Скачать татарча презентация Атилла Расих|Этилла Р.|Әтилла Р.

В данной презентации на татарском языке по теме “Атилла Расих – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Атиллы Расиха. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)Әтилла Расих – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Әтилла Рәсихның. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...

Сочинение «М. Казаковның «үксез бала» рәсеме»/»М. Казаковнын «усксез бала» рэсеме»

Сочинение на татарском языке на тему «М. Казаковның «үксез бала» рәсеме»

М. Казаковның «Үксез бала» рәсемендәге Габдуллага дүрт-биш яшьләр чамасы. Сабыйның, нәрсәнедер аңларга тырышып, томырылып карап торуы үзәк өзгеч моң, тирән сагыш белән өртелгән. Бу бала бик күзәтүчән, олыларча уйларга сәләтле, фикерләүгә ия. Автор баланың шушы халәтен шулкадәр табигый, тормышчан итеп сурәтләгән ки, үзеңне дә шул бала янында итеп сизә башлыйсың, аны кочагыңа алып иркәлисе, назлыйсы килә…
Алдында − катык, ярып пешерелгән бәрәңге, кара ипи, агач кашык, чи бәрәңгедән ясалган уенчык.
Сабыйның игътибарын ниндидер көтелмәгән хәл җәлеп иткән. Кыш фасылы булса кирәк, чөнки Габдулланың аягында йон оекбаш. Авыл баласы җәй көне яланаяк йөрергә ярата бит. Элек җылы абзарлар булмаган, шуңа күрә хуҗабикәләр сыерны өйгә алып кереп сауганнар. Хәтта яшь бәрәннәр, бозаулар өйдә торган. Өйгә алып кергән сыерны савучы әнисенең хәрәкәтләрен күзәтәме? Әллә яңа гына йомыш белән ишектән кергән күршегә карыймы Габдулла? Һәрхәлдә, бала игътибарын җәлеп итәрлек вакыйга бар ул караган якта.
Сабый алдына куелган кайнар бәрәңгенең суынганын сабыр гына көтеп утыра. Менә-менә ул хәзер ашый башлар кебек. Өй җылы, чиста; бик пөхтә итеп сәкегә урын-җир җыеп куелган. Тынычлык, туклык сизелә. Кыш булуына карамастан, тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып утыра. Тәрәзәдән төшкән яктылык Габдулланың йөзен яктырта. Төсләр, буяулар якты, ачык.
Алда ятимлек, фәкыйрьлек җәфалары күрәчәк даһиның бәхетле сабый чагын сурәтли рәссам.
Әсәр бик җанлы, тормышчан, мәгънәле. Тукайның җитди, уйчан, сагышлы күз карашы күңелдә озак саклана. Бу инде рәссам М. Казаковның таланты турыңда сөйли. Подробнее ...

Татарча сочинение “Апрель ае”

Сочинение на татарском языке на тему “Апрель ае”Менә яз килде. Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш киләсең, ямьле яз!
Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар кара төстә, көннән-көн кими. Көпшәк кар астында су җыела, урыны-урыны белән кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле гүләү белән килеп төшә. Юлында очраган барлык нәрсәне үзе белән алып китә. Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы нинди күңелле! Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә.
Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр хасил була. Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − каргалар, сыерчыклар кайта. Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларньң шат тавышы ишетелеп тора. Күңелле дә соң яз көне!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Апрель ае” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Начар гадәтләр|Начар гадэтлэр”

Сочинение на татарском языке на тему “Начар гадәтләр”/”Начар гадэтлэр”Начар гадәтләр күп төрле була. Олылар тәмәке тарталар, аракы эчәләр, наркотиклар кулланалар. Балаларның да начар гадәтләре була. Мәсәлән, кечкенә балалар борыннарын актаралар. Кайбер яшүсмерләр төкерә-төкерә сөйләшәләр, урамда ашап яисә ямьсез итеп сагыз чәйнәп йөриләр.
Мин үземдә начар гадәтләр юк дип уйлый идем, әмма бер вакыйга мине башкача уйларга мәҗбүр итте. Яңа елны бәйрәм иткәндә, әти безне видеокамерага төшерде.
Бәйрәмнәрдән соң без видеотасманы карадык. Шунда мин үземне күрдем. Мин бит туры басып йөрмим икән. Алга иелгәнмен, җитмеш яшьлек бабаймыни.
Мин үземнең гәүдәмне турайтырга булдым. Әмма, нәрсәдән башларга? Әнием белән киңәштем. Ул миңа яхшы киңәшләр бирде. Мәсәлән, бер күнегү ясарга өйрәтте. Аның өчен стенага арканы терәп басарга, башка җиңел генә китап куярга һәм туры гына йөреп китәргә. Йөргәндә, китапны төшермәскә тырышырга кирәк икән.
Мин, бөтен тырышлыгымны куеп, бу эшкә тотындым һәм ике айдан соң минем йөрүем матурланды. Әлеге күнегүләрне мин хәзер дә дәвам итәм. Менә шулай итеп, мин бер начар гадәтемне бетердем.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Начар гадэтлэр” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Обмен одного монгола на барана. Как такое произошло?

Обмен одного монгола на барана. Как такое произошло?
Текст о бараньей битве между волжскими болгарами и монголами представляет собой интересный факт из истории, который заставляет задуматься о значимости малоизвестных событий прошлого. Несмотря на то, что данная битва остается в тени известных побед Чингисхана, она все равно является примером сопротивления и победы древних народов перед монгольской империей. Подробнее ...

