Изложение «гөлләр үстерик»/»голлэр устерик» (204 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «гөлләр үстерик»

Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә. Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә өйрәнгәннәр. Әгәр сез дә кече яшьтән бу күркәм эшкә өйрәнәсез икән, сезнең өйдә һәрчак гүзәллеккә урын булыр.

Гөл утырту өчен, барыннан да элек, туфракны дөрес сайларга кирәк. Бүлмә гөлләре үстергәндә, урман туфрагы, балчыклы кәс, черемә, торф һәм эре бөртекле елга комы катнашмасы файдаланыла. Подробнее ...

Татарча изложение “Яшел җиләк болыны|Яшел жилэк болыны” (326 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Яшел җиләк болыны”/”Яшел жилэк болыны”Чәчәкләр. Төнлә алардан тәкәббер йолдызлар да көнләшә. Үлән- кылларны хуш исле җил тибрәтә — жылы моң агыла. Моннан ерак­та түгел инеш көлә. Ишетәсезме: рәхәтләнеп, сабый бала кебек көлә. Үзендә кояш нурларын коендырып уйный-уйный көлә. Тыныч. Матур! Шулкадәр матур — елыйсы килә! Әллә бәхетме бу? Подробнее ...

Татарча сочинение “Сәламәтлек сагында|Сэлэмэтлек сагында”

Сочинение на татарском языке на тему “Сәламәтлек сагында”/”Сэлэмэтлек сагында”Һөнәр сайлауга бик җитди карарга кирәк, һөнәр бит ул кием дә, әйбер дә түгел − аны һәрвакыт алыштырып булмый. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын, ул эшкә сәләтле булуын исәпкә алып сайларга тиеш.
Мин үзем балалар табибы булырга хыялланам. Табиб һөнәре − мактаулы һәм җаваплы эш. Бу һөнәрне сайлауга мине авыру балалар күбәю этәрә. Табиб булсам, мин балаларны дарулар белән генә түгел, ә йомшак сүзем, шифалы кулларым белән дә дәвалар идем. Авыру балаларның хәлләрен җиңеләйтү, аларны дәвалау бик мактаулы, гадел, кирәкле хезмәт дип саныйм. Кешеләрне сәламәтләндереп шатландырасым килә минем.
Ләкин табиб булу өчен, теләк кенә җитми, ә тырышып, яхшы билгеләргә генә укырга да кирәк.
Җир йөзендә барлык балалар да шат, бәхетле яшәсеннәр һәм беркайчан да авырмасыннар иде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Сэлэмэтлек сагында” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча изложение “Зөһрәнең иң яраткан әйбере|Зохрэнен ин яраткан эйбере” (282 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Зөһрәнең иң яраткан әйбере”/”Зохрэнен ин яраткан эйбере”Зөһрәнең әнисе кебек әни беркемдә дә юк. Ул аны бүтән бернинди әнигә дә алыштырмаячак. Бело-бедгәннән бирле бергә яшәсәләр дә. Зөһрәне һич ялыктырмый ул. Чөнки бик нык әйбәт, әйбәт кенә түгел, бик нык чибәр анын әнисе. Исеме дә матур —Гүзәлия. Г үзәллеккә ия дигән сүз. Подробнее ...

Татарча сочинение “Яраткан һөнәрем|Яраткан хонэрем”

Сочинение на татарском языке на тему “Яраткан һөнәрем”/”Яраткан хонэрем”
Дөньяда Һөнәрләр бик тә күп, ләкин һәр кеше ошаган һөнәрне сайлый. Мин табиб булырга телим, чөнки бу һөнәр бик кирәкле эш. Мин мәктәптә биологияне, химияне бик тырышып өйрәнәм. Табиб күп белергә тиеш. Табиб тормышта да, эштә дә жаваплы, игътибарлы, гадел, акыллы булырга тиеш. Мин дә шундый булырга телим. Безнең шәһәрдә медицина институты бар. Мәктәпне тәмамлагач, мин анда укырга керергә телим. Анда укырга, аны тәмамлагач, кешеләргә ярдәм итәргә хыялланамЕще сочинения на татарском языке со схожей к “Яраткан хонэрем” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Китап − ул хәзинә|Китап – ул хэзинэ”

Сочинение на татарском языке на тему “Китап − ул хәзинә”/”Китап – ул хэзинэ”Китап − белем чишмәсе.
Мәкаль.

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.
Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде. Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.
Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың “Актәпи ник моңая?” дигән китабы. Аны миңа әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә “Курай малай маҗаралары” һәм “Кирлемән” дигән әкият-повестьлар ошады. Курай малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! “Кирлемән” дигән өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.
Соңыннан “Актәпи ник моңая?” дигән әкиятне укып чыктым. Бу әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән дуслашырга хыялланам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Китап – ул хэзин” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Ярату”

Сочинение на татарском языке на тему “Ярату”Нәрсә соң ул ярату? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде. Ярату ул − сөю, гашыйк булу. Мәхәббәт кеше күңеленә үтеп керсә, туң йөрәкне дә эретә, һәм шунысы бәхәссез: ул − мәңгелек.
Мәхәббәт темасы − әдәбиятта да мәңгелек тема. Сөя белгән кешенең күңеле дә матур була. Шуңа күрә чын сөю темасына язылган әсәрләр укучыга сихри көч бирә, яшәү дәртен арттыра.
Гашыйк булган кешенең күңеле чистара, сафлана бара, минемчә. Җир йөзендә мәхәббәт яши икән, димәк, тормыш дәвам итә, һәм ул матурлыклардан тора. Минемчә, ярату ул − булмастайны да булдыру, сөйгәнен өчен һәрнәрсәгә әзер булу.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Ярату” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Дипломаты Золотой Орды: мост между Европой и Азией

Дипломаты Золотой Орды: мост между Европой и Азией
Золотая Орда, великая империя Евразии, может послужить нам прекрасным примером того, как дипломатия может быть ключом к международному успеху и процветанию. Даже в условиях средневековья, когда военные действия часто были на повестке дня, ханы Золотой Орды понимали, что диалог и переговоры могут оказаться более важными, чем меч. Подробнее ...

Татарча сочинениеләр җыентыгы/Сборник сочинений на татарском языке

Сборник сочинений на татарском языке. Более 100 разных вариантов для разных классов.Татарча сочинениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар төрле сыйныфлар өчен.

А

Сочинение “Ак көз”

Сочинение “Алар ватанны сакладылар” Подробнее ...

Татарча Изложение “Ак әбиләр догасы|Ак эбилэр догасы” (216 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Ак әбиләр догасы”/”Ак эбилэр догасы”Иртәгесен мин уянганда, кояш шактый биеккә күтәрелгән иде. Абый өйдә юк. «Бүген дә яңгыр яумаган икән!»—дип уйлап куйдым. Битемне юарга ишегалдына чыксам, шаккаттым. Туйганчы, тәмам сеңдереп һәм гөрләвекләр йөгертеп, бөтен дөньяны суга батырып, яңгыр явып үткән иде. Гүяки җир йөзендә барсы да алмаштырып куелган, һава саф һәм чиста, кошлар шатланышын тавыш бирә, агачлар һәм куаклар кабаттан яшәү дәрте белән тураеп киткәннәр. Кичә сары булып күренгән урманга да җан кергән. Подробнее ...