4 класс

4 нче сыйныф.

 

Өченче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.

 

Күрмә — ишетмәле диктантлар.

 

  1. Кулларым, йөгерек сүзләрен иҗекләргә бүлергә.

 

Йомшак су, йөгерек су.

 

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын …

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю! (29 сүз.)

 

(Җәвад Тәрҗеманов.)

 

  1. Бирем.

 

1)Кушма сүзнең астына сызарга.

 

2)Авызымда сүзен иҗекләргә бүлергә. Анда нинди хәрефләр һәм авазлар бар?

 

Әнием юган кебек.

 

 

Бирделәр безгә бакчада

Карабодай боткасы.

Авызымда бал кебек

Эреде ул йотканчы.

«Нинди уңган кыз!» — диеп,

Тәлинкәм тора көлеп –

Мин юган кебек түгел,

Әнием юган кебек. (25 сүз.)

 

((Н. Арсланов.)

 

 

Мәкальләр.

 

  1. Алтын-көмеш яуган җирдән туган–үскән ил артык.
  2. Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.
  3. Үз халкын сөйләгән башка халыкны да сөймәс.

 

3.Бирем.

 

Укыгыз. Соңгы юлдагы сүзләрне юлдан юлга ничек күчерер идегез?

 

Батырлар кайта.

 

Европадан безнең гаскәр кайта,

Җиңеп узган юллар буйлатып.

Күңелләргә иң саф, иң мөкатдәс

Мәңге сүнмәс хисләр уятып.

 

Иңнәрдәге погон йолдызлары

Бриллианттай китә чагылып …

Күр, Туган ил:

Батырларың кайта,

Бабалары җирен сагынып. (31 сүз.)

 

(Мәхмүт Хөсәеннән.)

 

  1. Бирем.

 

Кисәкчәләрнең астына сызарга.

 

Китап докторы.

 

Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый …

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең?.. Чынлап та:

Бите төшә, ертыла –

Ул бит көн дә тотыла.

Тотам шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин. (44сүз.)

(Хәкимҗан Халиков)

Күчереп язу.

 

Җәйге төн.

 

Нинди салкын, җанга рәхәт,

Нинди ямьле җәйге төн;

Таулар, урманнар, болыннар

Нинди серле, нинди тын.

 

Ай йөзә күк гөмбәзендә,

Тын, бәхетле елмаеп,

Күк йөзен күксел көмештәй

Бер гаҗәп нурга манып.

 

Шәүлә төшкән күл битенә,

Су кереп, ай ялтырый.

Тибрәнә җем-җем күл өсте –

Нур эчендә калтырый.

 

Балкый йолдызлар бәхетле

Киң, ерак күктән торып;

Котлый бар да җәйге төнне

Бер тонып, бер яктырып! (61 сүз.)

 

(Нәкый Исәнбәт.)

 

Сайланма диктантлар.

 

  1. Баш кисәкләрне сайлап язарга. Җөмләдә ияне белдерүче исемнәргә нинди кушымчалар ялганган?

 

Җәйге кояш астында.

 

Эссе җәй көне. Кояш әле күкнең уртасына менеп җитмәгән булса да, иртә белән бакчада үләннәргә, агач яфракларына төшкән чык тамчылары инде күптән кибеп беткәннәр. Үләннәр берсе астына берсе капланып, агач яфраклары кызулыктан әсерәшеп салынышканнар. Бары түтәл өстен тутырып үскән аклы-кызыллы, зәңгәрле чәчәкләр генә кызудан ул хәтле аптырашмыйлар. Иртә белән бакчачы, бакчага кереп, аларның төпләренә су сибеп чыккан. Шуңар күрә алар рәхәтләнеп башларын зәңгәр күккә таба сузалар.

Менә бер түтәлнең нәкъ уртасында яңа гына ачылган ак Ләлә чәчәге утыра. Ул башын бүтән чәчәкләрдән югарырак күтәргән. Ул әле кичә кич белән генә ачылган. Дөньяны әле аның беренче тапкыр гына күрүе. Шуңар күрә ул исе китеп тирә-ягына карана. Тирә-ягы төрле чәчәкләр, төрле үләннәр белән тулы. Үлән араларында төрле матур кортлар, үрмәкүчләр сикерешеп йөриләр. Чикерткәләрнең чырылдавыннан колаклар тонарлык.

Чәчәкләрнең әйләнә-тирәсендә юка гына канатларын селкеп төрле матур күбәләкләр очалар. Аларның ак төслеләре бар, сарылары бар, кызыллары бар. Алар үзләре очып йөри торган чәчәкләр шикелле булып күренәләр. Күбәләкләр арасында умарта кортлары белән юллы-юллы соры шөпшәләр, юан-юан төклетуралар да пыжылдап очалар.

Ләлә чәчәге бу күбәләкләрнең, умарта кортланының, шөпшәләрнең кайнашып очуларын карап тора да аларның тик кенә, шаярып кына очмаганлыкларын күрә. Алар һәммәсе бертуктаусыз, бер чәчәктән бер чәчәккә кунып, чәчәк эчләреннән әллә нәрсә эзлиләр.

 

(Гарәфи Хәсәнов буенча)

 

  1. Текстны игътибар белән укырга, андагы парлы сүзләрне күчереп язарга.

 

Агыйдел.

 

Тыныч кына аккан көмеш сулары, яшел тугайлары, кош-корт, киек җанварлар белән тулган урманнары, андагы җиләк-җимешләре, чылтырап аккан чишмә-инешләре Агыйделнең матурлыгына кабатланмас нур өстиләр. Аның ярына басып карап торсаң күңелне кузгата торган күренеш ачыла. Агыйделгә зәңгәр чишмәләр, бихисап сандагы эреле-ваклы елгалар кушыла. Тирә-юнендә сазлыклар, җикән һәм камыш үсә торган күлләр җәелеп яталар. Урман-әрәмәләр яр кырыйларына сырышып үскәннәр. Агыйдел турында халык кабатланмас шигырьләр иҗат иткән һәм җырлар юллаган.

Кайгы-сагышларны тарата торган, халык күңелен биләп алган су ул Агыйдел.

 

(Фирдәвес Гарипова буенча.)

 

Сүз төркемнәре.

 

Искәртмәле диктантлар.

 

  1. Исемнәрнең астына сызарга, нинди килештә килүен билгеләргә.

 

Икесе дә мин үзем.

 

Вакыт табам мин көн дә

Шаярырга, уйнарга.

Кайчак ташлап эшемне,

Чумам төрле уйларга.

 

Кайчак әни эш кушса,

Елыйсы килә минем.

Килә шул! Ни дисәң дә,

Төпчеге мин әнинең!

 

Әмма миңа таяна

Әнием һәр эшендә.

Ярата бит ул мине

Менә шуның өчен дә.

 

Ни кушса да мин аңа

Ярдәм итәргә әзер –

Теләсә нинди эшне

Эшли алам мин хәзер.

 

Әнигә ярдәм кирәк!

Ярдәм итмәс тә идем,

Ни дисәң дә, мин әле

Олы улы әнинең!

 

Бердәнбере әнинең! (68 сүз.)

 

(Роберт Миңнуллин)

 

  1. Сыйфатларны табарга. Аларның дәрәҗәләрен билгеләргә.

 

Сентябрь.

 

Алтын көз килеп керде урманга. Яз башыдай, урманнар инде үтә күренә. Сары яфраклар гына кыштырдап коела.

Бик сәер вакыт ул. Үзе тын, үзендә, яз көнендәге кебек ук, җыр ишетелә…

Серкә үләннәре ерактан күзгә ташлана. Алар яз уртасында чәчәк аттылар. Нәни һәм ялгыз сабаклы иделәр. Хәзер, ак чәчәкләрен балкытып, кечкенә куак булып алдылар. Сабаклары вак җимешчекләр белән капланып, меңләгән орлыкларын сибәргә-үрчергә әзерләнәләр.

Ала миләүшәләр кар китүгә чәчәк аткан иделәр. Хәзер, көз килеп кырлар бушауга, ак чәчәкле, шунда ук өлгергән җимешле дә булдылар. Җимешләре бик кызык: өч якка ачылмалы. Капкачлары сай көймәләргә охшаган. Көймәләргә вак орлыклар тулган.

Алар янында кыр кыналары матурланып утыра. Пешергеч нурлардан, өшеткеч яңгырлардан сакланып, чәчәкләре яфрак асларына кача. Җимешләре бигрәк тә иркә: тар яшькелт шешә шикелле, үтә күренмәле. Ул җимешләр, кагылуга, бер яшькелт йомычкачык кына калдырып, шартлашып, орлыкларын коя. Шунлыктан аларны икенче төрле «тидермәс» дип тә йөртәләр.

 

(Гарәфи Хәсәновтан.)

 

  1. Ирекле яки сайланма диктантлар

 

Бирем.

 

Күплек сандагы исемнәрнең килешләрен билгеләргә.

 

Март.

 

Яз-матурның якты йөзле кызы Март-матур… Күңелләрдә куаныч уты кабызып, күзләрдән шатлык яше тамызып, ничек үз вакытында килеп җиттең син! Күге дисәң, йөз чыту белми нурланып, кыр һәм болыннарны дисәң, якты чаткыланып, күзне камаштыра. Бүген Кыш бабай сине күпсенде, ахры. «Мин әлегә китәргә уйламыйм да!» — дип, иртәдән үк ян тәрәзәгә җил-җил сугылды, агач ботакларын чайкатты. Елгаларда – бозны, урманда – агачны, өйләрдә — бүрәнәне шартлатты, нәкъ мылтык аткан кебек булды. Яз-матур чигенә, Кыш бабай кире килә кебек тоелды. «Марта яуган кар – бакча җимешенә ярар,» — картлар шулай дип мыек кына сыпырдылар. Яуган бере файдага – бусы да артык булмас, янәсе.

Кич булгач, Кыш бабай тагын күзен ачты. Якты тамчыларга карады. Аларны туңдырып, түбә буйлап тезә башлады.

