Татарча изложение «Яңа чана|Яна чана» (178 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Яңа чана»/»Яна чана»Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тае ясадылар, һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә юк. Ул уйнарга чыккач. Фирая белән Гүзәл йөгерен киләләр дә:

— Раилә, кил. чанада шу,— дип, үз чаналарын биреп торалар.

Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә. Әтисе Раиләгә:

— Чанаңны саклап кына шу, ватма,— диде.

— Ярар.— диде Раилә. Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чөлгап алды. Алар: «Раиләгә дә чана алганнар!» — дип шатландылар. Раилә горурланып шуды шушы яңа чанада! Үз чанасы булгач, тагын да күңеллерәк икән ана. Бераздан аның янына күрше малае Илдар килде.

— Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм,— диде ул. Кыз ана кулын гына селтәде:

— Кит, кит, бирмим, я ватарсың,— диде дә Илдар яныннан выжыл-дап шуып та китте. Фирая белән Гүзәл бу сүзләрне ишеткәч:

— Ул чанасын кызгана, саран, саран,—дип, Раиләне үрти башла-дылар. Раилә, чанасын өстерәп, Илдар янына килде. Аңа чанасын бирергә теләде. Тик Илдар аңа әйләнеп тә карамады. Раиләгә бик күңелсез булып китте. Аны хәзер яңа чана шатландырмый иде инде. (178 сүз)

*Транслит*

Раилэлэрнен ишегалдында балалар бик куп. Алар бер-берсен яраталар, бергэлэп торле-торле уеннар уйныйлар. Быел кыш тае ясадылар, хэркайсынын чанасы бар. Тик Раилэнен генэ юк. Ул уйнарга чыккач. Фирая белэн Гузэл йогерен килэлэр дэ:

— Раилэ, кил. чанада шу,— дип, уз чаналарын биреп торалар.

Берконне Раилэнен этисе дэ чана алып кайтты. Раилэ шатлыгыннан нишлэргэ белмэде. Биеп тэ алды, сикергэлэп тэ. Этисе Раилэгэ:

— Чананны саклап кына шу, ватма,— диде.

— Ярар.— диде Раилэ. Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чолгап алды. Алар: «Раилэгэ дэ чана алганнар!» — дип шатландылар. Раилэ горурланып шуды шушы яна чанада! Уз чанасы булгач, тагын да кунеллерэк икэн ана. Бераздан анын янына курше малае Илдар килде.

— Раилэ, чананны биреп тор эле, мин дэ шуып карыйм,— диде ул. Кыз ана кулын гына селтэде:

— Кит, кит, бирмим, я ватарсын,— диде дэ Илдар яныннан выжыл-дап шуып та китте. Фирая белэн Гузэл бу сузлэрне ишеткэч:

— Ул чанасын кызгана, саран, саран,—дип, Раилэне урти башла-дылар. Раилэ, чанасын остерэп, Илдар янына килде. Ана чанасын бирергэ телэде. Тик Илдар ана эйлэнеп тэ карамады. Раилэгэ бик кунелсез булып китте. Аны хэзер яна чана шатландырмый иде инде. (178 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Яна чана» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)