Сочинение «хезмәт кешене бизи»/»хезмэт кешене бизи»

Сочинение на татарском языке на тему «хезмәт кешене бизи»

Татар халкында «Хезмәт кешене бизи» дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул.
һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Мин − авыл баласы. Шуңа күрә авылдагы эшләрнең бик күбесе таныш миңа. Әтием һәм бабам белән техника тирәсендә чуалырга яратам, машина йөртергә өйрәнәм. Әти-әнием белән бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү дә ошый миңа.
Яшелчә үстерү дигәннән, аңа без көздән әзерләнә башлыйбыз, борыч һәм помидорлар утырту өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә яздан без аларны уңдырышлы туфракка чәчәбез. Бу эш белән күбрәк әнием шөгыльләнә, мин дә аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Бу эшләр миңа бик зур канәгатьләнү бирә.
Яз җитү белән, бакчада җиң сызганып эшкә тотынабыз: җир казу, йомшарту, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю − барысы да безнең өстә. Кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырышабыз. «Җәйге көн ел туйдыра» диләр бит, ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешлөр өстәлебездә тора.
Әти белән әнигә булышу да хезмәткә керәдер инде − сизелми генә. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Әйе, җир эшен мин бик яратам, бәлки, киләчәктә агроном да булып китәрмен әле. Подробнее ...

Татарча изложениеләр җыентыгы / Cборник изложений на татарском языке

Сборник изложений на татарском языке. Более 100 разных вариантов для разных классов.Татарча изложениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар төрле сыйныфлар өчен.

А

Изложение “Ак әбиләр догасы” (216 сүз)

Изложение “Актүш” (190 сүз)

Ә

Изложение “Әллүки” (153 сүз)

Б

Изложение “Балык тоту” (171 сүз) Подробнее ...

Происхождение слова «татары»

Происхождение слова
Текст о происхождении слова «татары» очень интересен и показывает, как много версий и теорий может быть на одну тему. Это отличный пример того, как история и язык могут быть сложно связаны между собой, и как трудно однозначно определить происхождение слова. Однако, важно помнить, что история народов всегда богата различными интересными аспектами и традициями. Подробнее ...

Татарча сочинение “Хайваннарга да табиб кирәк|Хайваннарга да табиб кирэк”

Сочинение на татарском языке на тему “Хайваннарга да табиб кирәк”Әлбәттә, һөнәрләр бик күп, ләкин һәр кеше аны күңел кушуы буенча сайласа, нәтиҗәсе дә югары була. Бу − зарури.
Минем, Айболит кебек, хайваннар табибы буласым килә. Кечкенәдән үк барча хайваннарны яратам. Безнең өйдә балыклар да, кошлар да, мәчеләр дә, этләр дә бар.
Мин урамда калган ач, йортсыз-иясез мәче һәм этләрне бик кызганам. Аларны һәрчак ашатырга тырышам. Бервакыт безнең песиебез бик каты авырды, үлем хәлендә ятты. Без гаиләбез белән песиебез өчен бик борчылдык, мин аны югалтудан бигрәк тә курыктым. Аңа бик катлаулы операция ясадылар. Табиблар аны үлемнән алып калдылар. Хайваннар табибы булу теләге шул вакыйгадан соң уянгандыр, мөгаен, чөнки бу һөнәрнең бик кирәклеген, мөһимлеген мин шул вакытта аңладым.
Аннан соң мин песиебезне тәрбияләп, ярасын чистартып, уколлар ясап аякка бастырдым. Ул мине бик ярата, рәхмәтен белдереп, күземә генә карап тора. Мәктәптән кайтканда каршы ала, исәнләшкәндәй, “Мияу!” дип куя. Иртүк, соңга калмасын дигәндәй, өстемә менеп уята.
Хайваннар кешеләрнең яхшылыкларын, изгелекләрен аңлыйлар, үзләре дә аларга рәхмәтле булырга тырышалар. Хайваннар табибының бик кирәкле, изге һөнәр булуына хәзер бер шигем дә юк.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Хайваннарга да табиб кирәк” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Сочинение «матурлык һәм зәвык»/»матурлык хэм зэвык»

Сочинение на татарском языке на тему «матурлык һәм зәвык»

Зәвыклы итеп киенә белү ул − яшь үзенчәлеген, гәүдә төзелешен исәпкә алып, модага ярашлы итеп, чиста, пөхтә итеп киенү. Ләкин матурлык һәм зәвык икесе бергә туры килгәндә генә чын мәгънәсендә гүзәллек туа. Чыннан да, театрга чистартылмаган итек белән ап-ак күлмәк киеп бару − зәвыксызлык билгесе.
Кайвакыт шуңа да юлыгасың: транспортта бик матур киенгән кыз бара. Ә аның янында бер әби басыл тора. Кызның исә торып урын бирергә уенда да юк. Әгәр кызга берәрсе кисәтү ясаса, аның теленнән нинди генә сүзләр ишетмисең. Монда инде кызның матур киеме бөтенләй югалып кала. Эчке матурлык белән тышкы матурлык туры килсә генә чын матурлык, зәвык күзгә ташлана, һәрнәрсәдә гармония булырга тиеш шул. Подробнее ...

Сочинение «илдә тынычлык булсын»/»илдэ тынычлык булсын»

Сочинение на татарском языке на тему «илдә тынычлык булсын»

Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.
Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.
…Сугыш ул − өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә…
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар − туган илдә тынычлык булсын! Подробнее ...

Татарча изложение “Кошчык” (223 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Кошчык”Июль ахыры. Бакчада үзенә бер тымызык рәхәт, җылы. Кулыма китап алып, ачык тәрәзә каршында утырам. Җиләк-җимеш өлгергән, муллык ташып торган чак. Әнә, алмагачларның ботаклары алмалары күплектән сыгылып төшкән. Тулып пешкән кура җиләкләре, кызыл тамчылар булып, тамам-тамам дип эленеп торалар. Бакчам күрке — гөлҗимеш чәчәкләре өстендә бал кортлары очына. Подробнее ...

Скачать татарча презентация Галимжан Ибрагимов|Галимҗан И.

В данной презентации на татарском языке по теме “Галимжан Ибрагимов – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Галимжана Ибрагимова. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)Галимҗан И. – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Галимҗан И. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...

Скачать татарча презентация Хади Такташ|Һади Такташ

В данной презентации на татарском языке по теме “Хади Такташ – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Х. Такташа. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)Һади Такташ – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Һади Т. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...