 

(Гарәфи Хәсәновтан.)

 

Искәрмә. Туры сөйләм искәртелә.

 

  1. Җөмләләрнең төрләрен билгеләргә.

 

Апрель.

 

Ак каеннар язны тоеп алды: зифа кәүсәләреннән татлы су агызды. Аллы-гөлле күбәләкләр килеп җитте. Кырмыскалар да кузгалды. Туйганчы сыйланып, бер-бер артлы ак кәүсә буйлап югары үрмәли, түбәнгә йөгерә, шулай үз юлларында юкка чыга башладылар.

Алар ник озакка калмадылар соң? Ял итеп, тагын эчә башламадылар? Чөнки эш көтә үзләрен. Алар болай да кышын йоклап яттылар. Апрель-матур җир асты ояларын җылыткач, уянышып, кыймылдап алдылар. Аннары, җир астыннан чыгып, ял итеп яттылар. Ә инде икенче көнне бар хаста оядашларын кояш җылысына өскә ташырга тотындылар һәм чыгарган берен биек оялары тирәсенә ташыдылар. Ләкин ач килеш эшләп булмый бит! Үзара эш бүлешеп, кайберәүләре ризык табарга билгеләнде.

Аларның шулай бердәм булуларын күреп таң калам, ярдәмчел булуларын күреп сокланам мин.

Әй, ничек начар күрә үзләре! Исне мыеклары белән сизәләр. Исеннән юлны табалар, үз оя кырмыскаларын исләре буенча беләләр.

Ана кырмыскалар ни тикле эшчәннәр! Зарарлы бөҗәкләрне, һәртөрле кортларны дистәләп, йөзләп кыра торганга, искеткеч зур файда бирәләр.

 

(Гарәфи Хәсәнов.)

 

  1. Исем һәм сыйфатларның астына сызарга.

 

Көз килде.

 

Әле кайчан гына ямь-яшел җәй иде. Кошлар җыры белән гөрли иде урманнар. Безнең тәрәзә каршында да зифа буйлы, бөдрә чәчле каен кызы җилфердәп тора иде. Җәй көннәрендә аңа нинди генә кош кунмады да ничек кенә сайрамады!

Ә хәзер дөнья тынып калды. Көз килде дә каен яфракларын асп-сары буяуга манып китте. Ә җил минем мескен дустымны кочаплап алды да дер селкетте. Сары яфраклары шыбырдап җиргә коелды. Бу көннәрдә кошлар да ерак-ерак илләргә китеп бардылар. Каен кызы яп-ялангач торып калды. Аңа бик салкын булыр инде.

Әмма борчылмыйм. Менә атна-ун көн узар да, ак тунын кигән кыш бабай килеп җитәр. Ул җирне ап-ак юрган белән каплап китәр. (119 сүз.)

 

(Нәби Дәүли.)

 

  1. Исем һәм сыйфат кергән сүзтезмәләрнең астына сызарга.

 

Җәйге иртә.

 

Җәйге җылы көннәрнең берсе иде. Иртәнге кояш табигать белән исәнләште, җир өстенә көләч нурларын сипте. Җәйге табигать матурланып, җанланып китте.

Акрын искән җил тын су өстен җинелчә генә дулкынландырды. Иртәнге җил тавышын тыңлап торган вак камышлар күңелле генә кыштырдашып куйдылар. Җемелдек чык тамчылары белән дымланган куе үләннәр кояш нурлары астында тагын да яктыра төштеләр.

Кояшлы иртә меңләгән кошларны татлы йокыларыннан уятты. Алар киң һавада иркенләп канат җилпенделәр, азык эзләп очып киттеләр. Нурлы кояш һаман югары күтәрелде. Кичтән тынып калган иркен басуларда тормыш кайный башлады.

Тузанланган киң юллардан автомашиналар үтте. Басуларда көчле тракторлар гөрләште. Утлауга чыккан зур-зур көтүләр томанланган тау итәкләренә таралдылар. Җәйге аяз көннең гүзәл иртәсе менә шулай башланды. (110 сүз.)

 

(Шәриф Камал.)

 

Күрмә диктант.

 

Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

ничек югалалсын дөньядан.

 

Апрель.

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,

яшәүләр биргән бу айны?

Яздан, гаделлектән, киләчәктән

мөмкин түгел аеру Тукайны! (33 сүз.)

 

(Равил Фәйзуллин.)

 

Контроль диктант.

 

Актаныш кешеләре.

 

Бу тирәләрдә табигать гаҗәп матур. Сөзәк тау тезмәләрен каплап алган катнаш урманнар, җиләкле аланнар, боргаланып аккан Сөн елгасы җәелеп ята. Боларның һәммәсе бер күрүдә үк күңелдә тирән эз калдыра. Җәй көне генә түгел, кыш көне дә Сөн буйлары бик ямьле була.

Байсар якларының кешеләре дә табигате кебек үк матур. Матурлык тышкы күренештә генә түгел бит. Кешеләрне барыннан да элек хезмәт бизи. Мактаулы хезмәте өчен исемен җырларга кушып җырларлык, романнарга, хикәяләргә герой итеп кертерлек кешеләр бар монда. (76 сүз.)

 

(Малик Хәмитов.)

 

Аңлатмалы диктантлар.

 

Май.

 

Май-матур аяк басты туган ягыма!

Майсыз кар бетми, дигән сүзне дөресләгәндәй, урмандагы коры елга төбендә дә карның эзе калмады. Җирне сусыл яшь үлән, агачларны озын һәм кызгылт песиләр, яшел яфраклар каплады. Хәзер кая карама шунда чәчәк… Табигать нинди иркен сулый! Хәтта сылу каеннар да чынлап торып җылы көннәр җитүенә ышанды, җилемле һәм хуш исле яфрагын ача башлады. Яңгыр һәм якты чыклар белән юынып, озын саргылт алкаларында энҗе-тамчылар асылындырып, күз чагылдырырлык балкуын, яшь ара елмаюын күрүе нинди күңелле!

Тирә-яктагы күркәм үзгәрешләрне җимеш бакчасында үсеп утырган алмагачлар да шәйләде. Барын күреп, барына сокланып, ә бигрәк, чыннан да җылы көннәр килүенә ышанып, зур кызгылт бөреләрен ача башлады. (100 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәновтан.)

 

Зәңгәр чишмә авылы.

 

Диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур матур күл буена утырган бу авылны Зәңгәр Чишмә дип атыйлар.

Зәңгәр чишмәнең бакчаларында төрле төстәге чәчәкләр үсә. Җәй көне болыннарында елның елында яшел печән өлгерә. Анда кышкы суыкта солыдан кадерле хуш исле коры печән күп була. Таулары зәңгәр болытларга кадәрсузыла. Меңәр еллык карт наратлар, яшел чыршылар җәен – кышын яшәреп, шаулашып утыралар. Елгалар, күлләр буйлап уңдырышлы киң басулар җәелеп ята.

Вакытында яңгырлар яуса, бу яланнарның мамык кебек йомшак кара туфраклары ярты дөньяны туйдырырлык нигъмәт бирә. (81 сүз.)

 

(Галимҗан Ибраһимовтан)

 

Сайланма диктант.

 

Яңгыр турында җөмләләрне генә айлап язарга.

 

Май – матур аяк басты туган ягыма!

Актыккы язгы үзгәрешне күрим дә күңелле җәйне каршы алыйм мин дип, өйгә дә кайты керү юк. Гел юлда буласың. Яңгыр яуганда гына өйдән чыкмый торасың. Кайвакыт, аны Алдан сизсәң дә, өйдән чыгып, чыланып йөрисең, тәмам суга төшкән тавык кебек буласың.

Яңгырны ничек Алдан сизәм дигәндә, яңгыр теләнчесен әйттем ич. Әнә шул, мәчедәй ачы кычкырып, яңгырдан алдан әр килде. Мин андыйларны күп беләм. Ишетеп һәм сынап беләм. сынаганнар – күкнең ни төстә булуына да, чыкка һәм томанга, йолдызлар яктылыгына, һәртөрле кошлар авазына бәйләгән.

Кайчакта, әйтик, яңгыр булмый торгалый. Бигрәк тә җәен бар да яңгыр сорый. Кояш баш түбәсеннән төшми кыздыра. Җил дә исми, яфрак та селкенми. Менә юл буйлап тузан уйный бер заман. Күк тулы болытлар да, каралып, түбәнтен агыла. Бу – яңгыр килү билгесе. Менә шыбырдый да башлый. Җил басылса, ул озакка сузыла, басылмаса, тиз туктый.

Әйтик, болытның әсәре дә юк ди. Күк йөзе чеп-чиста. Ә шулай да бөркүлек сизелә, эсселектән хәл бетә. Маңгайга бөртек- бөртек тир чыга. Димәк, тиздән яңгыр коячак. Иртән башланса, бик тиз бетәчәк, төштән соң башланса, кичкә хәтле туктамачак.

Күк тулы сәләмә болытлар, ашыкмыйча, түбәнтен агылалар ди. Гел куера, гел авырая баралар, кич җиткәндә бар сәләмәләре бергә тоташып, җиргә үк салыналар ди. Озакламый, димәк. яңгыр булачак. Җил чыкмаса, иртәнгә тикле явып торчак.

Я булмаса, явачак яңгыр кичтән, кояш батуыннан беленә. Ул үзе уттай кыздыра. Үзе, шул матур килеш батмыйча, күк читендә бер зәңгәр тасма артына – болытларга кача. Шуннан инде иртәгесен яңгыр булачагын көт тә тор.

Яңгыр явам дисә, иртәгесен төштән ак томан, түбәнтен агыласы урынга. Акрынлап өскә күтәрелә. Карга һәм чәүкәләр берөзлексез каркылдап кычкыра, биектә чебен-черки тапмыйча, карлыгачлар түбәнтен оча.

Яңгыр яуганда, кинәт бытбылдыклар сызгырса, сабан тургайлары, яңгырлы күккә күтәрелеп, җыр яңгыратып торса, аның озакламый басылачагын, нурлатып кояш чыгачагын белдерә.

