Татарча сочинение “Хыял”

Сочинение на татарском языке на тему “Хыял”Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр.
Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Мәсәлән, кечерәк чакта мин үземдә булмаган уенчыкларны булдыру турында хыяллана идем. Зуррак үскәч, укый белә башлагач, китаплар, төрле матур киемнәр турында да хыялландым. Бу хыялларымны тормышка ашыру миннән тормый иде, әлбәттә. Ә хәзер мин яхшы укырга, бик белемле булырга һәм кайбер начар гадәтләремне бетерү турында уйланам. Бу күп тырышлык, нык ихтыяр көче таләп итсә дә, аның тормышка ашуы үземнән тора. Бөтен көчемне куеп тырышсам, хыялларым чынга ашар дип өметләнәм.
Менә шул тормышчан хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Болар һәркемдә була ала торган тырышлык, уңганлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һәм башка бик күп сыйфатлар. Бу сыйфатларга һәркем ия була ала. Димәк, хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Хыял” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Л. Фәттаховның “сабан туе” картинасы|Л. Фэттаховнын “сабан туе” картинасы

Сочинение на татарском языке на тему “Л. Фәттаховның “Сабан туе” картинасы”/”Л. Фэттаховнын “Сабан туе” картинасы”Сабантуй − татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Ул, язгы сабан чәчүләрен тәмамлагач, һәр ел саен июнь аенда үткәрелә. Тырыш хезмәттән соң, халык шатланып, куанып бәйрәм итә, күңел ача. Димәк, Сабантуй − халкыбызның хезмәт бәйрәме.
Полотнода беренче күзгә ташланган нәрсә − киң мәйданда халыкның кайнап торуы. Рәссам һәр кешенең йөз-кыяфәтен, портретын, бәйрәмчә киенүен, Сабантуй көрәшен эзлекле сурәтләп бирә алган.
Алгы планда Сабан туеның таҗы − көрәш сурәтләнгән. Көрәшнең үзәгендә өч кешене күрәбез: икесе − кызып-кызып, җан-фәрманга көрәшүчеләр; өченчесе − иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай анарга хөкемдар ролен үти. Ул көрәшне шулкадәр бирелеп күзәтә, хәрәмләшү булмасын өчен, көрәшүчеләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмый. Өстәл янында утырган, җиңенә кызыл тасма бәйләгән аксакал да үзенең кордашына булыша, көрәшне бик сынап карый. Мәйдандагы башка кешеләр дә уртадагы көрәшне бик кызыксынып күзәтәләр, һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне җиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп торалар.
Рәссам үз халкының тормышын бик тирәнтен белә, авыл халкының гадәтләрен дә калку итеп тасвирлый; бер яктагы баганада чиккән, чүпләмле сөлгеләр җилферди. Эскәмиядә җиңүчегә дигән тальян гармун тора. Кешеләрнең киемнәрендә дә миллилек сизелә. Монда татар халкының элеккеге киеме белән хәзергесе аралаша. Өлкән буын кешеләре − картлар − күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, башларына түбәтәй кигәннәр. Авыл хатын-кызлары − аклы бала итәкле, озын җиңле күлмәктән, ак ефәк шәлләрдән; шәһәрнекеләр исә мода буенча киенгәннәр. Хәтта мәйдандагы халыкның утыру рәвеше, басып торуыннан, йөз-кыяфәтләре, күз карашыннан үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Күбрәк ал, кызыл, ак, яшел төсләр бирелә: кызыл башлы чиккән сөлгеләр, суккан кызыл ашъяулыклар − элек-электән татар халкының үз кул көче белән эшләгән әйберләре аның нечкә зәвыгын, иҗат талантын күрсәтәләр.
Мәйдан хәрәкәтен көчәйтү өчен, андагы киеренкелекне белдереп, рәссам көчле искән җилне, җил белән тирә-яктагы болытларның кабарынып җыелуларын, агач ботакларының җилгә сыгылып-сыгылып торуын оста итеп тасвирлаган. Табигатьтәге хәрәкәтне җанлы гәүдәләндерүе сәбәпле, Л. Фөттахов халыкның дулкынлануын, мәйдан ыгы-зыгысын күз алдына китереп бастыра.
Бу рәсем хезмәт кешесенең шатлыгын, мул тормышының куанычын, халкыбызның матур гадәтләренең бүгенге көнгә кадәр саклануын күрсәтә.
Хәзерге вакытта Сабантуйларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрәләр.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Л. Фэттаховнын “Сабан туе” картинасы” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча изложение “Сабантуй бизәкләре|Сабантуй бизэкләре” (254 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Сабантуй бизәкләре”/”Сабантуй бизэклэре”Сабантуйлар кемнең генә күңелен җилкендерми икән дә, кемнең генә күңел кылларын чиертми икән! Югыйсә, бәйрәм барган урында яшь җилкенчәк белән бергә ап-ак сакаллы бабайларның да, чит кеше очраганда авызын яулык чите белән каплап сөйләшүче әбиләрнең дә, баша-чаганың да ыгы-зыгы килеп йөрүен ни белән аңлатырсың? Ул көннәрдә һәркем үзен өч-дүрт чакрым арадан чабыштан килгән аргамак хәлендә сизә. Күңеле белән каядыр ашкына. Хуш ис бөркеп тоөгдн болыннарны, елга буйларын, урман аланнарын әйләнгәч, үзше^ң балачагына яки яшьлегенә әйләнеп кайткандай була. Подробнее ...

