Татарча изложение «Яшел җиләк болыны|Яшел жилэк болыны» (326 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Яшел җиләк болыны»/»Яшел жилэк болыны»Чәчәкләр. Төнлә алардан тәкәббер йолдызлар да көнләшә. Үлән- кылларны хуш исле җил тибрәтә — жылы моң агыла. Моннан ерак­та түгел инеш көлә. Ишетәсезме: рәхәтләнеп, сабый бала кебек көлә. Үзендә кояш нурларын коендырып уйный-уйный көлә. Тыныч. Матур! Шулкадәр матур — елыйсы килә! Әллә бәхетме бу?

Читләтеп узмасын иде андый елаулар. Әнә тегендә, наратның йомшак энәләренә кадала-кадала, кояш башларын сыйпый-сыйпый. бер болыт котүс килеп җитә. Куркытырга азаплана, яңгырап-көттереп килә. Ул арада бәхет һавасы инештән, үләннәрдән, җирдән күтәрелеп, яңгыр тамчылары белән кушыла. Авыр тамчылар тузан кунган яфракларыма шулхәтле көчле нтеп бәрә ки, җип-җиңел булып китә.

Читләтеп узмасмы икән андый яңгырлар? Әнә теге яфрак астында ике бөҗәк сугыша. Берсе бәләкәйләрен талый. Ә кояш исә икесенә  дә карап көлә, аптырап көлә — аны әле кошлар бүлми.

Читләтеп узсыннар иде безнең болынны андый бөҗәкләр.

Туктале… боларның барысы да: кояш, кошлар… чишмә, болыным… ни өчен кирәк?.. Ә миң? Мин кирәкме икән?

Усал бөҗәкләр, кашларын җыерган болытлар, ерактан ишетелгән ямьсез тавышлар болынымны — бар дөньямны каплый бара түгелме? Мине дә каплап алып китмәсләрме сон? Юк, нишлим мин? Минсез дөнья буламыни? Минем яшисем бар ич әле. Әле кегг-кечкенә, ямь-яшел генә булсам да. зур болыннан көч җыеп, үз көемне болын моңына өстисем бар ич әле минем!

Болыныма сокланам — минем аның матурлыгын гына күрәсем килә, матурлыгын гына. Болынымны үз колачы белән кочкан чиксез күккә сокланам — төш кенә түгел микән болар? Юк, төш түгел, Түгел!

Кояш — кайнар йөрәк — һәммәбезне дә ярата, җылы кочагына сыендыра. Күбәләкләр, чәчәктән чәчәккә кунып, безне иркәләп сыйпый торган җил чыгара — барысын да күрәм. тоям! Күрәм… тоям… Минем дә кояшта, инештә, җилдә, җирдә эрисем, бар көчемне аларга бирәсем килә. Давыллар, чәчәкләр, нурлар, йолдызлар читлә­теп узмасын иде мине!

Кояш булып югарыга күтәрелосе, салкын җил белән көрәшәсе, аннан көләсе иде! Безнең болында җиләкләр күп. Кара: кечкенә генә яшел бөртекләр ак чәчәкләргә сыеналар, алардан көч, муллык, туклык сорыйлар. Килер вакыт, без кызарып, пешеп өлгерербез, тирә-якка бәхет моңын таратырбыз. Ышаныгыз. Мин ышанам.

Кайдандыр ерактан, бик ерактан «чыж-чыж» дпгон тавыгн ишетелә. Чү, чалгы гавышы!

Бәлки… читләтеп узар?..

Башкача була да алмый! (326 сүз)

*Транслит*

Чэчэклэр. Тонлэ алардан тэкэббер йолдызлар да конлэшэ. Улэн- кылларны хуш исле жил тибрэтэ — жылы мон агыла. Моннан ерак­та тугел инеш колэ. Ишетэсезме: рэхэтлэнеп, сабый бала кебек колэ. Узендэ кояш нурларын коендырып уйный-уйный колэ. Тыныч. Матур! Шулкадэр матур — елыйсы килэ! Эллэ бэхетме бу?

Читлэтеп узмасын иде андый елаулар. Энэ тегендэ, наратнын йомшак энэлэренэ кадала-кадала, кояш башларын сыйпый-сыйпый. бер болыт котус килеп житэ. Куркытырга азаплана, янгырап-коттереп килэ. Ул арада бэхет хавасы инештэн, улэннэрдэн, жирдэн кутэрелеп, янгыр тамчылары белэн кушыла. Авыр тамчылар тузан кунган яфракларыма шулхэтле кочле нтеп бэрэ ки, жип-жинел булып китэ.

Читлэтеп узмасмы икэн андый янгырлар? Энэ теге яфрак астында ике божэк сугыша. Берсе бэлэкэйлэрен талый. Э кояш исэ икесенэ  дэ карап колэ, аптырап колэ — аны эле кошлар булми.

Читлэтеп узсыннар иде безнен болынны андый божэклэр.

Туктале… боларнын барысы да: кояш, кошлар… чишмэ, болыным… ни очен кирэк?.. Э мин? Мин кирэкме икэн?

Усал божэклэр, кашларын жыерган болытлар, ерактан ишетелгэн ямьсез тавышлар болынымны — бар доньямны каплый бара тугелме? Мине дэ каплап алып китмэслэрме сон? Юк, нишлим мин? Минсез донья буламыни? Минем яшисем бар ич эле. Эле кегг-кечкенэ, ямь-яшел генэ булсам да. зур болыннан коч жыеп, уз коемне болын монына остисем бар ич эле минем!

Болыныма сокланам — минем анын матурлыгын гына курэсем килэ, матурлыгын гына. Болынымны уз колачы белэн кочкан чиксез куккэ сокланам — тош кенэ тугел микэн болар? Юк, тош тугел, Тугел!

Кояш — кайнар йорэк — хэммэбезне дэ ярата, жылы кочагына сыендыра. Кубэлэклэр, чэчэктэн чэчэккэ кунып, безне иркэлэп сыйпый торган жил чыгара — барысын да курэм. тоям! Курэм… тоям… Минем дэ кояшта, инештэ, жилдэ, жирдэ эрисем, бар кочемне аларга бирэсем килэ. Давыллар, чэчэклэр, нурлар, йолдызлар читлэ­теп узмасын иде мине!

Кояш булып югарыга кутэрелосе, салкын жил белэн корэшэсе, аннан колэсе иде! Безнен болында жилэклэр куп. Кара: кечкенэ генэ яшел бортеклэр ак чэчэклэргэ сыеналар, алардан коч, муллык, туклык сорыйлар. Килер вакыт, без кызарып, пешеп олгерербез, тирэ-якка бэхет монын таратырбыз. Ышаныгыз. Мин ышанам.

Кайдандыр ерактан, бик ерактан «чыж-чыж» дпгон тавыгн ишетелэ. Чу, чалгы гавышы!

Бэлки… читлэтеп узар?..

Башкача була да алмый! (326 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Яшел жилэк болыны» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)