Татарча изложение «Яз килә|Яз килэ» (237 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Яз килә»/»Яз килэ»Кояш көннән-көн югарырак күтәрелә бара. Кыш көннәрендә бик аз күренеп, анда да бик саран елмаюының үзенә күрә бер сере булган икән: нурларын да, елмаюларын да язга саклаган ул. Хәзер исә, кошлар җырына өртеп, алтын нурларын кочагы-кочагы белән сибә. Ял итеп алган араларда көмеш энәләре белән ак карлардан бизәкләренә бер карауда гына төшенә дә алмаслык әллә нинди хикмәтле челтәрләр дә бәйләргә онытмый ул. Керләнгән челтәрләрен йөгерек гөрләвек­ләрдә чайкый. Ә гөрләвекләр, җемелдәшә-җемелдошә, күз кысып, үзара пышылдашып алалар да. челтер-челтер көлешә-көлешә, ул челтәрләрне эләктереп, елгага йөгерәләр. Кыш, хәйләләп, җирдә озаграк калырга, төрле һөнәр күрсәтеп, кояшны кызыктырырга, игътибарын читкә тартырга тырыша, бөтен осталыгын шуна җигә. Көндезләрен аяк астына зәңгәр һава булып җәелгән, төпсез диңгез сыман башларны әйләндерә торган күлдәвекләрне көзгегә әверелдерә ул, өй кыекларына бәллүр чуклар тезә. Иртән, кояш балкып чыгуга, көзгеләр дә. бәллүр сөңгеләр дә әкияттәге сыман меңләгән төсләргә кереп җемелдәшә башлый. Кыш тантаначы кыяфәт белән кояшка төбәлә: «Күр,— янәсе.— мин сиңа нинди бүләк әзерләдем! Ьу кадәрле бизәкне кайчан күрер, каян табар идең әле!» Кояш та хәйләкәр. Балкып елмайган була да, күлдәвек көзгеләргә багып, иреннәрен кызарга, алсуланган йөзенә кершән төшерә, каш-керфекләрсн төзәтеп, чәчләрен бөдрәли. Аннан соң. йөзенә ифрат гаҗәпләнү галәмәтләре чыгарып, бәллүр чукларны тагын бер тапкыр сыйпап ала да, югарыга үрләп. яларга яно учлап-учлап җылы нурларын сибә башлый. Кышның төне буе түккән хезмәтен әнә шулай юкка чыгара ла куя кояш: иң әүвәл бәллүр чуклар очына күз яшедәй тамчылар эленә, анкан соң ул чуклар, нечкәргәннән-нечкәрә барып, су җепләренә әверелә. Яз килә… (237 сүз)

*Транслит*

Кояш коннэн-кон югарырак кутэрелэ бара. Кыш коннэрендэ бик аз куренеп, анда да бик саран елмаюынын узенэ курэ бер сере булган икэн: нурларын да, елмаюларын да язга саклаган ул. Хэзер исэ, кошлар жырына ортеп, алтын нурларын кочагы-кочагы белэн сибэ. Ял итеп алган араларда комеш энэлэре белэн ак карлардан бизэклэренэ бер карауда гына тошенэ дэ алмаслык эллэ нинди хикмэтле челтэрлэр дэ бэйлэргэ онытмый ул. Керлэнгэн челтэрлэрен йогерек горлэвек­лэрдэ чайкый. Э горлэвеклэр, жемелдэшэ-жемелдошэ, куз кысып, узара пышылдашып алалар да. челтер-челтер колешэ-колешэ, ул челтэрлэрне элэктереп, елгага йогерэлэр. Кыш, хэйлэлэп, жирдэ озаграк калырга, торле хонэр курсэтеп, кояшны кызыктырырга, игътибарын читкэ тартырга тырыша, ботен осталыгын шуна жигэ. Кондезлэрен аяк астына зэнгэр хава булып жэелгэн, топсез дингез сыман башларны эйлэндерэ торган кулдэвеклэрне козгегэ эверелдерэ ул, ой кыекларына бэллур чуклар тезэ. Иртэн, кояш балкып чыгуга, козгелэр дэ. бэллур сонгелэр дэ экияттэге сыман менлэгэн тослэргэ кереп жемелдэшэ башлый. Кыш тантаначы кыяфэт белэн кояшка тобэлэ: «Кур,— янэсе.— мин сина нинди булэк эзерлэдем! Ьу кадэрле бизэкне кайчан курер, каян табар иден эле!» Кояш та хэйлэкэр. Балкып елмайган була да, кулдэвек козгелэргэ багып, иреннэрен кызарга, алсуланган йозенэ кершэн тошерэ, каш-керфеклэрсн тозэтеп, чэчлэрен бодрэли. Аннан сон. йозенэ ифрат гажэплэну галэмэтлэре чыгарып, бэллур чукларны тагын бер тапкыр сыйпап ала да, югарыга урлэп. яларга яно учлап-учлап жылы нурларын сибэ башлый. Кышнын тоне буе туккэн хезмэтен энэ шулай юкка чыгара ла куя кояш: ин эувэл бэллур чуклар очына куз яшедэй тамчылар эленэ, анкан сон ул чуклар, нечкэргэннэн-нечкэрэ барып, су жеплэренэ эверелэ. Яз килэ… (237 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Яз килэ» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)