Татарча сочинение “Ятимлек”

Сочинение на татарском языке на тему “Ятимлек”Ятим балаларның күңеле яралы. Аларның карашларында ук моңсулык ярылып ята, йөзләренә һәрнәрсәдән, һәркемнән курку язылган. Ләкин алар да бит башкалар кебек үк тулы хокукка ия булган кешеләр. Юк шул, алар әти-әниле булудан мәхрүм ителгәннәр. Аларның башларыннан сыйпап, хәерле төн теләп, әкиятләр сөйли-сөйли йоклатучы, иң тәмлеләрен генә сайлап кыстый-кыстый ашатучы әниләре, усал күзләрдән, усал куллардан саклаучы, яклаучы әтиләре юк. Бу балаларның күңелләре китек. Өс-башлары мул, тамаклары тук булса да, алар җылы наздан мәхрүм. Шуңа күрә ятим балалар һәрнәрсәгә шикләнеп карыйлар. Әмма, аларга төрле яктан товар сайлаган кебек караган кешеләр дә бар бит. Менә шундыйлар ятимнәрнең кешеләргә ышанычын какшата. Шундый адәмнәр ятимнәрнең яралы күңелләрен таш белән тутыралар. Бала күңеле болай да авыр тормыштан бары тик дорфалык, катылык кына көтә. Андый кешеләрне ятимнәр янына якын да китерергә ярамый, минемчә. Барыбыз да шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булсак иде аларга карата.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Ятимлек турында” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Үзем турында|Узем турында”

Сочинение на татарском языке на тему “Үзем турында”/”Узем турында”Минем исемем − Айгөл, фамилиям − Нуриева. Мин 1995 нче елның 16 нчы маенда Казан шәһәрендә тудым. Безнең гаиләбез зур һәм тату. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме − Камил. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме − Роза. Әнием − укытучы. Әбиемнең исеме − Маһинур. Ул өйдә безгә тәмле ашлар пешереп тора. Мәчеткә дә йөри. Энем белән миңа кызыклы китаплар укырга, догалар өйрәтергә дә вакыт таба. Энемнең исеме − Айнур. Аңа биш яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Каратэ белән шөгыльләнә, хәрефләр укырга өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Ә мин Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә 4 нче сыйныфта укыйм. Безнең мәктәп К. Насыйри урамында урнашкан. Ул өч катлы.
Мин 1 нче сменада укыйм. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә. Дәресләрдән соң китаплар укырга яратам, музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән урамда уйнарга да вакыт табам. Гаиләбез белән театрларга, концертларга да йөрергә яратам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Узем турында” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Изложение “ихтыяр көче”/”ихтыяр коче” (157 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  “ихтыяр көче”

Безнең кайсыбызның гына көчле һәм батыр, күркәм эшләр белән кешеләрне таң калдырасы килми икән? Минем әле бер генә кешедән дә: «Их, куркак буласы иде», — дигән сүз ишеткәнем юк. Әгәр шулай икән, куркаклар каян килә соң? Минемчә, батырлыкның башы — үзеңдә ныклы ихтыяр көче тәрбияләүдә. Подробнее ...

Татарча сочинение “Батырлык”

