3 сыйныф сочинениелэр жыентыгы|3 класс сборник сочинений

Сборник сочинений на татарском языке для  3 класса. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.3 сыйныф өчен татарча сочинениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз. Подробнее ...

Изложение “яхшылык кире кайта” (156 сүз)

Изложение “яхшылык кире кайта” (156 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “яхшылык кире кайта”

Малайны әнисе кибеткә җибәрде. Ул ипи, казылык, сөт, катык сатып алды, шул арны сумкасына тутырып урам буйлап атлады. Биш-алты адым ара уздымы, каршында — маэмай! Койрыгын селкеп, борынын суза-суза шатлана. Яхшылыкка җавап бирми калу — начарлык. Шуңа күрә малай этне яратмыйча уза алмады. Тик эт нәрсәдер көтә иде. Подробнее ...

Татарча сочинение “Яшь дус”

Сочинение на татарском языке на тему “Яшь дус!”
Сиңа шулай эндәшкәнгә гаҗәпләнмә. Син инде хәзер урта яшьтәге мәктәп балалары арасында. Сиңа карата таләпләр дә үзгәрә, үсә бара. Син хәзер мөстәкыйль фикерли беләсең, уйларыңны ак кәгазьгә төшерергә дә өйрәндең. Әгәр ярдәм кирәк булса, кулыңдагы китап сиңа ярдәмгә килергә әзер. Җыентыкка кергән язма эшләр төрле темаларны эченә ала. Язмаларның авторлары − синең яшьтәшләрең.
Китаптан син туган якка, дуслыкка, туганнарыңа, яраткан хайван-җәнлекләреңө, табигать мизгелләренә, төрле һөнәрләргә һәм башка бик күп күренеш, хис-тойгыларга багышланган язмаларны таба алырсың. Кайберләре сиңа ошап та бетмәскә мөмкин. Бу очракта син үзеңчә итеп уйларыңны ак кәгазьгә төшер, үзеңне сынап кара. Һәркемнең һәрнәрсәгә, һәр вакыйгага үз фикере булырга тиешлеген онытма.
Мәктәп программаларында рәссамнарның рәсем-картиналары буенча эшләр дә каралган. Без алар белән эшләү үрнәкләрен дә сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык, һәр рәссам үз фикерен буяулар белән җиткерә, ә син шул фикерләрне сүзләргә күчерергә тырыш.
Без исә бирелгән язма эшләрдә яктыртылган мәсьәләләр сине дә бик еш уйландыра, хыял канатларында очырта, борчый торгандыр дигән фикердә. Шуңа безнең максатыбыз − сине дөньяның, яшәешнең һәр мизгеленә игътибар белән карарга, фикерләреңне эзлекле, җыйнак итеп бирә белергә, тел хәзинәләреннән оста файдаланырга өйрәтү. Эшкә кереш. Әле язылмаган ап-ак кәгазь битләре синең уй-фикерләреңне көтеп ята.
Уңышлар сиңа, яшь дус!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Яшь дус!” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Гаҗәеп дустым|Гажаеп дустым”

