Татарское сокровище: рецепт чак-чака

Татарское сокровище: рецепт чак-чака
Чак-чак — это не просто десерт, это целый символ гостеприимства и тепла, который так любят и ценят не только татары, но и многие другие люди. Этот десерт способен согреть даже самое холодное сердце своим ароматом и вкусом. Готовить чак-чак — это не просто занятие, а настоящий ритуал, который соединяет людей за общим столом. Подробнее ...

Яшьлегем бишеге

Яшьлегем бишеге

Кышкы салкын бакчаларны өрфия бәскә чорнаган. Ботакларда анда-санда гына бөрешеп утырган чәүкәләр, каргалар күрен-гәли. Искиткеч тынлык! Җанга узарлык тынлык…

Сукмакка иелеп, зәмһәрир суыкларда сынып төшкән бер ботакны алам да янып торган миләшкә ыргытам. Өзеп, салкында өшегән миләштән авыз итәм, янәсе. Ә ул, селкенергә дә уйламыйча, кошлар кебек үк бөрешеп утыруында. Син кем дә мин кем менә шушы була торгандыр инде. Подробнее ...

Изложение “кадерле бүләк”/”кадерле булэк” (103 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “кадерле бүләк”

Галия белә: ире кечкенә чактан ук яраткан шөгылен еллар үткәч тә ташламады, агачтан юнып әллә нинди сурәтләр ясый. Әнә алар булмә стеналарына да эленгән. Өйдә дә күпме тагын. Ә болары? Г алия, күзләрен тутырып өстәл тирәли әйләнә-әйләнә, ботак-тамыр- лардан серләр эзләргә кереште. Чү! Болар… болар гади тамырлар гына түгел икән ич! И, Табигать! Нинди могҗизалар ясарга сәләтле син. Тирә-юньгә күңел күзең белән генә кара шул. Рәсим табып алган ботаклардан үзенә якын да, кадерле дә күренеш күрде Г алия. Подробнее ...

Сочинение «белемнең тормыштагы әһәмияте»/»белемнен тормыштагы эхэмияте»

Сочинение на татарском языке на тему «белемнең тормыштагы әһәмияте»

«Китап − белем чишмәсе» дигән мәкаль бар. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Ә кешегә белем ни өчен кирәк, аның кеше тормышындагы әһәмияте нинди соң? Бер караганда, бик гади сораулар кебек. Әмма күп вакытта шундый гади сорауга җавап бирү кайбер нәрсәләрне яхшырак аңларга ярдәм итә.
Белем безнең тормышта искиткеч зур әһәмияткә ия. Белемнән башка йортлар да төзеп булмый, кешене дә дәвалап булмый, автомобиль дә йөртеп булмый, пианинода да уйнап булмый. Билгеле бер белем булмыйча, гомумән, берни дә эшләп булмый.
Хәтта иң гади эшләр өчен дә нәрсә дә булса белергә кирәк. Мәсәлән, дөрес ашарга өйрәнү өчен генә дә, кечкенә балага кашык, чәнечке, чынаякның нәрсә икәнлеген белергә кирәк.
Ә катлаулырак нәрсәләр турында әйтеп тә торасы юк. Техниканы белми торып, машинада бер метр да барып булмый. Анатомияне белми торып, кешегә дөрес итеп операция ясап булмый. Белемнең кеше тормышыңдагы әһәмияте турында күп мисаллар китереп булыр иде. Халык бу турыда бик белеп: «Белемсез бер эш тә чыкмый», «Белемнән зур хәзинә юк», «Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы», − дигән. Подробнее ...

Татарча сочинение “Яраткан бәйрәмнәрем|Яраткан бэйрэмнэрем”

Сочинение на татарском языке на тему “Яраткан бәйрәмнәрем”/”Яраткан бэйрэмнэрем”
Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә. Бәйрәмнәр бик күп була: Сабантуй, Нәүрүз, Сөмбелә, Яңа ел, туган көн бәйрәме һәм башкалар. Сабантуй-татар халкының иң матур милли бәйрәме. Бу бәйрәмне җәйнең беренче аенда, язгы кыр эшләре беткәч үткәрәләр. Сабантуй табигатьнең иң матур җирендә үткәрелә. Бу бәйрәмдә картлар да, яшьләр дә, балалар да катнаша. Сабантуйда төрле милли уеннар: көрәш, ат чабышы, йөгерү, күзне бәяләп чүлмәк вату, баганага менү, бүрәнәдә капчык сугышу, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү һәм башка бик күп1 уеннар оештырыла. Бәйрәмдә җыр-бию, күңелле очрашулар, уен- көлке була. Татар халкының милли ризыклары белән чәй эчәргә мөмкин. Сәхнәдә артистлар, мәйданда спортсменнар ярыша. Сабантуйда һәркемгә күңелле.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Яраткан бэйрэмнэрем” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Минем дустым”

Сочинение на татарском языке на тему “Минем дустым”Кош − канаты белән,
Кеше дуслык белән көчле.
Татар халык мәкале.

Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечлөрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.
Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. “Дуслык таулар күчерә” ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.
Минем иң якын дустым − сыйныфташым Марат. Безнең дуслык бик гади генә башланды. Без икебез дә 1 “Б” сыйныфына укырга килдек. Тәнәфестә таныштык һәм бергә уйный башладык. Аннан соң Марат безнең өйгә кунакка килде, безнең уртак шөгыльләр табылды; бергәләп музыка тыңлый башладык, компьютерда уйнадык, бер үк спорт секциясенә язылдык.
Марат − бик әйбәт малай. Хайваннарны бик ярата. Ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, кайчакларда күрше әбиләргә чүп түгәргә, яисә кибеттән авыр сумкаларын алып кайтырга булыша.
Безнең сыйныфта Маратны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшебрәк тә карыйлар. Мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит.
Без бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итешәбез. Мин Мараттан берәр нәрсә турында үтенсәм, ул аны эшли. Аңа ярдәм кирәк булганда, мин дә шунда ук ярдәм итәргә ашыгам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Минем дустым” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Сочинение “батырлык”

Сочинение “батырлык”

Сочинение на татарском языке на тему “батырлык”

Безнең заманда кешеләр батырлык эшләргә атлыгып тормыйлар. Ни өчен икәнен дә белмим. Мин һәрвакыт батырлык кылган кешене күрәсем килде. Ләкин әлегә кадәр очрата алмаган идем. Хәзер андый кешене беләм. Ул − минем күршем Булат.
Без ишегалдында уйный идек. Кызлар скакалка сикерәләр, малайлар туп уйный. Кинәт эт өргән тавыш ишетелде, һәм без үзебезгә таба йөгереп килгән зур бер эт күрдек. Ул бик усал иде. Бу этне мин бик яхшы беләм. Ул шундый усал, аны хуҗасы да урамга авызлык киертеп кенә алып чыга. Ә ул әнә бүген бавын өзеп качкан.
Эт туп-туры Камиләгә таба чаба иде. Камилә куркуыннан калтырый башлады һәм елап җибәрде. Шунда котырган этнең каршына Булат сикереп чыкты. Аның кулында нечкә чыбык кына иде. Тик Булат аның белән эткә шундый итеп кизәнде, эт шүрләп калды. Шунда бөтенләй без көтмәгән хәл булды. Усал, көчле эт туктады һәм… куркуыннан койрыгын кысып качып китте.
Без барыбыз да Камилә белән Булатны чолгап алдык. Алар икесе дә агарынган, күзләрендә яшь иде. Әмма алардан берәү дә көлмәде. Мин аларга карадым да, үзем дә шулай эшли алыр идемме икән, дип уйладым. Шулай эшләгән булыр идем, мөгаен.
Шул көннән башлап, без Булатны иң көчле һәм батыр малай дип саныйбыз. Ә мин шундый күршем белән горурланам. Подробнее ...

Татарча сочинение “Февраль”

Сочинение на татарском языке на тему “Февраль”Һәр айның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Февраль − көннәр саны ягыннан кыска ай. Әмма көннәре кышның бүтән айларыннан озынрак. Кояш инде, гыйнвар аендагыча бик азга гына түгел, ә озаккарак чыга. Шулай да кояш көнозын елмаеп торган көннәр сирәк була бу айда. Февраль − күзачкысыз бураннары белән билгеле ай. Бөтен кыш буена яумаган кар шушы кыска айда ява. Кышның соңгы ае бит. Биек-биек кар таулары өя, юллар ябыла. Кыш, киткәнче, бөтен хикмәтләрен күрсәтеп калдырырга тырыша.
Шулай да февраль − язның күршесе. Яз билгеләре дә сизелә башлый. Кояш югарыданрак карый, юмартрак кылана. Кояш кыздырган көннәрдә түбәләрдән саран гына тамчылар тамгалый, боз сөңгеләре сузьша. Ләкин әле бу яз килде дигән сүз түгел. Февраль − алдакчы ай. Бер көнне кояш кыздыра, төнен ай балкый, икенче көнне коточкыч буран башлана. Салкыннар үзәккә үтә. Шарт та шорт итеп, өй бүрәнәләре шартлый. Агачлар чатнап куя, аларны калын бәс каплый. Кышның соңгы ае барыбер дә аклыкта, сафлыкта шул әле. Ак каеннар, ябалдашлы наратлар, киң итәкле чыршылардагы кар юрганы, аз гына кагылуга, өстеңә ишелер төсле. Кояш нурлары астында кар өсте бәллүрдәй ялтырый, тагын әллә нинди асылташларга охшый. Бар җирдә гүзәллек тантана итә. Кыш яз белән көрәшен дәвам итә, дилбегәсен тапшырырга ашыкмый.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Февраль” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Җәй могҗизалары”/”Жэй могжизалары”

