Скачать татарча презентация Айдар Хэлим|Айдар Хәлим

В данной презентации на татарском языке по теме “Айдар Халим – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Айдара Хэлима. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)Айдар Хәлим – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Айдар Хәлимнең. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...

Татарча экият “Оч кыз”|Татар халык әкиәте “Өч кыз”

Детская народная сказка на татарском языке на тему “Оч кыз”/”Өч кыз”Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар. Подробнее ...

Скачать татарча презентация Шэриф Хосэенов|Шәриф Хөсәенов

В данной презентации на татарском языке по теме “Шэриф Хосэенов – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Шэрифа Хосэенова. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)Шәриф Хөсәенов – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Шәриф Хөсәеновның. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...

Татарча изложение “Игелекле эш” (89 сүз)

Изложение на  татарском языке на тему “Игелекле эш”Иртәңге уннарга хәтле басмадан кеше күп үтте. Инде сирәкләнде. Хатык барасы җирләренә барып җитте, ахрысы, әллә нидә бер генә үтә башладылар. Равилне эшсез басып тору туйдырды, саф һавада карыны да ачкан иде. Өйгә керергә кирәк, кеше йөри башлагач чыгармын әле, дин уйлап та бетермәде, каршы яктан: Подробнее ...

Татарча сочинение “Сабан туе”

Сочинение на татарском языке на тему “Сабан туе”Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.
Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Минем бик күп Сабантуйларда булганым бар. Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Безнең авылда Сабантуй елга буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә. Якында гына челтерәп аккан чишмәсе дә бар.
Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.
Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.
Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар.
Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. Соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. Кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә.
Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Сабан туе” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Сочинение «нардуган бәйрәме»/»нардуган бэйрэме»

Сочинение на татарском языке на тему «нардуган бәйрәме»

Керәшен татарлары Яңа ел бәйрәмен Нардуган дип атаганнанр. Бу бәйрәм 25 нче декабрьдә башланып, 5 нче гыйнварга кадәр дәвам иткән. Бәйрәм барышында төрле уеннар оештырылган. Бәйрәмнең төп мизгелләре: кеше танымаслык итеп киенеп йорттан йортка кереп йөрү, махсус җырлар башкару, кунак булу; йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар үткәрү. Битләрен каплаган егетләр, кызлар уеннар оештырганнар һәм бер-берсен күзләгәннәр. Кайбер кешеләр, төрлечә киенеп, үзләрен танытмыйча, урамнарда такмаклар әйтеп, халыкның күңелен ачып, көлдереп йөргәннәр. Аларны «шамакайлар» дип йөрткәннәр. Шамакайлар кулларына мич капкачы, табалар тотканнар, аларны бер-берсенә сугып, төрле тавышлар чыгарганнар, кыңгыраулар шалтыратканнар, ягъни куркыныч көчләрне (җеннәрне) куганнар. Бу бәйрәмне Идел буе халыкларыннан мари, мордва, чуваш, удмуртлар да бәйрәм иткән, Алар бәйрәмгә үзләренең милли үзенчәлекләрен дә керткәннәр. Бар халык бәйрәмне яратып көтеп ала торган булган.

2 сыйныф сочинениелэр жыентыгы|2 класс сборник сочинений

Сборник сочинений на татарском языке для 2 класса. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.2 сыйныф өчен татарча сочинениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз. Подробнее ...

Татарча сочинение “Моң|Мон”

