Татарча изложение «Ял көнендә|Ял конендэ» (126 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Ял көнендә»/»Ял конендэ»Рәхәт ял көнендә. Кояшлы, хуш исле, сагындырган, тансык яз башында. Көчле, куәтле, биеп торган чагыңда. Парта арасында бөрешеп утыра-утыра оешып беткән яшь тәнең хәрәкәт сорап торганда. Эш бирегез икән кешегә андый чакта. Өеп-өеп бирегез. Никадәр күп булса, шуның хәтле яхшырак, күңеллерәк аңа.

Наҗиянең дә бүген шундый чагы. Атна буе кул тимәгән почмак-ларына чаклы керә-керә, өйнең идәннәрен юып, җыештырып чыкты. Ишегалларын, капка төпләрен себерде. Лапаста чәчелеп яткан утын яркаларын әйбәтләп өеп куйды. Иң ахырдан, чәчәкле чиләкләрен алып, болын чишмәсенә суга китте.

Ярата ул шушы ерак чишмә юлын. Бигрәк тә ялгыз барганда. Күңелендә нинди генә хыяллар тумый да, кайларда гына йөрми, кемнәр генә булып бетми ул! Шул чагында маҗаралы китап укыган кебек була Наҗия. Күңеленә ошаган җирләрен кат-кат ачып укыгандай, бер үк күренешләрне кабат күз алдына китереп рәхәтләнә. (126 сүз)

*Транслит*

Рэхэт ял конендэ. Кояшлы, хуш исле, сагындырган, тансык яз башында. Кочле, куэтле, биеп торган чагында. Парта арасында борешеп утыра-утыра оешып беткэн яшь тэнен хэрэкэт сорап торганда. Эш бирегез икэн кешегэ андый чакта. Оеп-оеп бирегез. Никадэр куп булса, шунын хэтле яхшырак, кунеллерэк ана.

Нажиянен дэ буген шундый чагы. Атна буе кул тимэгэн почмак-ларына чаклы керэ-керэ, ойнен идэннэрен юып, жыештырып чыкты. Ишегалларын, капка топлэрен себерде. Лапаста чэчелеп яткан утын яркаларын эйбэтлэп оеп куйды. Ин ахырдан, чэчэкле чилэклэрен алып, болын чишмэсенэ суга китте.

Ярата ул шушы ерак чишмэ юлын. Бигрэк тэ ялгыз барганда. Кунелендэ нинди генэ хыяллар тумый да, кайларда гына йорми, кемнэр генэ булып бетми ул! Шул чагында мажаралы китап укыган кебек була Нажия. Кунеленэ ошаган жирлэрен кат-кат ачып укыгандай, бер ук куренешлэрне кабат куз алдына китереп рэхэтлэнэ. (126 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Ял конендэ» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)