Изложение “карт өәнке моңы”/”карт оянке моны” (317 сүз)
Изложение на татарском языке на тему “карт өянке моңы”
Бер якшәмбедә мин нәрсәдер гөрселдәп ауган тавышка дерт итеп уянып киттем. Укырга барасы булмагач, якшәмбе көнне туйганчы йоклый торган гадәт бар иде. Уянуым булды, никтер күңелем шомланды, урынымнан тиз генә сикереп тордым. Әни мич янында кайнаша. Мин йокыдан торганда, ул берәр шаян сүз әйтә, елмая торган иде. Бүген исә күзен генә сирпсп алды, бер сүз эндәшмәде. Тыш га ииктер ала каргалар, чәүкәләр хәвефле чыркылдаша, кемнәрнеңдер өзек-өзек кычкырып сөйләшкәне ишетелеп кала. Мине иртән йокыдан уяткан да шул тавышлар булгандыр әле. Тиз генә киендем дә урамга атылдым. Әни артымнан: «Кал йөрисен, нәрсә калган анда сина!» — дин. ачулы кычкырып калды.