Изложение “Салих Сәйдашев турында истәлекләр”/”Салих Сэйдашев турында истэлеклэр” (148сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Салих Сәйдашев турында истәлекләр”

Шулай бервакыт танышымны очраттым да:

– Салих өчен пианино яки рояль таба алмассыңмы, — дидем. Танышым Салихны белә һәм ярата.

Дүрт-биш көннән рояльне китереп тә куйдылар. Салих өйдә юк иде, ул кайткач, мин аны инструмент янына чакырдым да: Подробнее ...

Сочинение «хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар»/»хокук белгеченэ кирэкле сыйфатлар»

Сочинение на татарском языке на тему «хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар»

Кеше һөнәрне бер мәртәбә генә сайларга, һәм ул аның бөтен гомеренә җитәргә тиеш. Хәзерге заманда бөтен эштә дә компьютерны белергә кирәк. Аны белү һәр эшкә ярдәм итәчәк.
Кем булырга соң? Мин бу сорауга уйламыйча да җавап бирә алам: мин хокук белгече булачакмын. Хыялым − мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керү. Безнең бу һөнәрне сайлаган ике туганыбыз да бар. Анарның эшләре авыр, ләкин бик кирәкле. Кеше хокукларын яклау, хөкүмәт һәм шәхси милекләрне саклау, гадел хөкем карары чыгару − барысы да юристлар эше. Юристлар прокурор, судья, адвокат, нотариус хезмәткәрләре, юрист-консультант булып эшлиләр.
Юрист кешеләр белән бик еш аралаша. Шуңа күрә, аңарда күп матур сыйфатлар булырга тиеш. Болар: кешеләр белән эшлекле сөйләшә белү, мөлаем, саф күңелле, ачык йөзле һәм тәрбияле булу. Әмма барыннан да бигрәк, юрист белемле булсын.
Моның өчен мәктәптә үк бик тырышып укырга, түзем, сабыр, акыллы булырга, дөрес фикерли белергә кирәк. Әлбәттә, мин боларны аңлыйм. Яхшы укырга тырышам. Милиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр турында фильмнар карыйм, китаплар укыйм, үземне чыныктырам. Хыялым тормышка ашсын өчен, хәзердән үк үземне шул юнәлештә әзерләү, кирәкле сыйфатларны булдыру һәм тырышып уку бик мөһим шул. Подробнее ...

Татарча изложение “Ун сумлык маҗара|Ун сумлык мажара” (163 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Ун сумлык маҗара”/”Ун сумлык мажара”Менә ничә сәгать инде алар карбыз бушата. Әстерхан якларыннан баржа белән килгән карбызларны машиналар ташып кына тора. Ә карбызлар эре, кайберләренә колач та җитми, авыр үзләре. Андыйларын икәүләп күтәрәләр. Акча бирәм, дигәч, малайлар бу эшкә дәррәү тотынганнар иде. Кайберәүләрнең гайрәте тиз шиңде. Надир белән янәшә баскан малай да, футбол тубы хәтле бер карбызны чәлеп, Подробнее ...

Татарча сочинение “Тиен белән очрашу|Тиен белэн очрашу”

Сочинение на татарском языке на тему “Тиен белән очрашу”/”Тиен белэн очрашу”Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвек ярата,
Сызгырса,
Урманны яңгырата.
Табышмак.