 

(Гарәфи Хәсәновтан.)

Искәрмә: сәләмә сүзе искәртелә.

 

Сүзлек: йомран –суслик (русча).

 

Күрмә-ишетмә диктант.

 

Агыла да болыт агыла.

 

Агыла да болыт агыла

Туган-үскән җирләр ягына;

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр

Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Агыла да болыт агыла…

 

Роман кебек күңелле син, юл!

Азмы синдә гомер уздырдым,

Ничә кием чабата синдә,

Ничә кием итек туздырдым!

Роман кебек күңелле син, юл!

 

Ә син, яңгыр, искә төшермә

Итегемнең ничек икәнен…

Яланаяк килдем дөньяга,

Шулай гына, бәлки, китәрмен.

Ә син, яңгыр, искә төшермә!

 

Зират бит ул сабантуй түгел,

Нигә анда киенеп китәргә?

Бу дөньяның бер пар итеген

Нигә юкка әрәм итәргә?

Зират бит ул сабантуй түгел. (86 сүз.)

 

(Хәсән Туфан.)

 

Искәртмәле-сайланма диктант.

 

Парлы сүзләр кергән җөмләләр генә яздырыла. Бу сүзләрнең язылышы искәртелә.

 

Зәңгәр күлдә Ай коена.

 

Төннәре барлык кешеләр йоклап беткәч, бакалар бакылдаудан, кошлар сайраудан, яфраклар шаулаудан, җилләр исүдән туктагач Зәңгәр күлгә төшеп Ай коена икән. Чөнки ул чисталыкны бик яраткан. Бөтен тәнен исле сабын белән ышкый-ышкый икән дә күлнең иң тирән җиренә чума-чума рәхәтләнә икән. Ике учы тулганчы төнбоек чәчәкләре җыйганнан соң Ай үзенең болыттан ишеп ясалган баскычының йомшак басмаларына сак кына баса-баса күккә күтәрелә икән. Күккә менеп җиткәч кулындагы төнбоек чәчәкләрен әле бер якка, әле икене якка ыргытып уйнарга тотына. Ул чагында төн көндезге кебек яп-якты була, чөнки яңа гына Зәңгәр күлдә коенып чыккан айның тәне чип-чиста, җилләр йоклагач, болытлар да тыныч кына ята бирәләр. Ә Айга рәхәт, ашыкмый гына дөнья гизә, йолдызлар бер-берләренә зөбәрҗәт ташлар ыргытышып уйный башласалар йолдызларны тыеп тора икән.

Бер төнне гадәттәгечә Ай күлдә чума-чума коенып ятканда кинәт кенә җил уянган, чөнки җирнең җилдәге койрыгында ялгышып бер сукыр тычкан китереп баскан. Җил койрыгы авыртуга түзә алмыйча үрле-кырлы сикергән. Җил койрыгына өргән һәм дулкыннарны уяткан. Усал дулкыннар күлдә үсеп торган төнбоекларны йолыккан, кайберләре кулы авыртканчы ярны кыйнаган, ә кайберләре су читендәге бака ефәкләрен йолкып-йолкып эчкәрәк, Ай коенып ята торган төшкәрәк китергән. Айның тыны бетә башлаган.

Суга батудан Айны Айсылу исемле кыз коткарган. Менә бермәлне Айның түп-тәгәрәк, яп-якты йөзе күренгән. Ай кызның йөзенә үзен коткарган өчен якты нурларын ягып калдыра икән. Ә Ай үзенең якты нурын бары тик күңеле матур кешеләрнең йөзенә генә яга ала. Чын-чын.

 

(Фәнис Яруллин.)

 

Иҗади диктант.

 

Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлары куеп язарга. Сыйфатлар астына дулкынлы сызык сызарга, алар бәйләнгән исемнәр астына туры сызык сызарга.

 

Бакчасы бабай Чулпанга …, … бер алма бирде. Ул алма шулкадәр … , шулкадәр … , шулкадәр … һәм шулкадәр … исле иде.

Кыз … күзләре белән … итеп … алмага карап торды. Ләкин ул … алманы ашарга ашыкмады. Чулпан кулындагы алманы иң … иптәшләре белән бүлеп ашады. Алар алманың … төшләрең мәктәп бакчасына якынрак бер җиргә утырттылар.

Күп тә үтмәс, ул орлыклардан тагын да … алмалар үсәр. (66 сүз.)

 

(Идрис Туктар.)

 

Сыйфатлар: түм-түгрәк, кып-кызыл, зур, матур, тәмле, хуш,моңсу, озак, тәмле, кызыл,якын, вак.

 

Аңлатмалы диктант.

 

Сыйфатлар астына дулкынлы сызык сызарга.

 

Июнь.

 

Яз әле үтеп бетмәде. Түбән һәм дымлы җирләрдән кызгылт казаяклар, колы һәм коры җирләрдә сары тузганаклар — әле бу ике язгы чәчәк шулай ди. Аларга энҗе чәчәкләр дә кушыла. Күк күкри, яшен яшьни бирә, ә эре яңгыры, шыбырдап калыйм дип, тынуны белми.

Яз-матур һәм күңелле җәй – янәшә атлый. Җир җиләкләре чәчәк коя башлады. Вак яшел төймәләрен күрсәтте. Берсе – билгесе, икенчесе – җәй билгесе.

Күңелле җәй ишек ачып керде! (65 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәнов.)

 

Түгәрәк алан.

 

Нәфисәләр, урман авызыннан кереп, тар сукмактан бераз барганнан соң, иренчәк агымлы кечкенә инешне узып, бер ачыклыкка килеп чыктылар. Түгәрәк алан дигәннәре шул идее. Аның калку түрендә яшь имән, өрәңгеләр түгәрәкләнеп утырган. Мәҗлес уртасына, гүя үзенең акыллы сүзен көткән күп санлы ыруына киңәш бирергә җыенган борынгы аксакалдай, мәһабәт гәүдәле карт бер имән чыгып баскан. Шәфәкъ яктысыннан карт имәннең түбәсенә тонык кына алсу шәүлә эленеп тора. (65 сүз.)

 

(Гомәр Бәшировтан.)

 

Контроль күчереп язу.

 

Өзекне укы. Күп нокталар урынына бирелгән сыйфатларны куеп, күчереп яз.

 

Сызылып … таң атты. Каракош сырты артыннан … кояш күтәрелде. Күк йөзе … төс алды. Һава суытып җибәрде … . Төн буе буранлап яуган … кар … салкын белән җиргә ябышты. Кинәт бөтен дөнья яктырып китте. Юл буйларында карга күмелеп бетмәгән маяклар калыкты, … кар эчендә утырган … өйләр күренде.(49 сүз.)

 

(Гариф Галиев.)

 

Сыйфатлар: чалт аяз, кечкенә, алсу, кып-кызыл, ап-ак, җепшек, иртәнге, кышкы.

Бирем: артыклык дәрәҗәсендәге килгән сыйфатларның астына сызарга.

 

Сайланма диктантлар.

 

Кисәкчәләр кергән җөмләләрне сайлап язарга, кисәкчәләрнең астына сызарга.

 

Балык тоту.

 

Әтисе белән бергәләп, Таҗи балык тотарга барды.

Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.

Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗинең әтисе балыкларны сөйри дә чыгара. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә выкытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күтпән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. (82 сүз.)

 

(Абдулла Алиш.)

 

Ия белән хәбәрне сайлап язарга.

 

Язгы аваз.

 

Дуамал бураннары, чатнаган суыклары белән бергә кыш үтеп китте. Сиздерми генә язда килеп җитте.

Апрель башына кадәр торган суыклар кинәт югалды. Кар челтәрләнеп эри, суга әйләнеп ага башлады. Урамнарда, шарлап, гөрләвекләр йөгерергә тотынды. Елгалар күпереп шартладылар да кәрәзләнә башлаган боз тауларын еракларга алып киттеләр. Җир өсте чуп-чуар булып калды. Көннәр тәмам җылынды. Бөдрә чәчәкле яз дөньны тулаем үз хөкеменә алды. (62 сүз.)

 

(Галимҗан Ибраһимовтан.)

 

Сүзлек диктанты.

 

Аз-маз, аккош, алъяпкыч, ашъяулык, бала-чага, балачак, бераз, бервакыт, беркөнне, гөлчәчәк, гөлҗимеш, дус-иш, дымсу, иге-чиге, йорт-җир, кайвакыт, карабодай, китапханә, кош-корт, кул-аяк, көнбагыш, көньяк. (22 сүз.)

 

Көнбатыш, көнчыгыш, көн-төн, очсыз-кырыйсыз, Сабантуй, савыт-саба, ташкүмер, тирә-юнь, тирә-як, халыкара, хытын-кыз, эзтабар, явым-төшем, өчпочмак, һәрвакыт, һичбер, һәркем, һәрнәрсә, аръяк, берьюлы, елъязма, күпъеллык. (22 сүз.)

 

Иҗади диктант.

 

Бирелгән сүзләрдән парлы сүзләр ясап язарга.

 

ара — …                                 аш — …                          кош — …

хатын — …                            ак — …                            кыз — …

бала — …                               алтын — …                     әйләнә — …

көн — …                                 кием — …                      тирә — …

җиләк — …                             азык — …                       өс — …

тимер — …                              урын — …                      туган — …

ата — …                                   иртә — …                       аллы — …

 

Бирелгән сүзләрдән мөмкин кадәр күбрәк кушма сүзләр төзеп язарга.

 

бер, …

һәр, …

көн, …

һич,

 

Бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр ясап язарга.

 

Озын, яр, таш, көн, канат, борын, багыш, күмер, баш, ак, кала, кош.

 

Аңлатмалы диктант.

 

Парлы сүзләрнең астына сызарга.

 

Таштугай.

 

Таштугай авылы табигатьнең иң матур урынында урнашкан. Көньяктан киң болын сузыла. Болын буенда җиләк-җимеш бакчасы. Бакча көнчыгыштан берничә километрга сузылган катнаш урманнар белән тоташа. Бу урман бакчаны җил-давылдан, хәвеф-хәтәрдән саклый.

