабантуйлар кемнен генэ кунелен жилкендерми икэн дэ, кемнен генэ кунел кылларын чиертми икэн! Югыйсэ, бэйрэм барган урында яшь жилкенчэк белэн бергэ ап-ак сакаллы бабайларнын да, чит кеше очраганда авызын яулык чите белэн каплап сойлэшуче эбилэрнен дэ, баша-чаганын да ыгы-зыгы килеп йоруен ни белэн анлатырсын? Ул коннэрдэ хэркем узен оч-дурт чакрым арадан чабыштан килгэн аргамак хэлендэ сизэ. Кунеле белэн каядыр ашкына. Хуш ис боркеп тоогдн болыннарны, елга буйларын, урман аланнарын эйлэнгэч, узше^н балачагына яки яшьлегенэ эйлэнеп кайткандай була.

Яп зь киленнэр булэге — чиккэн башлы солге бэйлэнгэн озын колга

магниттай хэркемне узенэ тарта. Олы да, кече дэ анын мэйданына ашыга. Бэйрэмнен ин кунелле мизгеллэрен, барыннан да бигрэк, татарча корэшне курми калырмын, дип борчыла. Яшел печэнлектэ йоргэн бозау хэтле тэкэнен эле хужасы табылмавын белгэч кенэ тынычлана. Менэ мэйдан читендэге остэл артына авылнын мохтэрэм картлары кереп урнаша. Болар — аксакаллар, мактаулы хокемдарлар. Алар татарча корэшнен бэхэсле очракларында уз сузлэрен эйтергэ тиешлэр. Менэ мэйдан уртасына алып баручы чыга хэм, озын арканнын очын баш остендэ селки-селки, уз сузен эйтэ:

— Мэйданга, мэйданга! Хэзер корэшне башлыйбыз. Я, кемнэрнен белэге юан? Кемнэр узенен кочен сынап карарга тели? Уртага керсен, менэ шушы арканга тотынсын!

Анын сузлэре мэйдан остендэ тынарга олгергэнче ук, уртага пэхлевандай егетлэр кереп тула. Бераздан озын арканда тотынырга урын калмый. Баш судья корэшчелэрне парларга аерып чыккач, китэ тамаша!

Нихаять, баш батыр билгеле! Дус-ишлэре, аны кутэреп чояр очен, уртага ашыгалар. Менэ, тэкэсе белэн бергэ, чиккэн башлы солгелэрен муенына урап, пэхлеван югары оча. Аннары ул, тэкэне муенына атландырып, мэйданда бер эйлэнеш ясый да читкэ чыга. хэм… гади тамашачы булып кала. Э сабантуйнын бэйгелэре — берсеннэн-берсе кызык ярышлары дэвам итэ эле. (254 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к “Сабантуй бизэклэре” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)