Татарча изложение «Яхшылык кире кайта» (156 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Яхшылык кире кайта»Малайны әнисе кибеткә җибәрде. Ул ипи, казылык, сөт, катык сатып алды, шул арны сумкасына тутырып урам буйлап атлады. Биш-алты адым ара уздымы, каршында — маэмай! Койрыгын селкеп, борынын суза-суза шатлана. Яхшылыкка җавап бирми калу — начарлык. Шуңа күрә малай этне яратмыйча уза алмады. Тик эт нәрсәдер көтә иде.

Малай аңа ипи сындырып бирде. Эт ипине ашагач, казылык белән сыйлады. Ул кунагын тагын бер кат сыйпады да юлын дәвам итте.

Өйгә кайткач, бик үк каты булмаса да, әнисеннән шелтә эләкте эләгүен. Ләкин малай андый гына ачулануга түгел, катырагына да түзәргә әзер иде.

Ул мәктәптән кайтып килгәндә, бер дә юктан эт көтүе аның өстенә һау-һаулап ташланды. Шулвакыт араларыннан берсе алгарак чыкты да, шулай ук ыржаеп, эт өеренә каршы ташланды. Шулай өрешә һәм шаулаша торгач, эт көтүе чигенергә мәҗбүр булды.

Күп тә үтмичә, алар үз юллары белән китте. Малайны яклашкан маэмай гына калды. Койрык селки-селки, якты күзен елтыратып карап тора иде.

Малай аның теге вакытта үзе сыйлаган эт икәнен шунда гына таныды. (156 сүз)

*Транслит*

Малайны энисе кибеткэ жибэрде. Ул ипи, казылык, сот, катык сатып алды, шул арны сумкасына тутырып урам буйлап атлады. Биш-алты адым ара уздымы, каршында — маэмай! Койрыгын селкеп, борынын суза-суза шатлана. Яхшылыкка жавап бирми калу — начарлык. Шуна курэ малай этне яратмыйча уза алмады. Тик эт нэрсэдер котэ иде.

Малай ана ипи сындырып бирде. Эт ипине ашагач, казылык белэн сыйлады. Ул кунагын тагын бер кат сыйпады да юлын дэвам итте.

Ойгэ кайткач, бик ук каты булмаса да, энисеннэн шелтэ элэкте элэгуен. Лэкин малай андый гына ачулануга тугел, катырагына да тузэргэ эзер иде.

Ул мэктэптэн кайтып килгэндэ, бер дэ юктан эт котуе анын остенэ хау-хаулап ташланды. Шулвакыт араларыннан берсе алгарак чыкты да, шулай ук ыржаеп, эт оеренэ каршы ташланды. Шулай орешэ хэм шаулаша торгач, эт котуе чигенергэ мэжбур булды.

Куп тэ утмичэ, алар уз юллары белэн китте. Малайны яклашкан маэмай гына калды. Койрык селки-селки, якты кузен елтыратып карап тора иде.

Малай анын теге вакытта узе сыйлаган эт икэнен шунда гына таныды. (156 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Яхшылык кире кайта» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)