Татарча сочинение “Ятимлек”

Сочинение на татарском языке на тему “Ятимлек”Ятим балаларның күңеле яралы. Аларның карашларында ук моңсулык ярылып ята, йөзләренә һәрнәрсәдән, һәркемнән курку язылган. Ләкин алар да бит башкалар кебек үк тулы хокукка ия булган кешеләр. Юк шул, алар әти-әниле булудан мәхрүм ителгәннәр. Аларның башларыннан сыйпап, хәерле төн теләп, әкиятләр сөйли-сөйли йоклатучы, иң тәмлеләрен генә сайлап кыстый-кыстый ашатучы әниләре, усал күзләрдән, усал куллардан саклаучы, яклаучы әтиләре юк. Бу балаларның күңелләре китек. Өс-башлары мул, тамаклары тук булса да, алар җылы наздан мәхрүм. Шуңа күрә ятим балалар һәрнәрсәгә шикләнеп карыйлар. Әмма, аларга төрле яктан товар сайлаган кебек караган кешеләр дә бар бит. Менә шундыйлар ятимнәрнең кешеләргә ышанычын какшата. Шундый адәмнәр ятимнәрнең яралы күңелләрен таш белән тутыралар. Бала күңеле болай да авыр тормыштан бары тик дорфалык, катылык кына көтә. Андый кешеләрне ятимнәр янына якын да китерергә ярамый, минемчә. Барыбыз да шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булсак иде аларга карата.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Ятимлек” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Легендарная правительница Казанского ханства

Текст о Айше Бегим, легендарной правительнице Казанского ханства, напоминает нам о том, что история полна ярких личностей, способных изменить ход событий и повлиять на жизнь целого народа. Примеры оптимизма и вдохновения, которые можно найти в этой истории, очень важны для нас сегодня, поскольку могут побудить нас к действию и внесению позитивных изменений в мир вокруг нас. Подробнее ...

Татарча диктант “Чәчәк|Чэчэк” (83 сүз)

Диктант на татарском языке на тему “Чәчәк”/”Чэчэк”Фәрит үзенең апасы Разия белән бакчага чыкты. Бакчада чәчәкләр бик күп: Фәритнең күкрәгендәге йолдыз кебек кып-кызыллар, өстендәге майкасы төсле зәп-зәңгәрләр, аягындагы оеклары кебек сап-сарылар.

Шул чәчәкләргә төрле-төрле күбәләкләр килеп куналар һәм аларны тагын да матурлата төшәләр. Подробнее ...

Татарча сочинение “Дустыма хат”

Сочинение на татарском языке на тему “Дустыма хат”Казан, 15 нче март, 2008 ел.
Исәнме, Галия. Сиңа дустың Әлфия хат яза. Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Менә хәзер сиңа җавап хаты язарга булдым.
Син миннән ниләр эшлисең, хәлләрең ничек дип сорыйсың. Минем хәлләр әйбәт. Яхшы билгеләренә генә укыйм. Беләсең бит инде, математиканы гына яратып бетермим. Шунлыктан начар билгеләр дә эләккәли. Дәресләрдән соң инглиз теле өйрәнергә йөрим.
Бер яңалыгым бар. Соңгы вакытта мин яратып рәсем ясый башладым. Күбрәк хайваннарны ясарга өйрәнәм. Кибеттән рәсем ясарга өйрәтә торган бер китап алган идем, менә шуннан соң тотындым инде. Бер рәсемемне сиңа да җибәрәм. Ошармы икән инде ул сиңа, хатыңда язып җибәрерсең.
Тагын бер яңалыгым бар. Мин Асылъяр иҗаты белән кызыксына башладым бит әле. Аның “Евровидение” конкурсына сайлау концертында татарча җыр белән чыгыш ясавы да сокландырды мине. Хәзер менә фоторәсемнәрен, газета-журналлардагы аның турында язылган мәкаләләрне җыя башладым. Җырларын да туплап барам. Бик кызыклы шөгыль икән ул.
Менә шуның белән бөтен яңалыклар да язылып бетте бугай. Сау бул! Синнән хат көтеп калам. Дустың Әлфия.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дустыма хат” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Икейөзлелек|Икейозлелек”