Моның кем булуын аңлагансыздыр инде. Әлбәттә, бу − тиен. Мин тиенне рәсемдә күргәнем һәм аның турында китаплар да укыганым бар иде. Ә бервакыт миңа тиенне күрергә насыйп булды.
Без әти белән урманга чикләвек җыярга бардык. Бик матур көзге көн иде. Көзге матурлыкка хозурланып, бер-беребездән ерак китмәскә тырышып, чикләвек җыябыз. Аяк астында коелган яфраклар кыштырдый. Мин, чикләвек күрергә тырышып, игътибар белән куакка карыйм. Кинәт күзем миңа томырылып карап торган бәләкәй җәнлек күзләре белән очрашты. Аның зур матур күзләре миңа гаҗәпләнеп карый иде. Мин тиенне шунда ук танып алдым. Иң беренче булып күземә озын йонлач койрыгы һәм очы пумалалы колаклары чалынды. Тиеннең йоннары кызгылт, ә күкрәк өлеше аксыл иде. Мин тиенне куркыттым, ахры. Ул кинәт, уктай атылып, бер ботактан икенчесенә сикереп юк булды. Бер мизгелгә сузылган бу көтелмәгән очрашудан, мин озак айный алмый тордым. Тиен күрүем турында әйткәч, әтием миңа тиеннең дә, кышка азык туплар өчен, чикләвек җыюын сөйләде. Тиен аларны оясына, төрле агач куышларына, мүк араларына яшереп куя икән. Чикләвекләрдән башка көнбагыш, миләш, балан, шомырт, яшь куак үсентеләрен һәм кайрыларын да яратып ашый, ди. Ә зоопаркларда, читлекләрдә яши торган тиеннәр алмадан, грушадан, кишердән һәм кипкән җимешләрдән дә баш тартмыйлар икән.
Мин, әти белән сөйләшә-сөйләшә, чикләвек җыям. Үзем күзләрем белән һаман тиенне эзлим. Ә тиен бүтән күренмәде. Мин кайбер чикләвекләрне юри алмый калдырдым. Тиенгә күчтәнәч булсын! Әле бит алда озын салкын кыш бар.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Тиен белэн очрашу” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Ялган һәм чын батырлык|Ялган хэм чын батырлык”

Сочинение на татарском языке на тему “Ялган һәм чын батырлык”Нәрсә ул батырлык? Кешеләр “батырлык” төшенчәсенә нинди мәгънә салалар соң? Батырлык ул − кыюлык, гайрәт, тәвәкәллек, кирәк булганда, үз-үзеңне аямау. Ә ялган батырлык булырга мөмкинме соң? Мисаллар ярдәмендә шул турыда уйланып карыйк.
Шулай итеп, кемне соң без “батырлык” төшенчәсенә туры килгән батыр дип әйтә алабыз? Андый батыр дип без, котырган янгын эченнән төтенгә буылган сабыйны алып чыгучы янгын сүндерүчене (ә ул бит иптәшләренең янгынны сүндереп беткәннәрен көтәргә, аннан соң гына да янгын урынына керергә мөмкин иде) әйтә алабыз.
Төрле илләрдә булгалап торган хәрби бәрелешләр вакытында, снарядлар шартлаганда һәм пулялар сызгырганда, яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтүче табиблар да − чын батырлар.
Бер доза наркотик яки берникадәр сумма акча өчен кеше үтерергә әзер торган бандит юлына аркылы баскан милиционер да, бәхәссез ки, чын батыр.
Әмма ялган батырлыкның да мисаллары күп. Мәсәлән, үзенең шартлаткычы белән бернинди гаепсез йөзләрчә кешенең гомерен өзгән террорист-камикадзеның “батырлыгы”. Аларның бу гамәлен кайбер илләрдәге радикаль юнәлешле төркем кешеләре батырлык дип санаса да, бу безнең өчен аңлашылмаган, ялган батырлык. Кешенең гаепсезгә тамган бер генә тамчы каны да хәтта иң бөек максатларны да аклый алмый.
Минем, чираттагы мисалым, бәлки кемнәргәдер ялгыш дип тоелыр. Әмма мин хулиган дусларын яклаучы, аларның әшәкелекләрен олылардан, укытучылардан яшереп килүче малай яки кыз да, бандит кебек үк, ялган “герой” дип уйлыйм. Бу чагыштыру бераз катгыйрактыр, бәлки кырыстыр, тик нәкъ менә шундый кечкенә, әшәке адәм актыгыннан зур, канкойгыч бандит-“герой” үсеп чыга да инде. Бу − минем, кайберәүләр өчен бәхәсле дә булган шәхси фикерем.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Ялган һәм чын батырлык” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Сочинение «җәйге таң»/»жэйге тан»

Сочинение на татарском языке на тему «җәйге таң»

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата.
(Габдулла Тукай).

