Татарча сочинение “Тугры дус − җанлы хәзинә|Тугры дус – жанлы хэзинэ”

Сочинение на татарском языке на тему “Тугры дус − җанлы хәзинә”/”Тугры дус – жанлы хэзинэ”“Тугры дус − җанлы хәзинә” диләр. Чыннан да, чын дустың булу − үзе зур байлык иңде ул. Тугры дустың бар икән, синең таянычың, киңәшчең бар дигән сүз. Зур хәзинә, зур байлыкка ия булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмас иде.
Дус авырлык килгәндә ярдәм кулын суза. Кешенең кем икәнлеген тикшереп тормый.
“Тугры дус − җанлы хәзинә” мәкале чын дусның зур байлык булуын раслый. Чын дустың булса, бернәрсә дә куркыныч түгел. Ул сине бәла-казалардан коткарырга, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Чын дус беркайчан да дуслык турында сөйләп йөрми, бары тик изге эшләр генә эшли.
Минем дә чын дустым бар. Аның исеме − Рамилә. Рамиләнең миңа чын дус икәнлеген мин бер вакыйгадан соң белдем.
Күрше сыйныфтагы бер малай минем белән танышмакчы булган иде. Ул малай бик тәртипсез, шуңа күрә − минем аның белән бер дә аралашасым килмәде, үзенә дә шулай дип әйттем.
Ә ул минем турыда әллә нинди ялган сүзләр сөйләп йөри башлаган. Шуннан соң беркөнне, сыйныфташ кызларым мин югында минем турында төрле начар сүзләр сөйли башлаганнар. Мин, имеш, шундый да, мин, имеш, мондый. Ә Рамилә, чын дус булып, мине яклап, “кадерле” сыйныфташларыма:
− Кызлар, сез ник андый начар сүзләр сөйлисез? Сез бит бернәрсә дә белмисез, кеше ялганын арттырып сөйлисез! − дигән.
Һәм сез беләсезме, кайбер кызлар хәтта үз сүзләре өчен оялганнар да. Чөнки, шул сөйләшүдән соң, ике сыйныфташым яныма килеп, үз сүзләре өчен гафу үтенделәр һәм Рамиләнең ничек итеп мине яклавы турында сөйләделәр. Мин үземнең дустыма бик рәхмәтле булдым. Шуннан соң безнең дуслыгыбыз тагын да ныгыды, ә мин “Тугры дус − җанлы хәзинә” дигән мәкальнең дөреслегенә тагын бер тапкыр инандым.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Тугры дус – жанлы хэзинэ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча изложение “Көзге каршында|Козге каршында” (135 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Көзге каршында”/”Козге каршында”Шулай беркөнне Гөлчирә, ишек ачып керүгә, көзге каршында торган кызын күреп таң калды. Кыска толымга үреп йөргән чәчен таратып иңбашына салган, ике кулы белән билен кысып тоткан да әле уңга, әле сулга әйләнә, берара тыпырдап биеп тә ала. Аннан, телен чыгарып, көзгедәге шәүләсен үртәде һәм шул чагында үзенә сөенеп, яратып карап торган әнисенә күзе төште. Подробнее ...

Татарская легенда: Рудольф Нуреев

Татарская легенда: Рудольф Нуреев
Рудольф Нуреев — прекрасный пример того, как трудолюбие, талант и стремление к самореализации могут привести к невероятным успехам в жизни. Его история вдохновляет многих и показывает, что даже в самых сложных условиях можно достичь выдающихся результатов.

Помимо Рудольфа Нуреева, существует множество других ярких примеров людей, чей труд и упорство принесли им заслуженное признание и успех. Например, можно вспомнить историю успешного предпринимателя и изобретателя Элона Маска, который благодаря своей нестандартной мысли и настойчивому труду создал такие компании как Tesla и SpaceX. Его жизненный путь демонстрирует, что любые трудности и преграды могут быть преодолены, если человек верит в себя и свои силы. Подробнее ...

Скачать татарча презентация Гариф Ахунов

В данной презентации на татарском языке по теме “Гариф Ахунов – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Гарифа А. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)Г. Ахунов – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Г. Ахуновның. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...

Татарча сочинение “Туган тел”

Сочинение на татарском языке на тему “Туган тел”
Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Минем туган татар телем чынлап та бик матур. Ул минем өчен әткәм-әнкәм кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.
Мин Свердловск шәһәрендә тудым. Ул вакытта минем әти-әнием анда эшләгәннәр. Мин рус мәктәбендә укыдым.
Күптән түгел без Казанга әйләнеп кайттык. Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, чөнки барыбыз да татар балалары. Свердловскида вакытта татарча өйдә генә сөйләшеп була иде. Казанга кайткач, мин урамда да, транспортта да татарча сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп шатландым. Күңелем рәхәтләнеп китте. Ничектер алар миңа бик якын булып, туган кебек тоелдылар. Ә мәктәптә татар теле дөресләре буласын белгәч, мин бигрәк тә сөендем. Татар телен өйрәнү безгә рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый. Авылга кайткач, әбием, башымны сыйпап: “Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!” − ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Туган тел” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Изложение “Актүш”/”Актуш” (190 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Актүш”