Сочинение на татарском языке на тему “Моң”/”Мон”Дөньяда һәрбер кеше моңлана белә. Моңланган вакытта кайбер кеше җырлый, ә кайбер кеше музыка тыңлый.
Минемчә, моң ул − кеше күңеленең җырда чагылышы. Шушы сүздән “моңаю” дигән сүз дә ясалгандыр. Ә “моңаю” сүзе кешенең уйлануларын, сагынуларын, үкенү-юксынуларын белдерә. Үзен юатырга тырышып, кеше ниндидер җырны көйли, борчыган мәсьәләләрне вакытлыча булса да онытып тора. Ә үзе уйный һәм җырлый белмәгән кеше башкаларны тыңлый. Кайбер кешеләр моңланган вакытта картиналар ясый яисә төрле бизәкләр чигә. Моң кешене иҗат итәргә этәрә, һәрбер милләт кешесе үзенчә моңлана. Аларның моңында үз милләтенең үзенчәлекләре чагыла. Мин үзем моңланган вакытта баянда уйныйм. Баянда уйнаган көйләр мине әллә кайларга, еракларга алып китә. Моңлана белмәсә, кешенең тормышы буш булыр иде. Күңеле тулганда моңлана, озын көйләр суза, ә шатлыгы булганда, үзенең куанычын күңелле көйләргә күчерә. “Моң” сүзе җырның көе белән дә, сүзләре белән дә нык бәйләнгән.
Моңлы бала түгел идем,
Моңнар төште башыма, −
сүзләрен “Әпипә” көенә һич кенә дә җырлап булмас иде. Шулай ук “Көзге ачы җилләрдә” җырына “Сабан туе”, “Туган ил”гә “Шома бас” сүзләрен куеп булмый. Җырларда җырчының кичерешләре, рухы, җаны чагыла. Г. Тукай җырлар турында: “Бу − бертөрле сихри көзгедер”, − дип яза. Ул кешенең күңеленнән бәреп чыга.
“Моң” төшенчәсе татар халкына гына хас, диләр. Шуңа күрә аның төгәл тәрҗемәсе дә юк.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Мон” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Изложение “үсә торган кеше”/”уса торган кеше” (157 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “үсә торган кеше”

Бер кеше үсәргә маташып азаплана. Егыла да тора, егыла да тора, еламый. Бер читтә, эскәмиядә, аның ап-ак чәчле, түгәрәк сакаллы бабасы утыра. Малайга рәхәт. Бөтен дөнья аныкы. Әнә салпы колаклы, кәкре аяклы сары эт, иснәнә-иснәнә, бакчага килеп керде. Керде дә туктады. Малайга шул гына кирәк иде дә. Шатлыклы авазлар чыгарып, егыла- тора, эткә таба тәпиләде. Малай, шатланып, нидер бытылдый-бытылдый, эткә үрелде. Эт исә кисәк кенә борылды да, юырта-юырта, бакчадан чыгып китте. Подробнее ...

Татарча сочинение “Җәйге таң|Жэйге тан”

Сочинение на татарском языке на тему “Җәйге таң”/”Жэйге тан”Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата.
(Габдулла Тукай).

Таң ата… Бу − табигатьнең иң могҗизалы, иң серле, иң гүзәл вакыты.
…Әнә бар дөнья әкияттәгедәй сихри тынлыкка чумган, шылт иткән тавыш та юк. Күктәге берәм-сәрәм йолдызлар әкрен генә төссезләнәләр. Көнчыгыш ягы алсулана, аннан, агара төшеп, таң сызыклары беленә башлый. Тып-тын. Якында гына аккан чишмә тавышы табигатьнең тынлыгын матурлап тора. Кояш та, тын гына үрелеп, җиргә күз сала. Аның нурлары, үлән өстендәге чыкның күзләрен чагылдыра. Сандугач сайравы иртәнге тынлыкны җанландырып җибәрә.
Урман артыннан күтәрелгән кояшның алсу йөзе ашыкмый гына җир өстенә күз сала: “Мин юкта ул-бу булмаганмы, барысы да исән-саулармы?” Шуны гына көткәндәй, таллыкта сандугач сайрап җибәрә; әрәмәлектә күке аваз сала; салкынча шаян җил агачларны, үләннәрне, битләрне сыйпап үтә; чыклы чирәм, кычыткан исе борыннарны кытыклый; кайдадыр кайтмый калган сарык бәтие тавыш бирә; абзарларда иренеп кенә сыерлар мөгрәп куя; йокы аралаш казлар каңгылдап ала. Ара-тирә капка ачылган-ябылган тавышлар ишетелгәли. Хуҗабикәләр торып, сыер саварга керешәләр. Тирә-якка җылы сөт исе тарала…
Ул арада кояш тагы да югарырак күтәрелә, серле тынлык юкка чыга, җирдә яңа көн башлана.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Жэйге тан” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...