Сочинение на татарском языке на тему “Икейөзлелек”/”Икейозлелек”Безнең халык үз тәҗрибәсеннән бик күп мәкальләр иҗат иткән. Шуларның берсе − “Курыкма тугыз башлы еланнан, курык икейөзле адәмнән”. Бу мәкаль белән мин тулысынча килешәм. Мәкаль икейөзле кешеләр турында. Үзенең чын йөзен яшереп, икейөзле кеше бик күпләрне (үзенең иң якын кешеләрен) алдый. Үзендә бернинди борчылу да сизми, шулай кирәк дип уйлый. Мондый кеше — бик куркыныч кеше. Тугыз башлы еланнан качып та, башка төрле саклану чаралары ярдәмендә дә котылырга була. Чөнки син аның елан икәнен һәм сиңа куркыныч тудырырга мөмкин булуын белеп торасың. Ә икейөзле адәмне җиңел генә белеп булмый. Икейөзле адәм хәйләкәр була, синең алдыңда ул намуслы булып кыланырга мөмкин.
Тыштан яхшы булып күренеп, асылда начарлык эшләүче, берәү алдында бер төрле, икенче кеше алдында икенче төрле сөйләүчеләрдән сак булыйк. Андыйлар белән дус булырга да, аларга ышанырга да ярамый. Үзебез дә андый булмаска омтылыйк.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Икейозлелек” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Работа в Татарстане — чего ждать в 2019

Работа в Татарстане - чего ждать в 2019
В статье о работе в Татарстане в 2019 году описаны различные аспекты поиска работы, требования работодателей и возможности для трудоустройства. Несмотря на то, что некоторые моменты могут показаться вызывающими опасения, всегда существует множество примеров в жизни, которые подтверждают, что учиться и развиваться в современном мире определенно стоит. Подробнее ...

Изложение “болын чишмәсе”/”болын чишмэсе” (209 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  “болын чишмәсе”

Болын чишмәсе аны гадәттәгечә тын гына, тыныч кына каршы алды. Көн үзәгендә, эссе кояш астында, бер көянтә суга дип, ерак чишмәгә килүче булса да, шул Наҗия кебек хыялый җан гына булыр иде. Көянтә-чиләген куюга, ул су алырга ашыкмады. Яшел чирәмгә тезләнеп, тыныч, гамьсез күренгән су өстенә иелде. Аннан кыска чәчле, түгәрәк йөзле, бик сөйкемле яшь кыз карап тора иде. «Исәнме»,— диде Наҗия, аңа күз кысып, һәм ап-ак тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде. Кыз да аңа күз кысты, ул да көлде. Ә үзе, Наҗия аның бит уртасыннан үбеп атыйм дигәндә, көлә-көлә, вак дулкыннар арасына кереп югалды. Подробнее ...

Сочинение «мәктәп директоры булсам»/»мэктэп директоры булсам»

Сочинение на татарском языке на тему «мәктәп директоры булсам»

Директор булсам, мин беренче эш итеп мәктәптә тәртип урнаштырыр идем. Тәртипсез балалар булмас, алар башкаларга укырга комачауламаслар иде. Укытучылар да, бигрәк тә яшь укытучылар, хәзерге шикелле, тәртипсезлекне күреп тә, башларын читкә борып йөрмәсләр иде. Андый укытучыларны мин мәктәпкә дә кертмәс идем.
Малайларның кызларны җәберләүләрен дә бетерер идем. Әтием-әнием сөйләве буенча, алар үскәндә, малайлар кызларны бик хөрмәт иткәннәр, ә кызлар бик матур һәм тыйнак булганнар. Шуңа күрә алар мәктәбеннән бер генә хулиган да, җинаятьчеләр дә үсеп чыкмаган. Аларның авыл укытучылары балаларны җәмгыятькә файдалы, хезмәт яратучан, гаилә тотарлык, кешелекле егетләр һәм кызлар итеп тәрбияләгәннәр.
Мәктәптә тәнәфесләрне дә, хәзергечә мәгънәсез итеп түгел, ә балалар нәкъ менә ике дәрес арасында физик яктан да, эмоциональ яктан да ял итә алырлык, тынычлап икенче дәрескә әзерләнерлек итеп оештырыр идем.
Укудан тыш түгәрәкләрне дә күз буяу өчен генә түгел, ә файдалы нәтиҗәсе булырлык итәр идем.
Мәктәптә дә, мәктәп янында да чит-ят, укуга комачаулык итүче кешеләрне йөртмәс идем.
Менә мин шундый директор булыр идем! Подробнее ...

