Татарча сочинение «Ятимлек»

Сочинение на татарском языке на тему «Ятимлек»Ятим балаларның күңеле яралы. Аларның карашларында ук моңсулык ярылып ята, йөзләренә һәрнәрсәдән, һәркемнән курку язылган. Ләкин алар да бит башкалар кебек үк тулы хокукка ия булган кешеләр. Юк шул, алар әти-әниле булудан мәхрүм ителгәннәр. Аларның башларыннан сыйпап, хәерле төн теләп, әкиятләр сөйли-сөйли йоклатучы, иң тәмлеләрен генә сайлап кыстый-кыстый ашатучы әниләре, усал күзләрдән, усал куллардан саклаучы, яклаучы әтиләре юк. Бу балаларның күңелләре китек. Өс-башлары мул, тамаклары тук булса да, алар җылы наздан мәхрүм. Шуңа күрә ятим балалар һәрнәрсәгә шикләнеп карыйлар. Әмма, аларга төрле яктан товар сайлаган кебек караган кешеләр дә бар бит. Менә шундыйлар ятимнәрнең кешеләргә ышанычын какшата. Шундый адәмнәр ятимнәрнең яралы күңелләрен таш белән тутыралар. Бала күңеле болай да авыр тормыштан бары тик дорфалык, катылык кына көтә. Андый кешеләрне ятимнәр янына якын да китерергә ярамый, минемчә. Барыбыз да шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булсак иде аларга карата.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Ятимлек турында» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)