Сочинение на татарском языке на тему “Гаҗәеп дустым”/”Гажэеп дустым”Кайвакытта бөтенләй дә көтелмәгән очрашулар була. Мин дә, көтмәгәндә, гаҗәеп кеше белән таныштым.
Әлеге малай белән мин чүп чиләген чыгарганда, баскычта очраштым. Мин аның күзләренә игътибар иттем, алар бик тә ачык һәм зәп-зәңгәр иделәр, мин гүя диңгез төбен күрдем. Көтелмәгәнлектән аздан гына чиләкләремне төшереп җибәрмичә, мин аңа “сәлам” дидем. Ә ул шундый матур һәм ягымлы итеп “әссәламегаләйкем” диде. Без шулай сөйләшеп киттек, һәм мин яңа танышым турында бик күп яңалыклар белдем.
Ул гадәти мәктәптә уку белән бергә, мәчет мәдрәсәсендә дә белем ала икән. Ә мин андый мәктәпләр булуы турында белми дә идем. Әмма алар бар икән, һәм яңа танышым Илһам да шуларның берсенә йөри икән. “Чөнки минем әбием дә, әнием дә Аллаһы Тәгаләгә ышаналар, минем үземнең дә мөселман булып үсәсем килә. Мин дә дингә ышанам”, − диде Илһам. Бу “дингә ышанам” дигән сүзләр миңа бик көчле тәэсир итте. Андый кеше белән сөйләшү минем өчен бик гыйбрәтле дә, рәхәт тә булды.
Яңа танышым белән сөйләшүләрдән соң, мин тормыш, Алла, дини кануннар турында күп нәрсәләр белдем. Яшәешкә икенче төрлерәк карый башладым. Бик гади дә, бик акыллы да итеп сөйләгәнгә, аның сүзләре миңа бик нык тәэсир итте. Мин хәзер яңа дустым белән горурланам, һәм шул көтелмәгән очрашуга рәхмәтлемен.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Гажэеп дустым” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Яраткан шөгылем|Яраткан шогелем”

Сочинение на татарском языке на тему “Яраткан шөгылем”/”Яраткан шогылем”Мин йөзәргә бик яратам. Бу − минем иң яраткан шөгылем. Мин бассейнга йөрим, анда йөзү секциясендә шөгыльләнәм. Миңа бигрәк тә баттерфляй ысулы белән йөзү ошый. Ул брасс стиленә охшаган, тик йөзгәндә кулларны гына судан чыгарасың.
Йөзү мускулларны ныгыта һәм сулыш алуны яхшырта. Мин, йөзү белән җитди шөгыльләнә башлаганнан соң, физик яктан ныгыдым. Йөзү буенча район ярышларында катнаштым. Дөрес, югары урыннар алмадым. Әмма анысы бик үк мөһим дә түгел, чөнки мин спорт белән сәламәтлек өчен шөгыльләнәм.
Үземнең организмны ныгыту өстенә, мин әле спорт секциясенә йөри башлагач тапкан дусларым белән аралашудан да тәм табам. Без барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз, кайбер безнең яшьтәшләр кебек тәмәке тартмыйбыз, сыра һем башка исерткеч эчемлекләр эчмибез. Бу начар гадәтләр − йөзүченең иң явыз дошманнары. Тәмәке тарткан кеше яхшы итеп йөзә алмый.
Әти-әнием дә хәзер минем өчен тыныч. Ә элегрәк әти минем белән начар гадәтләрне булдырмау турында озаклап сөйләшә иде. Ә хәзер без башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләшәбез, безнең бассейнда уздырылган ярышларга, башка спорт төрләре буенча ярышларга йөрибез. Әтием минем белән горурлана, дип уйлыйм мин.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Яраткан шогылем” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча экият “Су анасы”|Татар халык әкиәте

Детская народная сказка на татарском языке на тему “Су анасы”

 

 

   «Су анасы»

 

I
Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба,—
Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!
Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,
Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» — бертуктамый этләр өрә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;
И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым»,— дидем.

Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә ни…

II
Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим,— инде мин кайда барыйм?»

һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.

 

Еще сказки на татарском языке со схожей к “Су анасы” тематикой (перейти к сборнику татарских сказок нашего сайта)(Башка татар халык экиятлэр)

Татарча диктант “Дөрес сулагыз|Дорес сулагыз ” (204 сүз)

Диктант на татарском языке на тему “Дөрес сулагыз”/”Дорес сулагыз”Сулау күнекмәләрен саф һавада яки ачык тәрәзә янында ясарга кирәк. Мөмкин кадәр тирәнрәк итеп сулагыз, сулаганда һаваны мөмкин кадәр күбрәк итеп чыгарыгыз. Сулыш чыгарганда күкрәк читлеге тарая һәм һавадан бушый. Ләкин тулысынча чыгар! анда да һаваның бер өлеше үпкәдә кала. Менә шуның мөмкин кадәр әзрәк калуына, ә сулыш алганда һаваның күбрәк керүенә ирешү сорала. Моның өчен күкрәк читлегенә киңәергә комачаулый торган сәбәпләрне бетерергә кирәк: күлмәгең һәм ос киемең кысмасын. Эшләгәндә күкрәгегез белән өстәлгә ятып эшләмәгез. Подробнее ...