Менә җәйге ял вакыты якынлаша. Олылар бездән җәйге ял вакытында бакча эшләренә булышырга сорадылар. Без бертавыштан риза булдык.

Беренче көннән үк без бик тырышып эшкә чумдык. Әби-бабайлар һәм әти-әниләр безнең тырышып эшләгәнне күреп шатландылар. (64 сүз.)

 

(Гариф Галлиев.)

 

Контроль диктантлар.

 

Беренче абзацта ия белән хәбәрнең астына сызарга. Икенче абзацтагы беренче җөмләдә сүзтезмәләрне аерып күрсәтергә.

 

Җылы яңгыр.

 

Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәйисен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрд яңгыр болыты бик тиз килә бит. Менә эре тамчылар  шып та шып төшә башладылар.

Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты.

Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде. (33 сүз.)

 

(Г. Бакировтан)

 

Искәрмә: өтерләр искәртелә.

 

Сорау җөмләләрнең астына сызарга. Янәшә тартыклы сүзләрне сайлап язарга.

 

Һич көтмәгәндә үрдәк тавышы! Күлдән ишетеләме соң? Күлгә колак салыбрак тыңлыйм. Юк, тавыш аннан килми икән. Шушы мин торган урман алдыннан, ялгыз куактан килә икән. Бәлки, кыр үрдәгедер ул? Әмма ни өчен урман алдыннан? Анда кыр үрдәгенә ни калган? Мин якынрак барып карадым. Җан иясеннән берни юк! Шунда әлеге зат та кычкырудан туктады. Бу нинди серле зат булыр? Агачта… бака утыра! Ниндидер соры бака! Дәү иде дисезме? Юк, бармак шае гына ул. Шул үрдәк булып кычкырган. (75 сүз.)

(Гарәфи Хәсәнов.)

 

Исем.

 

Сүзлек диктантлары.

 

Исемнәрнең килешләрен билгеләргә.

 

Казаннан  кайтты, Бөек Ватан сугышында катнашкан, урманда үсә, күлмәкне юды, Мәскәүгә бару, алъяпкычны киде, мәктәпкә керә, кояшка охшаган, тамчылардан җыела, диңгезгә коя, тәрәзәдән керә.

Шигырьләр сөя, ишекне япты, җәйдә ял итү, китапны алыштыру, камырдан ясау, кибеттән чыгу, әбиләргә бару, Агыйделдә йөзү, тауга менде, сыйныфның укучылары, бакчада эшли. (47 сүз.)

 

Җәя эчендәге исемнәргә тиешле кушымчалар куярга, килешен билгеләргә.

 

(Кунак) бардык, (җәй) сагындым, (бакча) кермәгез, (мәктәп) кайттылар, (җир) ята, (эт) курыкмыйм, (театр) бардым, (күнегү) үтә,(көнбатыш) чыга, (агач) сындырмагыз, (бәйрәм) булдым, (гөл) су сиптем, (әти) уңганлыгы, (шатлык) сикерде. (29 сүз.)

 

Контроль күчереп язу.

 

Исемнәрнең килешләрен билгеләргә, санын  күрсәтергә.

 

Яңгырдан соң.

 

Кояшлы җәйге көннәрдә күгелҗем күк йөзен карасу болыт каплап ала. Ара-тирә җылымса яңгыр явып уза. Ул киң кырларны, яссы тугайларны шифалы дымга туендыра.

Әле генә карасу-кучкыл төстә айкалган куе болып катлавы күксел төскә әверелә. Ул энҗедәй җемелдек яңгыр тамчылары белән юылган төсле була. Бераздан ерак урманнар, текә кыялы таулар артына китеп югала.

Яшькелт уҗым басуы калку үрләр артындагы зәңгәрсу офыкка тоташа. Ул әкрен җилдә салмак кына тирбәлә. Җәйнең дымлы һавасы аны шулай иркәли. (75 сүз.)

 

(Натуралист язмаларыннан.)

 

 

Сайланма диктантлар.

 

Ялгызлык исемнәрне сайлап язарга.

 

Сабан туенда.

 

(Паркта.)

 

Безнең авыл янында,

Каенсар уманында

Бик зур сабан туе була

Һәр ел июнь аенда.

Казаннан да килгәннәр,

Мәскәүдән дә килгәннәр,

Бәрәскәдән, Мәтәскәдән –

Бик күп, бик күп җирләрдән.

Бөтен дөнья төялеп

Күчеп килгән диярлек.

Әхмиләрнең Акбае да

Килгән безгә ияреп. (36 сүз.)

 

(Бари Рәхмәт.)

 

Исемнәрне сайлап язарга, килешләрен күрсәтергә.

 

Карабодай.

 

Карабодай – бик кыйммәтле ярма. Химик составы буенча карабодай бөртеге кыяклы ашлыклар бөртегенә якын тора. Моннан башка тагын бөртектә минераль тозлар күп була, аларның күбрәк өлеше тимер һәм фосфордан гыйбарәт. Карабодай ярмасы ашказанында яхшы эшкәртелә һәм диетик ашамлык буларак тәкъдим ителә.

Карабодай саламы туклыклылык сыйфаты буенча кыяклы сабан ашлыклары саламына якын тора.

Карабодайдан умарта кортлары бал җыялар. Бу яктан да аның әһәмияте бик зур.

Карабодай Татарстанда да игелә. (66 сүз.)

 

(«Ватаным Татарстан» газетасы.)

 

Искәрмә. Диетик, фосфор,минераль тозлар сүзләрең тактага язып куярга.

 

Хәтер диктантлары.

 

Елгабызны калын боз каплады,

Боз өстеннән аксыл җилләр ага.

Хәлең ничек, елга? Мин кидем бит!

Гел эндәшәм шулай килгәч аңа. (20 сүз.)

 

(Рөстәм Мингалим.)

 

Мәкальләр.

 

  1. Мич башында ятып икмәк булмас.
  2. Язгы көн ел туйдыра.
  3. Һөнәр – кулдагы алтын беләзек.
  4. Эше юк әтәч булып кычкырыр.
  5. Иртәнге эшеңне бүген эшлә. (22 сүз.)

 

Иҗади диктантлар.

 

  1. Хикәянең ахырын уйлап язарга.

 

Кышкы уен.

 

Быел кыш кар бик күп яуды. Кыш салкын килде. Менә бүген дә агачларны бәс сарды. Булат, чаңгысын тотып, урманга юнәлде …

  1. Бирелгән сүзләрне кертеп, 5-6 җөмләдән торган хикәя язарга.

 

Җәйге каникуллар.

 

Елга, урман, алан, чәчәкләр, җиләкләр, туп, ял.

 

Искәртмәле һәм аңлатмалы диктантлар.

 

Яз.

 

Яз март аеннан башлана.

Инде көн урталарында кояш шактый җылыта башлый.

Кояш инде күктә, кыштагы кебек күренеп кенә китмичә, озак тора башлый. Шунлыктан көннәр озая, төннәр кыскара.

Карлар, бозлар эриләр. Су өстендә көймәләр, пароходлар, ак фаруслар пәйдә була.

Кышның озынлыгыннан ялыккан кошлар, хайваннар инде җанланалар.

Әкрен-әкрен чебеннәр, черкиләр, күбәләкләр күренә башлыйлар.

Кыйбла якка вакытлыча киткән канатлы кунаклар үзебезгә кайталар. Кырларда, болыннарда яшеллекләр күренеп, агач башларында кошлар чырылдаша башлыйлар.

Агачлар, куаклар яфрак ярып зиннәтләнәләр.

Һәр җирдә тереклек, хәят күңеллелек башлана. (80 сүз.)

 

(Габдулла Тукайдан.)

 

Искәрмә. Хәят, зиннәтләнү, фаруслар сүзләре аңлатыла.

 

Яшенле яңгыр.

 

Кояшлы матур көн иде. Авыл тып-тын. Барлык халык болынга печән җыярга китте. Ниязлар да юлга чыктылар. Менә алар урманга барып та җиттеләр. Нияз урман аша юлны белми иде. Малайлар адаштылар.

Шул арада каяндыр кара болыт килеп чыкты. Коеп яңгыр ява башлады. Ялт-йолт яшен яшьни, күк күкри.

Кинәт ява башлаган яңгыр, кинәт туктап та калды. Ялт итеп кояш чыкты. Бик югарыда, биек агач башларында Салават күпере күренде. Һава бөркүләнеп китте. Черкиләр, озынборыннар тагы да күбәйде.

Малайлар тар гына сукмактан китеп бардылар. (79 сүз.)

 

(Л. Ихсановтан.)

 

Биремнәр.

 

  • Җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

1 вариант. Зәңгәр күлдә аккш йөзә.

2 вариант. Киң кырларда арыш дулкынлана.

  • Бирелгән фигыльләрне боерык фигыль формасында язарга.

1 вариант.Чигә, куя, каба.

2 вариант. Чага, тоя, чаба.

  • Тексттагы рәвешләрнең астына сызарга.

 

 

Шомырт агачының бәйрәме.

 

Язгы кояш җылыта. Чияләр һәм алмагачлар язгы җилләргә горур гына баш ияләр. Алар әле үзләренең чәчәк бөреләрен ачар-ачмас кына утыралар.

Шомырт бу көннәрдә язның хуш исләрен тарата. Аның нәни ак күбәләкләрдәй нәфис чәчәк таҗлары шомыртның шатлыгын еракларга сибә.

Шомыртка бу бәйрәмгә бал кортлары һәм нәнә коңгызлар да килә. Шомырт аларны татлы ширбәт белән сыйлый. Безгә дә елмаеп, баш ия. Безгә берәр тәлгәш чәчәк бүләк итә. (65 сүз.)

 

(Р. Төхфәтуллин.)

 

Биремнәр.1. Җыйнак җөмләне җәенкеләндерергә.

 

Сандугачлар сайрый.

 

                 2.Текста шомырт сүзенең килешләрен билгеләргә.

