Татарча изложение «Урман букеты» (160 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Урман букеты»— Абыем, урман букеты күрәсең киләме синең?

— Кайда? Нинди букет?

Икенче сыйныфта укучы сеңлем Нурия, кулымнан тотып, мине урман ешлыгына әйдәде.

— Ул матурлыкны синең күргәнең бардыр инде, абыем, әйеме? Әйе, урман саргаеп, көзге матурлыгына күмелә башлаган икән шул.

— Сарыдан тыш башка төсләрне күрмисең дәме, абыем?

— Күрәм — алы да, кызыллары да бар.

— Юк, абыем, ул син әйткәнчә генә түгел әле. Әллә кайлардан ук күренеп, җәелеп утырган зур-зур урман букеты күзләреңә әле һаман ягылмыймы? Ә-ә-әнә. Ике зур чыршы алдындарак ич инде…

— Урман букеты? Аңламыйм…

— Әйдәле тизрәк ул букет янына, күрсәң, үзеңнең дә исең китәр. Нурия әйткән урман букеты янына җитәрәк, икебез дә туктап,

гаҗәпсенеп карап тордык: өч колачлы имән, төрле чәчәкләрдән җыелган гадәттән тыш зур һәм купшы букетны хәтерләтеп, кояш нурларына коенып утыра иде.

— Күрдеңме инде, абыем? Ай-яй яй!..

Әкрен генә җил исеп китте. Урман букетының яшел, сары, ал, саргылт-кызыл, күгелҗем яфраклары, лепер-лепер килеп, үзара әкрен генә сөйләшеп алдылар. Өзелеп, очып-очып төшкән яфраклары урман букетының тирә-ягын чуар келәмгә әйләндергәннәр. И матур да инде! (160 сүз)

*Транслит*

— Абыем, урман букеты курэсен килэме синен?

— Кайда? Нинди букет?

Икенче сыйныфта укучы сенлем Нурия, кулымнан тотып, мине урман ешлыгына эйдэде.

— Ул матурлыкны синен кургэнен бардыр инде, абыем, эйеме? Эйе, урман саргаеп, козге матурлыгына кумелэ башлаган икэн шул.

— Сарыдан тыш башка тослэрне курмисен дэме, абыем?

— Курэм — алы да, кызыллары да бар.

— Юк, абыем, ул син эйткэнчэ генэ тугел эле. Эллэ кайлардан ук куренеп, жэелеп утырган зур-зур урман букеты кузлэренэ эле хаман ягылмыймы? Э-э-энэ. Ике зур чыршы алдындарак ич инде…

— Урман букеты? Анламыйм…

— Эйдэле тизрэк ул букет янына, курсэн, узеннен дэ исен китэр. Нурия эйткэн урман букеты янына житэрэк, икебез дэ туктап,

гажэпсенеп карап тордык: оч колачлы имэн, торле чэчэклэрдэн жыелган гадэттэн тыш зур хэм купшы букетны хэтерлэтеп, кояш нурларына коенып утыра иде.

— Курденме инде, абыем? Ай-яй яй!..

Экрен генэ жил исеп китте. Урман букетынын яшел, сары, ал, саргылт-кызыл, кугелжем яфраклары, лепер-лепер килеп, узара экрен генэ сойлэшеп алдылар. Озелеп, очып-очып тошкэн яфраклары урман букетынын тирэ-ягын чуар келэмгэ эйлэндергэннэр. И матур да инде! (160 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Урман букеты» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)