Сказание о Зиланте — древнем защитнике Казани

Сказание о Зиланте — древнем защитнике Казани
Этот текст о Зиланте, древнем защитнике Казани, наполняет нас чувством уважения и восхищения перед силой и мудростью этого мифического существа. Он напоминает нам о важности помнить и уважать свою историю, а также ценить тех, кто помогал и защищал нас в прошлом.

Мне кажется, что сказание о Зиланте может послужить отличным примером оптимизма и надежды даже в самых трудных временах. Ведь в этой истории мы видим, как могущий Зилант приходил на помощь жителям Казани, защищая их от врагов с огромной силой и мудростью. Это напоминает нам о том, что всегда есть надежда на лучшее и что даже самые страшные проблемы могут быть преодолены благодаря силе духа и единству. Подробнее ...

Сочинение «киләчәк бүгеннән башлана»/»килэчэк бугеннэн башлана»

Сочинение на татарском языке на тему «киләчәк бүгеннән башлана»

Киләчәк ул − без, яшьләр. Берничә елдан яки берничә дистә еллардан илебез белән нәкъ менә без идарә итә башлаячакбыз. Димәк, илебезнең киләчәге дә безнең моңа ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле дигән сүз.
Әлбәттә, минем белән бик күпләр килешмәскә дә мөмкин, шулай да әйтеп китим әле: миңа безнең киләчәгебез бик тә томанлы, караңгы булып күренә бит. Ни өченме? Чөнки күпчелек яшьтәшләрем, дусларым үзләренең киләчәкләре турында бер дә уйланмыйлар, ә илнең киләчәге турында уйланалар дип бөтенләй дә әйтеп булмый. Аларны сәясәт тә, югары сәнгать тә, әхлаклылык та борчымый, хәтта ул турыда уйлап та карамыйлар. Аларны бары бер генә нәрсә − кайда күбрәк акча эшләп булуы гына кызыксындыра. Таныш егетләрнең күпчелеге престижлы уку йортына укырга керү, яхшы машинада йөрү, әти-әни җилкәсендә мөмкин кадәр озаграк утыру турында гына хыялланалар. Менә аларның бөтен уйлары һәм киләчәккә максатлары.
Шекспирның «булыргамы, булмаскамы» дигән фәлсәфәсе яшьтәшләрем өчен бөтенләй дә ят. Күршенекеннән зуррак һәм калынрак булган һәм евролар белән шыплап тутырылган акча букчасына ия булу кебек бердәнбер теләк янында фәлсәфи фикерләрнең күпчелеге бөтенләй дә югалып кала. Кая ул мәхәббәт, матурлык, әхлак, кайгы уртаклашу кебек сыйфатлар?! «Болар − акыллыбашларның фантазиясе». Күпчелек яшүсмерләр нәкъ менә шулай уйлыйлар бит. Ә олылар бу хәлне күрмәмешкә салышалар.
Белмим, мин бәлки алдагы тормышыбызны күзаллавымда артык таләпчәнмендер, әмма тормыш бит ул, гадәттә, без уйлаганнан да кырысрак. Реаль чынбарлык уй-фикерләрдән уннарча, йөзләрчә тапкыр ямьсезрәк һәм караңгырак була бит. Киләчәк бүгеннән башлана, ләкин хәзергә әле мин шул бүгеннән башланган киләчәккә моннан да артык оптимизм белән карый алмыйм. Подробнее ...