Татарча сочинение “М. Казаковның “үксез бала” рәсеме|М. Казаковнын “усксез бала” рэсеме”

Сочинение на татарском языке на тему “М. Казаковның “үксез бала” рәсеме”/”М. Казаковнын “Уксез бала” рэсеме”М. Казаковның “Үксез бала” рәсемендәге Габдуллага дүрт-биш яшьләр чамасы. Сабыйның, нәрсәнедер аңларга тырышып, томырылып карап торуы үзәк өзгеч моң, тирән сагыш белән өртелгән. Бу бала бик күзәтүчән, олыларча уйларга сәләтле, фикерләүгә ия. Автор баланың шушы халәтен шулкадәр табигый, тормышчан итеп сурәтләгән ки, үзеңне дә шул бала янында итеп сизә башлыйсың, аны кочагыңа алып иркәлисе, назлыйсы килә…
Алдында − катык, ярып пешерелгән бәрәңге, кара ипи, агач кашык, чи бәрәңгедән ясалган уенчык.
Сабыйның игътибарын ниндидер көтелмәгән хәл җәлеп иткән. Кыш фасылы булса кирәк, чөнки Габдулланың аягында йон оекбаш. Авыл баласы җәй көне яланаяк йөрергә ярата бит. Элек җылы абзарлар булмаган, шуңа күрә хуҗабикәләр сыерны өйгә алып кереп сауганнар. Хәтта яшь бәрәннәр, бозаулар өйдә торган. Өйгә алып кергән сыерны савучы әнисенең хәрәкәтләрен күзәтәме? Әллә яңа гына йомыш белән ишектән кергән күршегә карыймы Габдулла? Һәрхәлдә, бала игътибарын җәлеп итәрлек вакыйга бар ул караган якта.
Сабый алдына куелган кайнар бәрәңгенең суынганын сабыр гына көтеп утыра. Менә-менә ул хәзер ашый башлар кебек. Өй җылы, чиста; бик пөхтә итеп сәкегә урын-җир җыеп куелган. Тынычлык, туклык сизелә. Кыш булуына карамастан, тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып утыра. Тәрәзәдән төшкән яктылык Габдулланың йөзен яктырта. Төсләр, буяулар якты, ачык.
Алда ятимлек, фәкыйрьлек җәфалары күрәчәк даһиның бәхетле сабый чагын сурәтли рәссам.
Әсәр бик җанлы, тормышчан, мәгънәле. Тукайның җитди, уйчан, сагышлы күз карашы күңелдә озак саклана. Бу инде рәссам М. Казаковның таланты турыңда сөйли.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “М. Казаковнын “Уксез бала” рэсеме” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Яраткан дәресем|Яраткан дэресем”

Сочинение на татарском языке на тему “Яраткан дәресем”/”Яраткан дэресем”Соңгы вакытларда мин рәсем дөресләрен бик ярата башладым. Элегрәк бу дәресне мин бик үк яратып бетерми идем. Чөнки минем рәсемнәрем ничектер ямьсез булалар, аларны кешегә күрсәтергә дә ояла идем, укытучы да ул рәсемнәрне ничектер борынын җыерып кына карый иде дә, уртача гына билге куя иде.
Ә башлангыч мәктәптән бишенче сыйныфка күчеп, безне башка укытучы укыта башлагач, минем рәсем ясауга мөнәсәбәтем бөтенләй үзгәрде.
Яңа укытучы безгә башта рәсем ясауның нигезләрен өйрәтте: перспектива нәрсә ул, чагыштырмалылык ничек була, төсләрнең төрле төсмерләрен ничек аерырга, күләгә-шәүләләрне ничек итеп дөрес ясарга икәнлеген аңлатты. Мин бик тырышып, укытучы өйрәткәннәрне кабатладым. Шуңа күрә минем рәсемнәрем бик нык үзгәрде. Аларны инде хәзер бер дә оялмыйча карарга да, кешегә дә күрсәтеп була. Укытучым хәтта аларның кайберләрен бөтен сыйныфыбыз алдында мактап күрсәтә башлады. Шундый вакытларда мин горурлану хисе кичереп утырам, ул көн минем өчен бик тә шатлыклы була.
Дәресне ярату яки яратмау ул дәреснең сиңа ошавы яки ошамавына бәйле, укытучының нинди булуы да бик мөһим. Рәсем буенча минем гел “дүрт” тә “бишләр генә булмый, әлбәттә. Укытучыбыз һөркайчан да гадел билгеләр куя. Андый вакытларда мин начар билгемне төзәтергә, рәсемне яңадан ясарга тырышам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Яраткан дэресем” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...