 

                 3.Мәкальләрне язып бетерергә:

 

Кем эшләми — … .

 

Җиде кат үлчә — … .

 

Сыйфат.

 

Сүзлек диктантлары.

 

Акыллы, алдынгы, гади, гадел, гүзәл, ефәк, зәңгәр, иксез-чиксез, йомшак, караңгы, коточкыч,коңгырт, кыек, кыю. (14 сүз.)

 

Очсыз-кырыйсыз, пычрак, соры,пөхтә,төгәл, юеш, юньле, өлгер, ямьле, ап-ак, күңелле, суык, җылы, яп-якты, сөйкемле, җитез. (16 сүз.)

 

Хәтер диктантлары.

 

Яз иртәсен котлагандай,

Матур булып,

Зәңгәр күкне каплап алды

Аксыл болыт.

 

( Н. Арсланов.)

 

Дару үләннәре.

 

Сары мәтрүшкә.

Мәтрүшкәнең көрәнен

Бардыр инде күргәнең,

Ә мин буллам сарысы.

Шәп доктор дип, кешеләр

Мактый мине барысы.

 

Энҗе чәчәк.

 

Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да , агулы да –

Сак була күр җыйганда.

 

Гөлбадран.

 

Бик күп чиргә дәва мин,

Бер уколсыз дәвалыйм,

Иң оста доктор сыман.

Ә шифалы чәчәгем

Кызгылт – сары таҗ сыман.

 

(Хакимҗан Халиков буенча.)

 

Иҗади диктант.

 

Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне  языгыз.

 

Җәйге лагерь.

 

Паровоз (соңгы) гудокны бирде. (Шат) күңелле, (көләч) йөзле балалар вагонның (ачык) тәрәзәләре аша кул болгадылар. Алар озатырга килгән ата-аналары һәм туганнары белән шулай саубуллаштылар.

Поезд балаларны (яшел) урманга алып китте. Лагерь урмнның (иң матур) җирендә урнашкан. (Төз) һәм (матур) нарат агачлары арасыннан сузылган (киң) юл белән алар шактый бардылар. Менә лагерьга килеп җиттетеләр. Тәрбиячеләр укучыларны ачык йөз белән каршы алдылар. (61 сүз.)

 

(«Сабантуй» газетасыннан.)

 

Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләрне язып бетерегез.

 

Алма (кызыл), ә лимон (сары). Китап (калын), ә дәфтәр (юка). Агач (биек),ә куак (тәбәнәк). Куян (куркак), ә бре (усал). Тимер (авыр), ә мамык (җиңел). Диңгез (тирән), ә елга (сай). Кыш (салкын),ә җәй (эссе).

 

Төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып , хикәяне дәвам итәргә.

 

Язгы урман.

 

Ямьле май ае җитте. Балалар урманга киттеләр. …

 

Бирелгән мәкальләргә тиешле сыйфатларны куеп язарга.

 

1.Иптәшең үзеннән … булсын. 2. … булса да, … итеп ал. 3. … кунак китәр вакытын үзе белер. 4. Үз илем — … бишек. 5. … сүз, таш яра. 6. Эшләп ашасаң, … булыр.

 

Сыйфатлар: тәмле, яхшы, күп, аз, әдәпле, алтын, туры.

 

Нокталар урынына антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.

 

1.Ялкау кеше – яфрактай, … кеше – имәндәй.2. Кечкенә чишмәләрдән … елгалар була. 3. Эше ачы булса, ашы … булыр. 4. Сүз күп җирдә эш … була. 5. Бауның озыны, сүзнең … яхшы. 6. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше …. 7. Олы өйгә ни кирәк, … өйгә шул кирәк. 8. Яхшыдан өйрән, яманнан ….

 

Сыйфаилар: яманнан, зур, аз, эшчән, тәмле, кыскасы, татлы, кечкенә.

 

Сайланма диктантлар.

 

Сыйфатларны сайлап язарга.

 

Син усал түгел икән…

Усал бабай диләр иде,

Ә син әйбәт икәнсең.

Тәрәзәмә нинди матур

Бизәк ясап киткәнсең.

 

Бабай, инде карт булсаң да,

Әле яхшы күрәсең:

Елак куян малаена

Ак тун тегеп биргәнсең.

 

Уңган икәнсең, Кыш бабай,

Бер төндә тау өйгәнсең.

«Нәни дусларым шатланып

Уйнасыннар,» — дигәнсең.

 

Усал бабай диләр иде,

Шаян бабай икәнсең.

Сизмәдем дә — битләремне

Алланганчы үпкәнсең.

 

( Җәүдәт Дәрзаман.)

 

Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исем белән сайлап язарга.

 

Гөлләр.

 

Гөлләр арасында иң яратканым – тамчы гөл минем. Бигрәк матур шул аның чәчәге! Бөреләнүгә үк, нәкъ тамчыдай була. Ә берничә көн үтүгә, тамчы сыман бөре ачыла башлый һәм зурайганнан – зурая, аннары бик матур зәңгәр кыңгырауга әйләнә.

Сезнең дә күргәнегез бардыр инде аны. Нинди генә буяулар юк аның төсендә! Бармак белән кагылсаң, күңелле тавыш чыгарып шалтырар төсле тоела ул зәңгәр кыңгырау.

Үткән яз уку елын тәмамлап кайттым да бер көн тамчылы гөл утырттым. Җәй буе шактый зур булып үсте ул. Юан-юан берничә ботак чыгарды. Сентябрь килеп җиткәндә, аның өсте чәчәккә күмелгән иде.

Беренче сентябрь көнне бер кулыма – портфелемне, икенчесенә тамчылы гөлемне тоттым да мәктәпкә киттем. Көн шундый матур, шундый җылы!

Классташ кызларым да гөлләр китергән. Тәрәзә төпләрен гәлләр бизәгәч, безнең класс яңа күлмәк кигән Кеше төсле чибәрләнеп китте.

Әгәр берсеннән-берсе матуррак чәчәкле шушы гөлләр булмаса, минем тамчы гәлем берүзе ятим бәбкә шикелле моңаеп утырыр иде бит!

 

(Мәсгут Кәримовтан.)

 

Октябрь.

 

Октябрь-матур нинди шук, нинди наян диген син! Килү белән, төньяктан кара тузгак болытларын күк йөзенә таратып та алды. Урамга чыгар хәл калмады: аяк асты пычрак, ә көзге җил үзәкләрне өзә. Ул инде болында яшел курпыларны таптады, бутап һәм егып бетерде. Яфракларны әйләндереп-тулгандырып очырды, җиргә салып, җылы юрган түши башлады.

Имән яфраклары бирешмәде. Баһадир имәннәр шәрәләнергә ашыкмады.

Озакламый кар явар. Алдагы кышны кайгыртып, җәнлекләр хәзер оя җайлыйлар. Әнә аланда соры үлән арасыннан шуышкан агулы кара елан күренде. Кояш еланны иркәләде. Ак бәсне чак-чак эретте, су өстендәге бозга көче җитмәде. Елан шунда юан чыбык булып турайды. Үзенең очлы койрыгын бөтереп, соңгы кат тупа башын күтәрде, шуышып агачның юан тамырлары астына кереп югалды.

 

(Гарәфи Хәсәнов.)

 

Контроль диктантлар.

 

Сыйфатларның астына сызарга, дәрәҗәләрен күрсәтергә.

 

Миләш тәлгәшләре.

 

Мин көзге урманда йөрим. Агачлар яфрак коя. Юллар һәм сукмаклар алсу, карасу-кызыл яфраклар белән түшәлә. Тирә-якта яфрак оча.

Соры болытлар арасыннан ара-тирә кояш карый. Урман эче яктырып китә. Төз буйлы каеннар тагын да аграк булып күренә.

Шуларның берсенә миләш сыенган. Көзге кыраулардан, беренче кардан соң әчкелтем җимешләренә бал тәме кергән.

Урман эченәрәк атлыйм. Күзем түгәрәк Кызыл төймәләрен таккан тагын бер миләшкә төшә. Ботакларына купшыл чыпчыклар кунган. Җәйнең соңгы җимеше белән сыйланалар алар. (73 сүз.)

 

(К. Тәхәү.)

 

Язгы урман.

 

Апрельаенда көннәр озая. Авыл янындагы коры елгада кар ята, ә урманда тәүге чәчәкләр күренә, бүре курысы куаклары алсу утлар кабыза.

Чикләвек куаклары да язгы бәйрәмне башлап җибәрәләр. Алтын алкалары бигрәк матурлар. Умарта кортлры алтын алкаларга сыралар, Кызыл чәчәкләргә куналар. Теге ал чәчәкләрне дә читләтеп узмыйлар. Хәйләкәр дә соң куаклар. Ал яки кызыл чәчәкләр – шул алтын кортлар күрсен өчен, ә алка чәчәкләр – җил тоткарлмый үтсен өчен: язгы җил чәчәк тузаннарын очыра. (69 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәновтан.)

 

Бирем. Хикәядән өч гади дәрәҗәдәге сыйфат сайлап язарга һәм чагыштыру дәрәҗәсендә күрсәтергә.

 

Искәрмә. Тыныш билгеләре искәртелә.

 

Аккош.

 

Сыйфатларның астына сызарга, дәрәҗәләрен күрсәтергә.

 

Һәр тарафта тынгысыз гөрләвекләр челтери. Инде су читләре боздан арчылган. Кичләрен, кояш баер алдыннан, кар өсләре алсу төскә керә. Шул вакытта күл өстендә кошлар төркеме күренә. Аларның озын зифа муеннары – алга, әкыска һәм көчле аяклары артка сузылган. Аккошлар киң канатларын бик салмак кына селтиләр.

Менә алар алсу күл өстенә төшеп утыралар.

Аккош күле. Ләкин хәзер күбесенең кошлары юк. Әрсез кешеләр аларны биздергән.

Аккошлар – сак кошлар. Алар тынычлык, саф һава һәм көмеш су яраталар. Сез моны  һәрвакыт исегездә тотыгыз! (77сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәнов.)

 

Алмашлык.

