Татарча сочинение “Белем − якты нур”

Сочинение на татарском языке на тему “Белем − якты нур”Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.
Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем.
Белем − яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак (матди һәм бигрәк тә рухи яктан) булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.
Безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Бу турыда халыкның күпсанлы мәкаль-әйтемнәре дә сөйли. “Белемсез − берне, белемле меңне егар”, “Белгәнгә − якты, белмәгәнгә караңгы”, “Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, “Белемнән зур хәзинә юк” ише мәкальләр халкыбызның белемгә булган карашын күрсәтәләр. Бу мәкальләр бүген генә тумаганнар. Димәк, кешеләр борынгы заманнарда ук белем алуның кешелек язмышында тоткан олы ролен аңлаганнар. Бу урында 18 нче йөз шагыйре Г. Утыз-Имәни шигырен китереп үтәсем килә:
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш иярләр һәрвакыт белемлеге.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Белем − якты нур” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)