Татарча экият “Кырык уллы кеше”|Татар халык әкиәте

Детская народная сказка на татарском языке на тему “Кырык уллы кеше”Ә үвәле заманда бар иде, ди, ирле-хатынлы ике кеше. Шу-ларның бар иде, ди, кырык баласы. Балалары күп булгач аптырыйлар, нишләргә дә белмиләр. Аптырагач, киңәшеп, һөнәргә өйрәтә башлыйлар.

Тора-бара һөнәргә өйрәнеп җитәләр дә эшли башлыйлар. Үзләре көн күрерлек булгач, аталары белән киңәш итеп, өйләнмәкче булалар, шул шарт белән: булсын кырыгына кырык кыз, алар барысы да бер анадан булсыннар. Шулай киңәшләшкәч, олы уллары шундый кызларны эзләргә чыгып китә. Подробнее ...

Татарча сочинение “Казанга экскурсия”

Сочинение на татарском языке на тему “Казанга экскурсия”
Менә без Казанда экскурсиядә. Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай. Подробнее ...

6 сыйныф сочинениелэр жыентыгы|6 класс сборник сочинений

Сборник сочинений на татарском языке для 6 класса. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.6 сыйныф өчен татарча сочинениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз. Подробнее ...

Сочинение «рәнҗеш»/»рэнжеш»

Сочинение на татарском языке на тему «рәнҗеш»

Кемгәдер начарлык эшләсәң, җаның тынычлык тапмаячак яки ул кешенең рәнҗеше дә төшәргә мөмкин. Борынгылар: «Кеше рәнҗетүдән сак булыгыз. Рәнҗеш, каргыш кебек ул, төшә», − дигәннәр. Рәнҗеш төшү ул − кемне дә булса рәнҗеткән, кимсеткән кешенең берәр төрле бәла-каза күрүе, авырлыкларга дучар булуы.
Начар гамәл кылу гөнаһ санала. Ә кеше, бу дөньяда, я булмаса мәңгелек йортына күчкәч, гөнаһлары өчен, иртәме-соңмы җавап тотачак, һәрберебез игелекле гамәлләр кылырга, саваплы эшләр башкарырга гына омтылсак иде.
Безнең татар халкыңда «Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең» дигән мәкаль бар. Шуңа күрә кешене рәнҗетмәскә кирәк. Коръәндә дә кешене рәнҗетү, кимсетү зур гөнаһ санала. Ә гөнаһлы кеше гомере буе вөҗдан газабы кичерә. Подробнее ...

Татарча экият “Алпамша”|Татар халык әкиәте

Детская народная сказка на татарском языке на тему “Алпамша”

Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була. Ул бик күп еллар көтү көтә. Көтү көткән вакытында очрый моңа бер кыр казы бәбкәсе. Ул кыр казы бәбкәсе яз башыннан башлап асрый, үзе белән көтүдә йөртә. Көз җитә. Каз булып үскәч, кыр казы бәбкәсе очып китә, көтүчене ташлый бу. «Эх, шайтан алгыры, асрадым, җәй буенча йөрттем, икмәкләр ашаттым, нигә бу мине ташлап китте икән?» – ди Алпамша. Бу бераздан казны оныта: «Китте дә бетте инде бу», – ди. Подробнее ...

1 сыйныф изложенияелэр жыентыгы|1 класс сборник изложений

Сборник изложений на татарском языке для 1 класса. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.1 сыйныф өчен татарча изложениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз. Подробнее ...

Татарча сочинение “Көз башы”/”Коз башы”

Сочинение на татарском языке на тему “Көз башы”/”Коз башы”Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.
Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.
Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: “Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз”. Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры.
Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә. Подробнее ...

Татарча диктант “Карга — файдалы кош” (101 сүз)

Диктант на татарском языке на тему “Карга — файдалы кош”Иртәгесен авылга каргалар килде. Мин, карга тавышын ишетеп, урамга атылдым. Бер төркем карга өянке төбе турысында әрле-бирле очына, бертуктаусыз каркылдаша идс. Кайберләре, абзар башларына, өй кыекларына кунып, башларын бора-бора аска карыйлар. Кая куйдыгыз, янәсе, кешеләр, безнең өянкене? Кайда безнең ояларыбыз? Без хәзер кая барыйк? Ерак җирдән, көннәр-төннәр очып, Туган илебезгә кайттык. Сез безнең ояларыбызны туздырып куйгансыз. Шулмы кешелеклелек? Подробнее ...

Татарча сочинение “Гаҗәеп дустым|Гажэеп дустым”

Сочинение на татарском языке на тему “Гаҗәеп дустым”/”Гажэеп дустым”Кайвакытта бөтенләй дә көтелмәгән очрашулар була. Мин дә, көтмәгәндә, гаҗәеп кеше белән таныштым.
Әлеге малай белән мин чүп чиләген чыгарганда, баскычта очраштым. Мин аның күзләренә игътибар иттем, алар бик тә ачык һәм зәп-зәңгәр иделәр, мин гүя диңгез төбен күрдем. Көтелмәгәнлектән аздан гына чиләкләремне төшереп җибәрмичә, мин аңа “сәлам” дидем. Ә ул шундый матур һәм ягымлы итеп “әссәламегаләйкем” диде. Без шулай сөйләшеп киттек, һәм мин яңа танышым турында бик күп яңалыклар белдем.
Ул гадәти мәктәптә уку белән бергә, мәчет мәдрәсәсендә дә белем ала икән. Ә мин андый мәктәпләр булуы турында белми дә идем. Әмма алар бар икән, һәм яңа танышым Илһам да шуларның берсенә йөри икән. “Чөнки минем әбием дә, әнием дә Аллаһы Тәгаләгә ышаналар, минем үземнең дә мөселман булып үсәсем килә. Мин дә дингә ышанам”, − диде Илһам. Бу “дингә ышанам” дигән сүзләр миңа бик көчле тәэсир итте. Андый кеше белән сөйләшү минем өчен бик гыйбрәтле дә, рәхәт тә булды.
Яңа танышым белән сөйләшүләрдән соң, мин тормыш, Алла, дини кануннар турында күп нәрсәләр белдем. Яшәешкә икенче төрлерәк карый башладым. Бик гади дә, бик акыллы да итеп сөйләгәнгә, аның сүзләре миңа бик нык тәэсир итте. Мин хәзер яңа дустым белән горурланам, һәм шул көтелмәгән очрашуга рәхмәтлемен.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Гажэеп дустым” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...