 

Хәтер диктантлары.

 

Табышмаклар.

 

  1. Канаты бар – җилкенми,

Эче җылы – җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул.

Безнең яраткан дус ул.

 

(Самолёт.)

 

  1. Иртә белән чыга,

Кичен югала,

Аның урынына

Иптәше кала.

 

(Кояш, ай.)

 

  1. Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.

 

(Йолдызлар.)

 

  1. Үзе бүрек кебек кенә,

Кигән туны энәле,

Бу кембула, кайда яши,

Берәрегез беләме?

 

(Керпе.)

 

Сайланма диктантлар.

 

Алмашлыкларны сайлап язарга, зат, сан, килешен күрсәтергә.

 

Сыерчыклар килгән!

 

Язгы җылы көннәрнең берсе иде. Улым бүлмәгә йөгереп керде дә, сыерчыклар еилгәне әйтте.

Без икәүләп өй алдына чыктык. Каен ботакларына берничә сыерчык кунган икән. Аларның чем-кара түшләре кояш нурларында җемелдәп тора.

Ул да булмады, сыерчыкларның берсе кинәт урыныннан кузгалды да ояга кереп китте. Эчтә пыр тузыналар. Берничә секунд та үтмәгәндер, оядан чыпчык атылып чыкты да тиз генә куаклар арасына кереп посты.

Чыпчык артыннан ул ясаган йомшак мендәр дә тышка очты. Бераздан сыерчык оядан чыкты һәм ботакка кунды.

Мин шунда шатлыгыннан нишләргә белмичә сикергәләп торган улыма кошларның файдасы турында сөйләдем. Кошларның күбесе бер көн эчендә үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый.

Безнең язгы кунакларыбыз менә нинди файдалы кошлар алар!

 

(Н. Толоконников.)

 

Контроль диктант.

 

Зат алмашлыкларының астына сызарга, затын, санын билгеләргә.

 

Кошлар.

 

Кошлар көз көне җылы якка очып китәләр – урманнар бушап кала. Яз җитү белән алар тагын кайталар. Гаҗәеп матур тормыш башлана.

Кошлар монда, безнең янда булганда, урман чыр-чу һәм җыр тавышлары белән тула. Кайдадыр бүтән җирдә, диңгез һәм таулар артында, урманнар буш һәм саңгырау булып калалар. Без андый чакта сагынабыз, җәен кошларның җыр һәм матур авазларын күбрәк тыңлап калмаганбыз дип, үз-үзебещне тиргибез.

Су дулкынының яз саен үзеннән үзе артуына ияләнгәнбез без. Әгәр бервакыт ул артмаса? Болыт сирәкләнмәсен өчен без барысын да эшлибезме соң?

Җир өстендә кошлар дулкыны, тере болытлар күченә. Алар өстендә күк йөзе сафмы соң? Алар астында җир мөлаеммы соң? (99 сүз.)

 

(Н. Сладков.)

 

Искәрмә. Мөлаем сүзе аңлатыла.

 

Фигыль.

 

Хәтер диктантлары.

 

Әминә.

 

Күрше кызы Әминә

Шундый акыллы менә:

Егылса да еламый,

Сеңлесен дә кыйнамый.

Елаганда юата,

Курчак биреп уйната. (15 сүз.)

 

(Әнәс Кари.)

 

Такмак.

 

Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз;

Кулны кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.

 

Без биибез, безнең яшь чак, шат чак,

Шуңа биеп кул чабабыз чат-чат! (23 сүз.)

 

(«Гөлбакча» китабыннан, 1990 ел.)

 

Контроль күчереп язу.

 

Боерык фигыльләрнең астына сызарга, затын, санын күрсәтергә.

 

Ләйсән ява.

 

Бизәкләнгән төсле булды

Бөтен һава:

Кар өстенә шыбыр-шыбыр

Ләйсән ява.

Ләйсән,ләйсән!

Иң беренче

Язгы яңгыр!

Көчлерәк яу,

Күңелләрне син куандыр.

Җир өстенә яткан карлар

Эреп бетсен.

Басуларда эш кайны         сы

Көннәр җитсен,

Без чыгарбыз бакчаларга

Ул көннәрдә,

Яшелчәләр утыртырбыз

Түтәлләргә. (41 сүз.)

 

(Әнәс Кари.)

 

Сайланма диктантлар.

 

Боерык фигыльләрне сайлап язарга, барлык һәм юклык формаларын күрсәтергә.

 

Бала йокысы.

 

Ак мамык мендәрнең

Эченә күмелдеп,

Ул йоклый, төсенә

Сокланып үләрлек!

 

Шылт иткән тавыш юк,

Бүлмәдә шундый тын.

Кешеләр сөйләшә

Үзара шыпыртын.

 

Чү, акрын! Идәнгә!

Нык басып йөрмәгез!

Йоласын туйганчы,

Уята күрмәгез!

 

Күрегез: никадәр

Кадерле баланың

Йокысы да назлы

Күңленә ананың!

 

(Муса Җәлил.)

 

Фигыльләрне сайлап алып язарга, заманнарын билгеләргә.

 

Сәгать.

 

Сәгать суга: «Даң, даң!..»

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

 

Сикереп торды Марат,

Күрә — эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.

 

Сәгать йөри: «Келт-келт!..

Тиз бакчага кит,кит!..»

Маратаңа дәшә:

-Тукта, мине көт,көт!..

 

Сәгать җырлый: «Диң,диң!..

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, зиң,зиң!

Миңа карат йөр син!..»

 

(Муса Җәлил.)

 

Иҗади диктантлар.

 

Боерык фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын куеп язарга.

 

1.Акчаң булмаса да, вөҗданың ….

  1. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен ….
  2. Киемеңне – яңа чагында, намусыңны яшьтән ….
  3. Мал белән бай булма, күңелен белән бай ….
  4. Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ….

6.Аз булса да, күп итеп ….

  1. Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә ….
  2. Аз сөйлә, күп ….
  3. Ике уйла, бер ….
  4. Сөйләп күрсәткәнче, эшләп ….

 

Фигыльләр: эшлә, булсын, күрсәт, эшлә, төзәт, тотма, сакла, ал, бул, ач.

 

Түбәндәге сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кертеп, 7-8 җөмләдән торган хикәяләр төзеп язарга.

 

Безнең мәктәп.

 

Урнашкан, төзелде, киләбез, яратабыз, уйныйбыз, йөрибез, укыйбыз, шатланабыз, горурланабыз,сагынырбыз, киткәч, тәмамлагач.

 

Язгы урман.

 

Кояш җылыта, кошлар кайтты, чәчәкләр ата, яфрак ярды, гөрләвекләр ага, көтеп алабыз, каен бөре кабыкларын шартлата, җил исә, җәй җитәр.

 

Җәйге каникулда.

 

Җитте, тәмамладык, чыктык, шатландык, бардык, күрдек, әзерләндек, тырыштык, чыныктык, уйнадык, катнаштык, сагынып килдек.

 

Үткән заман хикәя фигыльләрне киләчәк заман хикәя фигыльләр белән алыштырып язарга.

 

Ноябрь.

 

Төссез һәм соры көннәр үтеп киттеләр. Яктылык кимегәннән-кими бара. Соң яктыра, тиз караңгылана – көннең көн диярлеге калмады. Елның бер генә ае да яктылыкка бу чаклы саран түгел.

Төннәрен бик нык суытып җибәрде. Җыелган суларга карындык япты, инешкә дә кагылды, аның өстенә җәяүләп йөрерлек итеп боздан күпер салып ташлады. Без анда тимераякта шуабыз. (50 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәнов.)

 

Аңлатмалы һәм искәртмәле диктантлар.

 

Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең асларына сызарга.

 

  1. Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.
  2. Галим булмак җиңелдер, адәм булмак читендер.
  3. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.
  4. Киеменә карап каршы алырлар, акылына карап озатырлар.
  5. Әдәпле кунак китәр вакытын үзе белер.
  6. Яхшы юлыннан барсаң, яхшы булырсың.
  7. Яхшылык итсәң, юлда калмас.
  8. Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.
  9. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
  10. Карап торып тук булмассың.

 

Үткән заман хикәя фигыльләрнең асларына сызарга.

 

Кышны каршылау.

 

Күчмә кошлар күптән инде җылы якларга юл тотканнар.

Яфраклы агачлар да кышкы йокыга талган. Карт наратларның яшел ябалдашларына кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынмаган, тын гына черем итәләр. Тик яшь чыршылар гына әле табигатьтән ачы сабак алып өлгермәгән. Алар, горур башларын югары чөеп, кар дәрьясына карап шаккаткан.

Җәнлекләр кышны төрлечә каршы ала. Тиеннәр үзләренә кышлык азык туплаганнар. Хәзер агач куышларында бер кайгысыз кыш чыгарга исәп тоталар. (66 сүз.)

 

(Натуралист язмаларыннан.)

 

Контроль диктантлар.

 

Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең заманын күрсәтергә.

 

Беренче кар.

 

Кичтән әле ул-бу юк иде. Мәктәптән кайтканда, без кара җиргә басып кайттык. Ә менә иртәнгесен дөнья үзенә бертөрле ямьгә төренеп уянды. Кай арада килеп өлгергән диген, без иртән йокыбыздан торганда, тәрәзәләребез каршына кыш килеп баскан, җир ак мамыкка төренгән, эре-эре кар бөртекләре ашыкмыйча гына уйныйлар.

Беренче кар! Безгә яңа шатлыклар алып килүче, керфекләребезгә, иңбашларыбызга кунып, безнең белән урамда бәйрәм итеп йөрүче беренче кар, сәлам, сәлам сиңа! (67 сүз.)

 

(Фатих Хөснидән.)

 

Искәрмә: 3 һәм 5 җөмләләрдә тыныш билгеләре искәртелә.

 

Үткән заманда килгән фигыльләрнең астына сызарга.

 

Көзге бакча.