Таң ата… Бу − табигатьнең иң могҗизалы, иң серле, иң гүзәл вакыты.
…Әнә бар дөнья әкияттәгедәй сихри тынлыкка чумган, шылт иткән тавыш та юк. Күктәге берәм-сәрәм йолдызлар әкрен генә төссезләнәләр. Көнчыгыш ягы алсулана, аннан, агара төшеп, таң сызыклары беленә башлый. Тып-тын. Якында гына аккан чишмә тавышы табигатьнең тынлыгын матурлап тора. Кояш та, тын гына үрелеп, җиргә күз сала. Аның нурлары, үлән өстендәге чыкның күзләрен чагылдыра. Сандугач сайравы иртәнге тынлыкны җанландырып җибәрә.
Урман артыннан күтәрелгән кояшның алсу йөзе ашыкмый гына җир өстенә күз сала: «Мин юкта ул-бу булмаганмы, барысы да исән-саулармы?» Шуны гына көткәндәй, таллыкта сандугач сайрап җибәрә; әрәмәлектә күке аваз сала; салкынча шаян җил агачларны, үләннәрне, битләрне сыйпап үтә; чыклы чирәм, кычыткан исе борыннарны кытыклый; кайдадыр кайтмый калган сарык бәтие тавыш бирә; абзарларда иренеп кенә сыерлар мөгрәп куя; йокы аралаш казлар каңгылдап ала. Ара-тирә капка ачылган-ябылган тавышлар ишетелгәли. Хуҗабикәләр торып, сыер саварга керешәләр. Тирә-якка җылы сөт исе тарала…
Ул арада кояш тагы да югарырак күтәрелә, серле тынлык юкка чыга, җирдә яңа көн башлана. Подробнее ...

Татарча презентация Габдулла Тукай-тормыш юлы,ижаты|иҗаты

Презентация на татарском языке на тему “Габдулла Тукай – биография и творчество” | “Габдулла Тукай – тормыш юлы хэм ижаты” | “Габдулла Тукай – тормыш юлы һәм иҗаты”В данной презентации на татарском языке вы найдете: подробную биографию и творчество одного из самых великих татарских поэтов, его высказывания и взгляды, а также его роль в развитии татарской литературы.Бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: иң бөек татар шагыйрьләренең берсенең җентекле биографиясен һәм иҗатын, аның сүзләрен һәм карашларын, шулай ук аның татар әдәбияты үсешенә карата ролен. Подробнее ...

Сочинение «урманда»

Сочинение «урманда»

Сочинение на татарском языке на тему «урманда»

Мин Казан шәһәреңдә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.
Беркөнне дәү әтием мине урманга алып барды. Ни генә күрмәдек без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләре дә бар иде. Аннары дәү әти каен җиләге үскән урын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр.
Ә мин зур гына агач төбе янында үскән берничә усак гөмбәсе таптым. Шул төп янына килеп җиткәч, аяк астымда нәрсәдер ялтырап китмәсенме. Елан! Аркам буйлап салкын тир бәреп чыкты. Дәү әти кайдадыр ерактарак, күренми дә. Ә елан миңа ташланса, чакса нишләргә?!
Яхшылабрак карасам, еланның баш өстендә ике саргылт-кызгылт тап бар. Ә елан үзе кап-кара. Ә, бу бит тузбаш елан. Тузбашның агулы булмавын биология дәресеннән белә идем. Минем куркуым акрынлап бетте. Теге гөмбәне кисеп алдым да, тынычланып, дәү әтием янына киттем. Менә бу вакыйгада миңа биология дәресләрендә алган белемем ярдәм итте. Ә тормышта мондый очраклар никадәр булачак. Шуңа күрә алган белемнәрне күңелдә яхшылап сеңдерә барырга кирәк икән.
Кайтканда, күл буена туктап, суда коендык.Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле. Подробнее ...