Сочинение на татарском языке на тему “Батырлык”Безнең заманда кешеләр батырлык эшләргә атлыгып тормыйлар. Ни өчен икәнен дә белмим. Мин һәрвакыт батырлык кылган кешене күрәсем килде. Ләкин әлегә кадәр очрата алмаган идем. Хәзер андый кешене беләм. Ул − минем күршем Булат.
Без ишегалдында уйный идек. Кызлар скакалка сикерәләр, малайлар туп уйный. Кинәт эт өргән тавыш ишетелде, һәм без үзебезгә таба йөгереп килгән зур бер эт күрдек. Ул бик усал иде. Бу этне мин бик яхшы беләм. Ул шундый усал, аны хуҗасы да урамга авызлык киертеп кенә алып чыга. Ә ул әнә бүген бавын өзеп качкан.
Эт туп-туры Камиләгә таба чаба иде. Камилә куркуыннан калтырый башлады һәм елап җибәрде. Шунда котырган этнең каршына Булат сикереп чыкты. Аның кулында нечкә чыбык кына иде. Тик Булат аның белән эткә шундый итеп кизәнде, эт шүрләп калды. Шунда бөтенләй без көтмәгән хәл булды. Усал, көчле эт туктады һәм… куркуыннан койрыгын кысып качып китте.
Без барыбыз да Камилә белән Булатны чолгап алдык. Алар икесе дә агарынган, күзләрендә яшь иде. Әмма алардан берәү дә көлмәде. Мин аларга карадым да, үзем дә шулай эшли алыр идемме икән, дип уйладым. Шулай эшләгән булыр идем, мөгаен.
Шул көннән башлап, без Булатны иң көчле һәм батыр малай дип саныйбыз. Ә мин шундый күршем белән горурланам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Батырлык” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар|Хокук белгеченэ кирэкле сыйфатлар”

Сочинение на татарском языке на тему “Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар”/”Хокук белгеченэ кирэкле сыйфатлар”Кеше һөнәрне бер мәртәбә генә сайларга, һәм ул аның бөтен гомеренә җитәргә тиеш. Хәзерге заманда бөтен эштә дә компьютерны белергә кирәк. Аны белү һәр эшкә ярдәм итәчәк.
Кем булырга соң? Мин бу сорауга уйламыйча да җавап бирә алам: мин хокук белгече булачакмын. Хыялым − мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керү. Безнең бу һөнәрне сайлаган ике туганыбыз да бар. Анарның эшләре авыр, ләкин бик кирәкле. Кеше хокукларын яклау, хөкүмәт һәм шәхси милекләрне саклау, гадел хөкем карары чыгару − барысы да юристлар эше. Юристлар прокурор, судья, адвокат, нотариус хезмәткәрләре, юрист-консультант булып эшлиләр.
Юрист кешеләр белән бик еш аралаша. Шуңа күрә, аңарда күп матур сыйфатлар булырга тиеш. Болар: кешеләр белән эшлекле сөйләшә белү, мөлаем, саф күңелле, ачык йөзле һәм тәрбияле булу. Әмма барыннан да бигрәк, юрист белемле булсын.
Моның өчен мәктәптә үк бик тырышып укырга, түзем, сабыр, акыллы булырга, дөрес фикерли белергә кирәк. Әлбәттә, мин боларны аңлыйм. Яхшы укырга тырышам. Милиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр турында фильмнар карыйм, китаплар укыйм, үземне чыныктырам. Хыялым тормышка ашсын өчен, хәзердән үк үземне шул юнәлештә әзерләү, кирәкле сыйфатларны булдыру һәм тырышып уку бик мөһим шул.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Хокук белгеченэ кирэкле сыйфатлар” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Сочинение «икейөзлелек»/»икейозлелек»

Сочинение на татарском языке на тему «икейөзлелек»

Безнең халык үз тәҗрибәсеннән бик күп мәкальләр иҗат иткән. Шуларның берсе − «Курыкма тугыз башлы еланнан, курык икейөзле адәмнән». Бу мәкаль белән мин тулысынча килешәм. Мәкаль икейөзле кешеләр турында. Үзенең чын йөзен яшереп, икейөзле кеше бик күпләрне (үзенең иң якын кешеләрен) алдый. Үзендә бернинди борчылу да сизми, шулай кирәк дип уйлый. Мондый кеше — бик куркыныч кеше. Тугыз башлы еланнан качып та, башка төрле саклану чаралары ярдәмендә дә котылырга була. Чөнки син аның елан икәнен һәм сиңа куркыныч тудырырга мөмкин булуын белеп торасың. Ә икейөзле адәмне җиңел генә белеп булмый. Икейөзле адәм хәйләкәр була, синең алдыңда ул намуслы булып кыланырга мөмкин.
Тыштан яхшы булып күренеп, асылда начарлык эшләүче, берәү алдында бер төрле, икенче кеше алдында икенче төрле сөйләүчеләрдән сак булыйк. Андыйлар белән дус булырга да, аларга ышанырга да ярамый. Үзебез дә андый булмаска омтылыйк. Подробнее ...

Пленные во времена Золотой Орды

Пленные во времена Золотой Орды
Данный текст позволяет нам заглянуть в историю и увидеть, как сложные были судьбы людей во времена Золотой Орды. Жестокость и безжалостность войн той эпохи оставили глубокий след в истории человечества. Однако, даже в таких трагических событиях можно найти примеры оптимизма и выживания. Подробнее ...