 

Бакчада элек кура җиләкләре җыеп алынды. Чия һәм карлыган җыеп алынды, слива, крыжовник калмады. Бакча шулай да төсен җуймады. Менә бит бер заман җәйге алмалар да өлгерде, коела башлады. Түзмисең, берсен авыз итеп куясың. Һәм ашап бетергәңне дә сизмисең. Менә ул җәйге алмалар да юк инде. Бакчада нидер җитми кебек тоелды. Ничектер, иркенәеп-бушап калган кебек булды ул. Ә ямен һаман җуймады. Җәй тора-бара көзгә авышты, томанлы-җиләс төннәр башланды.

Бакча инде күзгә күренеп үк үзгәргән. Яме һәм күркәмлеге дә кимегән. Тик әле матурлыгын һаман җуймаган. Бакчада кышкы алсу, буй-буй кызыл алмалар да җитәрлек. Җир аларга татлы суын эчергән. Күктәге алтын кояш пешергән (94 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәнов.)

 

Рәвеш.

 

Сүзлек диктанты.

 

Һәрвакыт, бөтенләй, аз-маз, бераз, җәяү, берәү, берьюлы, оста, иксез-чиксез, көн-төн, кышын, көзен, язын, вак, җәен,беркөнне, татарча, русча, уттай, беркадәр, тиз. (21 сүз.)

 

Хәтер диктанты.

 

Тиен.

 

Урманда бар зур койрыклы

Җитез тиен:

Агач башларында яши

Кышын-җәен.

Агачлардан агачларга

Сикереп үтә,

Чикләвекләр ашап шунда

Гомер итә. (20 сүз.)

 

(Әнәс Кари.)

 

Сайланма диктант.

 

Язны чыпчыклар башлый.

 

Рәвешләрне үзләре бәйләнгән сүзләр белән сайлап язарга.

 

Инде яз килеп тора иде. Кар пласы аннан-моннан ертылып-ертылып китә сыман. Кояш инде иртәрәк күтәрелә. Әле без уянганчы ук көн яктысы бүлмәләргә кереп тулган  була.

Тәрәзә башларына чыпчыклар тезелешеп куналар да, үз телләрендә нәрсәдер сөйләшкән кебек, шыбырдашалар. Кайда гына, нинди генә җирдә булмасын, язны иң беренче булып әнә шул шаян нәниләр башлый икән… Безгә күңелле. Безнең дә каядыр очасыбыз килә. Тамчылар кебек тама-тама, юл ерып китәсе иде.

 

(Нәби Дәүли.)

 

Контроль диктант.

 

Рәвешләрнең асларына сызарга.

 

Март.

 

Иртәдән үк көн уйнаклап торды. Башта бурап-бурап кар яуды. Агачлар, куаклар һәммәсе дә ак күлмәк кигән төсле булдылар. Аяк асты юешләнде, лычкылдап торды.

Ул да түгел, җил кузгалды һәм баш түбәсенә тиярдәй куе болытларны куып таратты. Ялтырап кояш чыкты. Болай булса, гөрләвекләр йокыларыннан уянасы һәм язгы җырларын башлыйсы иде… Әмма эш гөрләвекләргә үк барып җитмәде. Гүя болытлар ачуландылар да кире әйләнеп киделәр… Көн кичкә авышканда, янә ябалак-ябалак җепшек кар ява башлады. (68 сүз.)

(Р. Ишморатов.)

 

Тиңдәш кисәкләр.

 

Хәтер диктанты.

 

Табышмаклар.

 

1.Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайсы ел фасылы?

  1. Утта янмый, суда батмый.
  2. Аяксыз, кулсыз капка ача.
  3. Канатсыз, йонсыз нәрсә оча?
  4. Йомры, йомшак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә. (32 сүз.)

 

Җаваплар: кыш, боз, җил, кар, чеби.

 

Иҗади диктант.

 

Тиңдәш кисәкләр кулланып, сорауларга җавап язарга.

 

  1. Дәресләр беткәч сез нишлисез?
  2. Инглиз теле дәресләре кайсы көннәрдә була?
  3. Төлке нинди була?
  4. Бүгенге һава торышы нинди?

 

Контроль диктант.

 

Тиңдәш кисәкләр астына сызарга, нинди сүз төркеме булуын күрсәтергә.

 

Туган як.

 

  1. Хуш исле, яшь, саф яфраклы каен урманы кинәт икегә ачылып китте. Киң тигез юлдан җиңел генә тәгәрәгән автомобиль соңгы җылы яңгырлар белән күтәрелеп киткән басуга килеп чыкты. Тау астында инде зур бер авыл җәелеп ята иде. Аның куе яшел агачларына, агачлар арасыннан күренгән өй түбәләренә, чәчәккә күмелеп утырган бакчаларына кояш нурлары төшкән. Авыл артыннан, бакчаларга сыенып, көзге төсле ялтырап, борыла-сарыла елга сузылып үткән. Аның очы, ямь-яшел булып җәелеп яткан болыннар буйлап китеп, күздән югала. (76 сүз.)

 

(А. Шамов.)

 

  1. Идел өстендә җил йөгерә, уйный. Бер-берсен куышкан шаян дулкыннар ярга килеп бәреләләр, шаулашалар. Елга өстендә акчарлаклар оча. Алар, кисәк канатларын җәеп, суга уктай атылалар, балык тоталар. Акчарлаклар армыйлар да, талмыйлар да.

Диңгез, елга һәм күлләрнең үз акчарлаклары бар.

Акчарлаклар безнең елгаларга, күлләргә Каспий диңгезеннән, көньяк елгалардан апрель башларында кайталар. Башта алар төркем-төркем булып яшиләр. Аннан соң оя ясыйлар, бала чыгаралар.

Идел. Акрын гына йомшак җиләс җил исә. Су өсте җемелди, ялтырый. Елга өстендә акчарлаклар уйный. Әнә берсе суда утыра. Ул ак канатларын җилкән итеп каера да күкрәге белән су яра.

 

(Касыйм Тәхау буенча.)

 

Кыңгырау чәчәкләр.

 

Август кояшлы Урсалы тавы артына таба авышып килә торган, көндезге эсселек кичке салкынлык белән очрашкан да дөньяга шундый рәхәт кенә җылылык бүләк иткән мизгелләр иде. Бәлки, җәй белән көзнең шулай дусларча очрашуыдыр бу? Шулайдыр ул,әнә тузганак, әнис, әби тарагы кебекләр инде, чәчәкләрен коеп, орлыкларын җир куенына сибәргә өлгергәннәр.

Тирә-як тып-тып иде, аз гына да җил исми иде. Ә кыңгыгырау чәчәкләр талгын гына тирбәләләр, нидер тыңлагандай, бераз туктап торалар да тагын сизелер-сизелмәс кенә тирбәнә башлыйлар.

Чү! Юкка гына тирбәлмиләр, ич бу чәчәкләр. (89 сүз.)

 

(Р. Төхфәтуллин.)

 

Табигатьнең язгы яме.

 

Яз җитте. Һавалар җылынды. Кар һәм яңгыр сулары җирне дымга туендырды. Язгы табигать күңелле һәм матур төскә керде.

Яз инде канат җәйде. Сабан тургайлары да, сыерчыклар да туган якларына кайтты. Тюльпаннар да, аксыл-зәңгәр миләүшәләр дә чәчәк ата башлады.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Табигатькә ямь өстенә ямь өстәлде. Зәңгәр күктә аксыл болытлар йөзде. Анда берөзлексез сабан тургае сайрады. Елга, күлләрнең әйләнә-тирәсен зифа камышлар урады. Аларда көнозын каз, үрдәкләр йөзде.

Туган ил табигате мең төрле ямьгә күмелде. (72 сүз.)

 

(Г. Бәширов.)

 

Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау.

 

Сайланма диктантлар.

 

Кызыма.

 

Урын-вакыт килешендәге исемнәрне сайлап язарга.

 

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

 

Синең гомерең җыр булып

Яңрар бәхет илендә,

Йолдыз булып янарсың

Син туган ил күгендә.

 

Таңнан торып, бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансындыр, кил, кызым,

Йокла инде йолдызым!

 

(Муса Җәлил.)

 

Сыйфатларны сайлап язарга, дәрәҗәләрен күрсәтергә.

 

Карлыгач.

 

Инде чәчәкләр язы бусаганы атлады. Инде канатлы соңгы дуслар кайта башлады. Без  авыл карлыгачларын көтәбез.

Инде ак каен бөре кабыкларын шартлата. Чаер исле тыгыз кабыклары эченнән булачак тәңкә-яфраклары да баш төртә. Гүя юп-юка яшкельт яулык сала иңенә. Ә көткән кунаклар ник кенә зәңгәр күкне ярып үтсеннәр!

Менә бер заман күктә мин көткән ялгыз карлыгач та күренә. Каен-кызкайның инде ямь-яшел яфраклары ук ачылган, яшел толымнары җилдә җилферди. Ак күлмәк кигән каен-чибәрләр … (65 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәнов.)

 

Хикәя фигыльләрне язып алырга һәм аларның юклык формасын ясарга.

 

Яз билгеләре.

 

Табигатьтә яз билгеләре күренә башлады.

Ерактагы кара урман, ничектер , күгелҗемләнеп, яшәреп китте. Көн урталарында урман өстендә җиңел зәңгәр нур балкып торды. Өй түрендәге миләш ботаклары яшелрәк төскә керделәр. Түбәләрдә кыш буе ак мамык шикелле күпереп яткан карлар тыгызланып, басылып китте. Түбә читләрендә карандаш очы тикле генә бозлар күренде. Аннан бик тиз зурайдылар бозлар, озынайдылар, штык кебек булып сузылдылар… Менә яз хәбәрчеләре – кара каргалар, килеп , су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя кордылар.

Кояш хәзер җиргә турырак карады, ышык җирләрдә сизелерлек җылытты. Тереклек чыганагы – кояш – табигатькә әнә шулай әкренләп җан кертте. Эшкә дәрт артты кешеләрдә, күңелләр күтәрелде. Һәр җирдә язгы ыгы-зыгы башланды. (102 сүз.)

 

(Г. Гобәй.)

