Не буди лихо, пока оно тихо, а то татарина разбудишь

Не буди лихо, пока оно тихо, а то татарина разбудишь
Текст об использовании фразы «Не буди лихо, пока оно тихо, а то татарина разбудишь» является интересным и напоминает нам о важности быть осторожными и предусмотрительными в различных ситуациях. Хотя исторический контекст этой пословицы связан с взаимоотношениями между русскими княжествами и татарскими войсками, ее смысл остается актуальным и в современном обществе. Подробнее ...

Изложение “каенның күз яше”/”каеннын куз яше” (128 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “каенның күз яше”

Урманга эчкәрәк кергән саен, ландыш чәчәкләре күбрәк очрый башлады. Камил сакланып кына берничә чәчәк өзеп алды. Тамырлары белән дә йолыкмады, күпләп тә өзмәде. Юкса, урманда чәчәкләр корыр дип уйлады. Өзгән чәчәкләрен әнисенә алып кайтырга булды. Подробнее ...

Татарча сочинение “Каз өмәсе|Каз омэсе”

Сочинение на татарском языке на тему “Каз өмәсе”/”Каз омэсе”Татар халкы − эшкә бик уңган халык. Ул элек-электән үк күпләп каз асраган.
Каз өмәсе − көзге авылның иң яраткан йола-бәйрәмнәреннән берсе ул. Бер йортта каз суялар. Кызлар, яшь киленнәр, шул өйгә җыелып, каз мамыгы йолкыйлар. Бу эш озакка сузыла, чөнки казлар күп. Эш вакытында алар милли җырлар җырлыйлар, риваятьләр сөйлиләр, бәетләр укыйлар. Бала-чага, исләре китеп, аларны тыңлап тора да, урамга чыгып, иптәшләренә сөйләп күрсәтә. Шулай итеп халыкның әкият-риваятьләре буыннан буынга күчә.
Мамыкны җыеп бетергәч, кызлар казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр, салкын суда юалар. Бу эштә егетләр дә кызларга булыша.
Эш тәмамлангач, мәҗлес башлана. Яшьләр матур җырлар җырлыйлар, күңелле уеннар уйныйлар. Бик күңелле бәйрәм бу.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Каз омэсе” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Сочинение «кышкы сихри урманда»

Сочинение «кышкы сихри урманда»

Сочинение на татарском языке на тему «кышкы сихри урманда»

Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя.
Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.
Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек.
Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый.
Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк.
Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде. Подробнее ...

11 сыйныф изложенияелэр жыентыгы|11 класс сборник изложений

Сборник изложений на татарском языке для 11 класса. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.11 сыйныф өчен татарча изложениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз. Подробнее ...

Скачать татарча презентация Абдулла Эхмэт|Абдулла Әхмәт

В данной презентации на татарском языке по теме “Абдулла Эхмэт – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Абдуллы Ахматы. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)Абдулла Әхмәт – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Абдулла Әхмәт. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...

Сочинение «көз башы»/»коз башы»

Сочинение «көз башы»/»коз башы»

Сочинение на татарском языке на тему «көз башы

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.
Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.
Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: «Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз». Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры.
Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә. Подробнее ...

Сочинение “спорт белән шөгыльләнәм”/”спорт белэн шогыльлэнэм”

Сочинение на татарском языке на тему “спорт белән шөгыльләнәм”

Миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча Спорт Сарайлары ачылды. Әле төзеләселәре дә бик күп. Казанда һәр мәктәп каршында спорт мәйданчыклары булдырылды, спорт заллары яңартылды. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Бүген бу мөмкинлекләр аеруча әһәмияткә ия. Чөнки Казанда тиздән бөтендөнья унивирсиадасы үткәрергә әзерләнәбез.
Мин дә спорт белән чын-чынлап шөгыльләнә башладым. Мәктәбебезгә бер апа килде дә кемнәрнең чирәмдә хоккей уйнарга теләкләре барлыгын сорады. Иптәш кызларым белән мин дә язылдым. Башлаганда бик җитди карамасам да, йөри торгач, үз иттем мин аны. Ә хәзер аерыла да алмам кебек. Тренерымны, командадагы кызларны да бик яратам. Күп кызлар, авырлыкларга түзә алмыйча, берәм-берәм секциядән китеп бардылар. Ә без дустым белән түздек, ташламадык. Безнең тырышулар юкка китмәде, өч кенә ел шөгыльләнсәк тә, Татарстан җыелма командасына да алдылар. Бу команда белән без Россиянең бик күп шәһәрләрендә ярышларда катнаштык, призлы урыннар да яуладык. Медальләр, бүләкләр алдык. Спорт бик күп вакытыбызны алып, бик күп тырышлыклар таләп итсә дә, җиңү мизгеле бик рәхәт шул.
Бөтен кешегә дә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем, чөнки спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта. Подробнее ...

Сююмбике: правительница Казанского ханства

Сююмбике: правительница Казанского ханства
Этот текст о Сююмбике действительно пронизан различными легендами и слухами, которые делают ее образ еще более загадочным и увлекательным. Она была удивительной женщиной, способной менять законодательство в пользу простого народа, что не могло не вызвать уважение и поклонение. Подробнее ...