Сочинение на татарском языке на тему “Җәй могҗизалары”/”Жэй могжизалары”Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.
Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!
Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.
Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме… Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен! Подробнее ...

Сочинение «Л. Фәттаховның «сабан туе» картинасы»/»Л. Фэттаховнын «сабан туе» картинасы

Сочинение на татарском языке на тему «Л. Фәттаховның «сабан туе» картинасы»

Сабантуй − татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Ул, язгы сабан чәчүләрен тәмамлагач, һәр ел саен июнь аенда үткәрелә. Тырыш хезмәттән соң, халык шатланып, куанып бәйрәм итә, күңел ача. Димәк, Сабантуй − халкыбызның хезмәт бәйрәме.
Полотнода беренче күзгә ташланган нәрсә − киң мәйданда халыкның кайнап торуы. Рәссам һәр кешенең йөз-кыяфәтен, портретын, бәйрәмчә киенүен, Сабантуй көрәшен эзлекле сурәтләп бирә алган.
Алгы планда Сабан туеның таҗы − көрәш сурәтләнгән. Көрәшнең үзәгендә өч кешене күрәбез: икесе − кызып-кызып, җан-фәрманга көрәшүчеләр; өченчесе − иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай анарга хөкемдар ролен үти. Ул көрәшне шулкадәр бирелеп күзәтә, хәрәмләшү булмасын өчен, көрәшүчеләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмый. Өстәл янында утырган, җиңенә кызыл тасма бәйләгән аксакал да үзенең кордашына булыша, көрәшне бик сынап карый. Мәйдандагы башка кешеләр дә уртадагы көрәшне бик кызыксынып күзәтәләр, һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне җиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп торалар.
Рәссам үз халкының тормышын бик тирәнтен белә, авыл халкының гадәтләрен дә калку итеп тасвирлый; бер яктагы баганада чиккән, чүпләмле сөлгеләр җилферди. Эскәмиядә җиңүчегә дигән тальян гармун тора. Кешеләрнең киемнәрендә дә миллилек сизелә. Монда татар халкының элеккеге киеме белән хәзергесе аралаша. Өлкән буын кешеләре − картлар − күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, башларына түбәтәй кигәннәр. Авыл хатын-кызлары − аклы бала итәкле, озын җиңле күлмәктән, ак ефәк шәлләрдән; шәһәрнекеләр исә мода буенча киенгәннәр. Хәтта мәйдандагы халыкның утыру рәвеше, басып торуыннан, йөз-кыяфәтләре, күз карашыннан үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Күбрәк ал, кызыл, ак, яшел төсләр бирелә: кызыл башлы чиккән сөлгеләр, суккан кызыл ашъяулыклар − элек-электән татар халкының үз кул көче белән эшләгән әйберләре аның нечкә зәвыгын, иҗат талантын күрсәтәләр.
Мәйдан хәрәкәтен көчәйтү өчен, андагы киеренкелекне белдереп, рәссам көчле искән җилне, җил белән тирә-яктагы болытларның кабарынып җыелуларын, агач ботакларының җилгә сыгылып-сыгылып торуын оста итеп тасвирлаган. Табигатьтәге хәрәкәтне җанлы гәүдәләндерүе сәбәпле, Л. Фөттахов халыкның дулкынлануын, мәйдан ыгы-зыгысын күз алдына китереп бастыра.
Бу рәсем хезмәт кешесенең шатлыгын, мул тормышының куанычын, халкыбызның матур гадәтләренең бүгенге көнгә кадәр саклануын күрсәтә.
Хәзерге вакытта Сабантуйларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрәләр. Подробнее ...