 

Контроль диктантлар.

 

Беренче җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләргә.

 

Авылда кыш.

 

Иген кырлары кар астында калды. Ләкин авылда эш кыш буе да бетми. Кыш – алдагы ел уңышын кайгырту вакыты.ул.

Мастерскойларда ватылган машиналарны төзәтәләр. Алар җәй буе тоткарлыксыз эшләргә тиеш. Җәйнең бер көне ел туйдыра бит.

Дымлы җирдә тотып калмасаң, туфрак уңыш бирми. Шуңа күрә игенчеләр кырда кар тоталар. Әнә анда кар тоткычлар куелган. Ул киртәләр кырдагы карны урамнарга, чокырларга очырмыйча саклыйлар. Үсемлекләргә бик кирәк булган кар сулары язын җиргә сеңә. (70 сүз.)

 

(В. Александрова.)

 

Ахырыдан икенче җөмләдә ия белән хәбәрнең астына сызарга, сүз төркемнәрен билгеләргә.

Нурлана сүзенең ясалышын тикшерергә

 

Җәйге иртә.

 

Җәйге таң сызылды. Илдус иптәшләре белән елгага коенырга китте.

Бөтен табигать тынлыкка чумган. Тик ара-тирә генә төрле авазлар ишетелеп куя. Елга өстендә кунып калган каз-үрдәкләр серләшеп ала. Кояшның беренче нурларына сөенеп уйнаган балыклар камыш төпләрен кыштырдата.

Елга өсте яктыра бара. Илдус ашыкмыйча гына чишенде һә суга сикерде. Көзгедәй тыныч су өстендә боҗра-боҗра булып дулкын таралды. Чумып, өскә калыккач, Илдус сай җиргә йөзеп чыкты. Йомшак кына җил исеп куйды. Ул иптәшләрен көтә башлады. (74 сүз.)

 

(Әминә Бикчәнтәева.)

 

Искәрмә. Кыштырдата ,боҗра сүзләре тактага языла, өтерләр искәртелә.

 

Кушма һәм парлы сүзләрнең астына сызарга.

Көнбагыш.

 

Безнең колхоз карабодай басуы белән янәшә генә йөз илле гектар көнбагыш чәчкән иде. Кайвакытта гына килмә, ул һәрчак үзенең куе сары эшләпәләре белән кояшка карап утыра. Аның чачаклы-чачаклы сап-сары читле эшләпәләренең уртасында һәрвакыт бал кортлары була. Алар шул эшләпәләрдән ашыга –ашыга бал җыялар. (41 сүз.)

 

(Гариф Галлиев.)

 

Мәктәптән сүзенә өлешчә морфологик анализ ясарга.

 

Туган ил кайдан башлана?

 

Кыш белән язның да , җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган матурлыклары бар. Бу матурлыклар бер-берсен кабатламыйлар да һәм бер-берсенә охшамыйлар да. Елның фасыллары һәммәсе дә матур, һәммәсе дә сокланып туймаслык гүзәл.

Туган илебез, туган туфрагыбыз әнә шулай карап туймаслык матур, сокланып бетмәслек бай!

Менә шушы туган туфрак, менә шушы туган ил кайдан башлана соң?

Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Аны беркайчан да онытма, кечкенә дустым! (80 сүз.)

 

(Г. Галиев.)

 

Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрне табып, астына сызарга.

 

Өтерләр искәртелә.

 

Менә яз да җитте. Басуның калку урыннары кардан ачылып, кара балчык күренә, кояш җылысында җир өсте булана башлады. Урамнардан, тыкрыклардан чыотырап соргылт сулы гөрләвекләр акты. Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы, зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап күренә, менә-менә берәр урыннан ерылып агып китәргә тора.

Агач башларында тынгысыз песнәкләр чыркылдый, кызылтүшләр, матур йоннарын борыннары белән төзәткәләп, миләш ботагында көязләнеп утыра. Оялары алдындагы кечкенә баскычларында сыерчыклар әле бер якка, әле икенче якка борыла-борыла көннәр буе сайрый. Ферма тирәсендә киң бушлыкта,койрык чәнчеп, колхоз тайлары чабып йөри. (87 сүз.)

 

(Гомәр Бәшировтан.)

 

Дүртенче сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.

 

  1. Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп языгыз.

 

Урман … . … җәй уртасы булганга, кошлар да җаңфәрманга сайрамыйлар. Агач башларындагы яфракларны шыбырдаткан … җил генә бу тынлыкны бозып куя. Ә чишмә тавышына … урман күнеккәндер ург. Туктаусыз челтери бит ул, гүя … җыр суза. Беләсе ург: бу … җырын кемгә багышлый икән? Кош-кортларын, җәнлекләрен җыр белән үзенә чакыра микән урман кизләве? … суда, мамык-каурыйларын кабартып, песнәк коенды. Чишмә ерганагында, … суга канатлары белән бәргәләп, кызылтүш рәхәтләнде.

 

(Мәрди Рафиков.)

 

Сыйфатлар: кисәк, карт, моңлы, дәртле, көмеш, йөгерек, тын, ямьле.

 

Тын, карт, йөгерек сыйфатларын дәрәҗәләр белән төрләндерегез.

 

  1. Нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп языгыз.

 

1)Мин мәктәпкә … йөрим. 2) Безнең Әлфия … биюче. 3) … безнең колхоз арыш, бодай, карабодай чәчте. 4) Менә … чәчү тәмамланды. 5) … җәйге каникуллар башланачак. 6) Күк йөзе … караңгыланып китте. 7) Камил ишектән … генә кереп китте. 8) Безнең сыйныф балалары …   Кремльгә экскурсиягә барачак. 9) … яңгыр яуды.

 

Рәвешләр: көнозын, җәяү, иртәгә, оста, быел, җитез, язгы, тиздән, бервакыт.

 

  1. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Рәвешләргә сораулар куегыз һәм күчереп языгыз.

 

Дельфин да күрмәгән.

 

Сез Алмазны күрдегезме? –

Кайткан диңгез буеннан.

Ул кабырчык җыйган анда

Һәм көнозын коенган.

Коенган ул иртән, көндез,

Коенган ул кичен дә.

Кыскасы, бер ай буена

Яткан ул су эчендә.

 

Ләкин ул диңгез эченә.

Ахры, бер дә кермәгән:

Диңгездә бер ай ял итеп,

Бер дельфин да күрмәгән.

 

Диңгез буйлары матурдыр,

Анысын аңлыйм да мин.

Тик бер дельфин да күрмәсәм,

Аңа атланып йөрмәсәм,

Диңгезгә бармыйм да мин!

 

(Роберт Миңнуллин.)

 

  1. Текстны укыгыз һәм күчереп языгыз.

 

Урман тургае.

 

Санап бетергесез канатлы җырчылар яши безнең якларда. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми. Сайрар баркылдыкны гына тыңлап кара. Күпле тыңласаң да, туйдырмый. Аңа бүтән кошлар кушыла. Әйтерсең җыр ярышы ачканнар, баркылдык әйтерсең бу хорда башлап җырлаучы. Ашыкмыйча, тәмен белеп кенә башкара ул җырын. Аның белән ярышса, тик урман тургае гына ярышыр.

Урман турае бик иртә кайта, сабан тургаеннан бер дә калышмый. Кыш әле калын тунын салмаган, ә ургае, яз киләсен сизеп, чишмәдәй челтери. Аңа кушылып, урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә. Урман ургае хәтта сайрар баркылдыкны да уздыра.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың.Ул ак болытлар янына омтылыр, зәңгәр күктән табигатькә мәдхия җырлар.

Урман тургае көзге салкында да сайраудан туктамый. Болытлы көзге күктә урман тургаеның моңлы җырын ишетсәң, гүзәл җырчының туган ил белән хушлашуы дип кабул ит.

(Гарәфи Хәсәнов)

 

Фигыльләрнең заманнарын билгеләгез.

 

  1. Түбәндәге фигыльләрне, үрнәктә күрсәтелгәнчә, төркемләп языгыз.

 

Уйлау, яту, язу, сикерү, бару, җырлау, йөзү, көлү, шаулау, чәчү, йөгерү, шатлану, йөрү, бию, уку, тырмау, казу, сөйләү, елау, ачулану, чабу, утыру, борчылу, сөенү, туктау, уру, сөрү, пешерү.

 

Үрнәк:

 

Физик хезмәтне белдергән фигыльләр: сөрү, …

 

Акыл хезмәтенә караган фигыльләр: уку, …

 

Хәрәкәт белдерә торган фигыльләр: бию, …

 

Хис һәм тойгы белдергән фигыльләр: сөенү, …

 

  1. Фигыльләрне киләчәк заман формасына куеп шигырьне күчереп языгыз.

 

Тавык.

 

Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки ул күкәй салган.

«Әби килеп алсын, — ди, —

Балалар куансын», — ди.

 

(Әнәс Кари.)

  1. Укыгыз, тиңдәш кисәкле җөмләләрне күчереп языгыз.

 

Кояш чыкты, җир йөзен җылытты. Урманнарда, яшел аланнарда чәчәкләр, ал, кызыл, сары, зәңгәркерфекләрен ачып, кояшка елмайдылар. Әнә эшчән бал корты да, чәчәктән чәчәккә кунып, без-з-з, без-з-з итеп татлы ширбәт җыя. Чуар бизәкле күбәләкләр иртәнге саф һавада очып-мәтәлеп уйныйлар. Җитез тиен ботактан ботакка сикерә, чикләвекләр эзли. Куак артында, куян сагалап, хәйләкәр төлке посып утыра. Куе булып кура җиләге үскән чытырмалыкта кәкре тәпиле йөнтәс аю җиләк ашап йөри.

Күл буенда тамыр җәйгән биек наратта карт тукран – Тук-тук бабай йокысыннан уянды. Аның томшыгы без кебек үткен, уктай җитез. Тукран үзенең без томшыгы белән агач кайрысын тишә дә аннан корткыч бөҗәкләрне чүпли.

 

(Җәвад Тәрҗеманов.)