Татарча изложение «Салих Сәйдашев турында истәлекләр|Салих Сэйдашев турында истэлеклэр» (148сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Салих Сәйдашев турында истәлекләр»/»Салих Сэйдашев турында истэлеклэр»Шулай бервакыт танышымны очраттым да:

— Салих өчен пианино яки рояль таба алмассыңмы, — дидем. Танышым Салихны белә һәм ярата.

Дүрт-биш көннән рояльне китереп тә куйдылар. Салих өйдә юк иде, ул кайткач, мин аны инструмент янына чакырдым да:

— Менә, энекәш, сиңа бүләгем. Беркемнән дә курыкмыйча, рәхәтләнеп уйна, өйрән. Сәнгать юлында сиңа зур уңышлар телим, — дидем.

Салих бик шатланды. Дүрт-биш көн дә үтмәде, ул рояльдә уйный да башлады.

Әтисе ягыннан туганнар Салихның музыка белән шөгыльләнүен яратмадылар. Алар Салихтан кибетче, сатучы ясарга булганнар икән. Салих белән сөйләшеп тә, ачуланып та, куркытып та карады алар.

Заһидулла ага Яруллин Салихны укытырга риза булды. Качып кына гармун уйнаган Салихыбыз шул көннәрдән башлап музыка сәнгате өлкәсендә профессиональ югарылыкка омтылды.

Ике музыкант арасында иҗади атмосфера урнашты, алар аерылмас дусларга әйләнделәр.

Заһидулла ага музыкантны, халык көйләре энҗеләрен алып, музыкаль әсәрләрне халык рухы белән баетырга өйрәтте. Аның белән бергә Салих музыка сәнгатенең сихри серләрен өйрәнде. Салих әнә шулай үсте. (148 сүз)

*Транслит*

Шулай бервакыт танышымны очраттым да:

— Салих очен пианино яки рояль таба алмассынмы, — дидем. Танышым Салихны белэ хэм ярата.

Дурт-биш коннэн рояльне китереп тэ куйдылар. Салих ойдэ юк иде, ул кайткач, мин аны инструмент янына чакырдым да:

— Менэ, энекэш, сина булэгем. Беркемнэн дэ курыкмыйча, рэхэтлэнеп уйна, ойрэн. Сэнгать юлында сина зур унышлар телим, — дидем.

Салих бик шатланды. Дурт-биш кон дэ утмэде, ул рояльдэ уйный да башлады.

Этисе ягыннан туганнар Салихнын музыка белэн шогыльлэнуен яратмадылар. Алар Салихтан кибетче, сатучы ясарга булганнар икэн. Салих белэн сойлэшеп тэ, ачуланып та, куркытып та карады алар.

Захидулла ага Яруллин Салихны укытырга риза булды. Качып кына гармун уйнаган Салихыбыз шул коннэрдэн башлап музыка сэнгате олкэсендэ профессиональ югарылыкка омтылды.

Ике музыкант арасында ижади атмосфера урнашты, алар аерылмас дусларга эйлэнделэр.

Захидулла ага музыкантны, халык койлэре энжелэрен алып, музыкаль эсэрлэрне халык рухы белэн баетырга ойрэтте. Анын белэн бергэ Салих музыка сэнгатенен сихри серлэрен ойрэнде. Салих энэ шулай усте. (148 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Салих Сэйдашев турында истэлеклэр» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)