Татарча сочинение “Киләчәк бүгеннән башлана|Килэчэк бугеннэн башлана”

Сочинение на татарском языке на тему “Киләчәк бүгеннән башлана”/”Килэчэк бугеннэн башлана”Киләчәк ул − без, яшьләр. Берничә елдан яки берничә дистә еллардан илебез белән нәкъ менә без идарә итә башлаячакбыз. Димәк, илебезнең киләчәге дә безнең моңа ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле дигән сүз.
Әлбәттә, минем белән бик күпләр килешмәскә дә мөмкин, шулай да әйтеп китим әле: миңа безнең киләчәгебез бик тә томанлы, караңгы булып күренә бит. Ни өченме? Чөнки күпчелек яшьтәшләрем, дусларым үзләренең киләчәкләре турында бер дә уйланмыйлар, ә илнең киләчәге турында уйланалар дип бөтенләй дә әйтеп булмый. Аларны сәясәт тә, югары сәнгать тә, әхлаклылык та борчымый, хәтта ул турыда уйлап та карамыйлар. Аларны бары бер генә нәрсә − кайда күбрәк акча эшләп булуы гына кызыксындыра. Таныш егетләрнең күпчелеге престижлы уку йортына укырга керү, яхшы машинада йөрү, әти-әни җилкәсендә мөмкин кадәр озаграк утыру турында гына хыялланалар. Менә аларның бөтен уйлары һәм киләчәккә максатлары.
Шекспирның “булыргамы, булмаскамы” дигән фәлсәфәсе яшьтәшләрем өчен бөтенләй дә ят. Күршенекеннән зуррак һәм калынрак булган һәм евролар белән шыплап тутырылган акча букчасына ия булу кебек бердәнбер теләк янында фәлсәфи фикерләрнең күпчелеге бөтенләй дә югалып кала. Кая ул мәхәббәт, матурлык, әхлак, кайгы уртаклашу кебек сыйфатлар?! “Болар − акыллыбашларның фантазиясе”. Күпчелек яшүсмерләр нәкъ менә шулай уйлыйлар бит. Ә олылар бу хәлне күрмәмешкә салышалар.
Белмим, мин бәлки алдагы тормышыбызны күзаллавымда артык таләпчәнмендер, әмма тормыш бит ул, гадәттә, без уйлаганнан да кырысрак. Реаль чынбарлык уй-фикерләрдән уннарча, йөзләрчә тапкыр ямьсезрәк һәм караңгырак була бит. Киләчәк бүгеннән башлана, ләкин хәзергә әле мин шул бүгеннән башланган киләчәккә моннан да артык оптимизм белән карый алмыйм.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Килэчэк бугеннэн башлана” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Изложение “бер хәзинә”/”бер хэзина” (148 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  “бер хәзинә”

Бер карт игенче гомеренең актык көннәрендә балаларын янына чакырып әйтте:

— Балаларым! Басуыбызның эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым. Мин үлгәннән соң, вакыт әрәм итми, басуыбызга барыгыз, һәр җирен казып актарыгыз. Әгәр тапсагыз, ул хәзинә гомерегез буенча тотсагыз да бетмәс һәм сезне берәүгә дә мохтаҗ итмәс. Атадан балага мирас кала килгән бу басуны, сак булыгыз, сата күрмәгез, чөнки, бердән, киләчәктәге балаларыгызга хыянәт иткән буласыз, икенчедән, эчендәге хәзинә кулыгыздан ычкыныр. Подробнее ...