Дамир да, ике кулын очар кош кебек як-якка җәеп, аягын шудырып кына каршы якка чыга башлаган иде. басма уртасына җитәрәк, малайның радар җайланмасы кебек үткен колагы бик әкрен, бик зәгыйфь кызганыч аваз ишетте: чокыр төбендә бәләкәй генә чем-кара кечек өскә чыгарга азапланып ята икән. Өч аягында титаклап, әле бер читкә, әле икенче читкә йөгереп китә. Әйләнеп килә дә стена кебек текә һәм биек ярга сикерә. Тик кая инде аңа бу тирән чокырдан чыга алу! Сикергән саен, йомгак кебек тәгәрәп, елый-елый егылып төшә. Подробнее ...

Татарская сказка про джина и смекалку бедняка

Татарская сказка про джина и смекалку бедняка
Эта татарская сказка о бедняке Габдулле и джине вдохновляет на оптимизм и веру в чудеса. Она показывает, что даже в самых безнадежных ситуациях человек может найти выход, если воспользуется своим умом, смекалкой и верой в себя.

По сюжету сказки, Габдулла, несмотря на свою бедность, обладал умом и набожностью. Именно эти качества помогли ему преодолеть испытание, которое ему подкинул джин. Вместо того, чтобы паниковать или отчаиваться, бедняк не терял самообладания, а нашел способ обмануть джина, избежав тем самым своей гибели. Подробнее ...

Татарча сочинение “Дуслык − бөек көч|Дуслык − боек коч”

Сочинение на татарском языке на тему “Дуслык − бөек көч”/”Дуслык − боек коч”Дуслыкның көче нәрсәдә, дип сорарсыз сез.
Беренчедән, чын дус сине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр. Әгәр дә мин өйдә дәреслегемне яисә каләмемне онытып калдырсам, ул миңа үзенекен биреп торыр.
Икенчедән, авыр вакытларда дустым мине тыңлар, берәр кеше мине кыерсытса, ул мине яклар. Бервакыт мине унберенче сыйныф укучысы кыерсытты, ул миннән күпкә көчлерәк, мин аңа җавап бирә алмадым. Дустым Наил мине тыңлады, аңлады һәм тынычландырды. Мин аңа рәхмәтлемен! Аңа авыр булганда, мин дә һәрвакыт булышырга әзер.
Өченчедән, дуслар бергәләшеп таулар күчерергә мөмкин. Дустым янымда булганда, мин бөтен эшне дә эшли алам, ул бит миңа булышачак. Хәтерлим, хезмәт дәресендә мин бер детальне эшли алмый тордым, ә Наил үзенең эшен эшләп бетерде, аннары миңа булышты, икәү бергә дәрес беткәнче детальне ясап та бетердек. Шулай итеп мин яхшы билге алдым. Менә шуңа күрә дә мин, дуслык − бөек көч, дип уйлыйм.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дуслык − боек коч” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Сочинение «күңелле кыш килде»/»кунелле кыш килде»

Сочинение на татарском языке на тему «күңелле кыш килде»

Мин иртән йокыдан тордым. Урынымны җыйдым. Бит-кулларымны юдым, тешләремне чистарттым. Тәрәзәдән урамга карасам, бөтен җир ап-ак. Кар ява, кар! Киенеп урамга чыктым. Урамда чып-чын кышкы көн. Әле кичә генә кап-кара булган җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Аяк астында яңа яуган кар шыгыр-шыгыр килә.
Кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та, шатлык та бар. Кар яуганда, күзләрем генә түгел, күңелем дә иркәләнә. Ап-ак бәскә төренгән агачларны кем матур димәс? Саф, салкын һавасың сулап, күкрәгеңә шифа һәм дәва аласың. Керфекләреңә, чәчеңә, иреннәреңә күбәләк кар килеп куна. Бу карлар барысы да синеке. Җилне бишек итеп, кар бөртекләре тирбәлә. Кар ява, яусын әйдә, шатлыклар чиксез булсын!
Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.
Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.
Ә безгә, балаларга, кышын тагын да рәхәт һәм күңелле. Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан кар бабай һәм кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Артыңнан кар өермәләре калдырып, биек-биек таулардан чаңгы-чана шуу нинди күңелле! Ул шугалакта тимераяк шууларның рәхәтлеге сөйләп бетергесез! Үзеңнең юешләнеп беткәнеңне дә сизмисең. Пальтоңның итәкләренә бозлар катып бетә. Бияләйләреңнән су тама. Алай да өйгә кайтасы килми. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз. Подробнее ...

Скачать татарча презентация Энэс Галиев|Әнәс Г.

В данной презентации на татарском языке по теме “Энэс Галиев – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Э. Галиева. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)“Әнәс Г. – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Әнәс Гәлиевның. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...