5 сыйныф изложенияелэр жыентыгы|5 класс сборник изложений

Сборник изложений на татарском языке для 5 класса. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.5 сыйныф өчен татарча изложениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз. Подробнее ...

Татарча изложение “Кадерле бүләк|Кадерле булэк” (103 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Кадерле бүләк”/”Кадерле булэк”Галия белә: ире кечкенә чактан ук яраткан шөгылен еллар үткәч тә ташламады, агачтан юнып әллә нинди сурәтләр ясый. Әнә алар булмә стеналарына да эленгән. Өйдә дә күпме тагын. Ә болары? Г алия, күзләрен тутырып өстәл тирәли әйләнә-әйләнә, ботак-тамыр- лардан серләр эзләргә кереште. Чү! Болар… болар гади тамырлар гына түгел икән ич! И, Табигать! Нинди могҗизалар ясарга сәләтле син. Тирә-юньгә күңел күзең белән генә кара шул. Рәсим табып алган ботаклардан үзенә якын да, кадерле дә күренеш күрде Г алия. Подробнее ...

Изложение “нәни дускаем”/”нэни дускаем” (398 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “нәни дускаем”

Таң аткан, иртә намаз вакыты. Әти тәһарәт алып йөри. Аннары чалмасын, чапанын кия дә, артыш таягын алып, мәчеткә китә, капкадан чыккач, яңадан кайтып: «Анасы, син кара әле, бия колынлаган, балаларны аның янына якын җибәрмә. Әллә кая тешләр, йә тибәр»,— ди дә яңадан китә. Бия колынлаган диюгә, минем күзләрем гомердә йокы күрмәгән төсле, ачылып китәләр. Мин. исни- исни, йортка чабып чыгам. Әни күрмичә дә кала. Арт абзарга бия янына барганда, хезмәтче каршы очрый. «Сакладыңмы, тотып аякландырдыңмы?» — дим. «Төне буе шуны саклап, керфекләремне дә йомганым юк, тотып аякландырдым, җиргә егылмады, айгыр тай»,— ди. Шуннан, ук кебек атылып, койма башына барып асы­лынам. Ни күзем күрсен: чем-кара тай. Күкрәкләре дә киң генә, кечкенә генә, нәни генә бөдрәләнеп торган койрык, яллары. Ул инде нәкъ мин уйлаган тай. Юк, мин уйлаганнан да матур. Ул, әнисенең корсагына сөялеп, курка-курка гына басып тора. Үзе кечкенә балалар кебек дер-дер калтырый. Анасы аны һаман ялый, һаман сөя. башын баласы өстеннән алмыйдыр. Аз гына тае читкә китә башласа, өңрәнеп анын янына бара. Мин дә барып аның муеныннан тотып аласым килә. Менә ул миңа алды белән әйләнә, ни күзем күрсен: маңгаенда кечкенә генә агы — кашкасы бар. Подробнее ...

Татарча сочинение “Әти белән сөйләшү|Эти белэн сойлэшу”

Сочинение на татарском языке на тему “Әти белән сөйләшү”/”Эти белэн сойлэшу”Кызык, әтием минем яшемдә ниндирәк булды икән? Ә бала чакта? Кичә мин әтиемнән шул турыда: балачагы, яшьлек еллары турында сөйләвен үтендем.
− Берәр төрле хәл турында сөйлә инде, − дип, әтине аптыратып бетердем.
− Алайса, ярар инде, − дип, әтием сөйли башлады. − Үскәндә, мин бик шук малай булып үстем. Бервакыт без иптәш малайлар белән “сугыш-сугыш” уйнадык. Мин үземне сугышчы итеп хис итәм һәм үзем уйлап чыгарган дошманнарга каршы “сугыша” идем. Ниндидер зур гына тимер таптым да, шул тимерне дошман танкына ыргытырга уйладым. Танк урынына күрше абыйның иске генә машинасы килә иде. Мин, әлбәттә, машинага түгел, ә ул узып киткәч шул урынга ыргытмакчы идем “гранатамны”. Әмма, кызганычка каршы, күрше абый шул вакытта машинасын туктатты. Минем “гранатам” нәкъ машинаның тәрәзәсенә барып тиде һәм, әлбәттә инде, тәрәзәне ватып төшерде. Мин бик курыктым, чормага менеп качтым һәм кичкә кадәр шунда утырдым. Кич белән әтием мине тапты һәм тынычландырды.
Менә шундый хәл турында сөйләде миңа әтием. Ә мин аны бик тәртипле, акыллы, тыныч малай булып үскән дип уйлый идем. Ләкин болар бала чакта булган. Шул вакыйга аңа күп нәрсәләрне аңларга, кайбер начар гадәтләрен бетерергә ярдәм иткән.
Әтием тагын хәтеренә нык уелып калган яшьлек еллары − Совет Армиясе сафларында хезмәт итү еллары турында да сөйләде. Ул башта Самара шәһәрендә укыту курсларында булган. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән, нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант биргән. Аннары ул Мөскәү аэропортында чик сакчысы булып хезмәт иткән. Әтием анда бик күп дуслар тапкан. Ул аларны әле дә еш искә ала, фотоларын без бергәләп карыйбыз. Туган җирдән читтә яшәү авыр булса да, түзәргә кирәк. Ике арада йөргән кайнар сәлам хатлары очрашу көннәрен тагын да якынайта. 1988 нче елның көзеңдә әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар.
Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егетләр өчен хурлык саналган. Чөнки авыру егетләрне генә армиягә алмаганнар. Хәрби хезмәттә булып кайткан егетне генә чын ир дип санаганнар, ул шуның белән горурланган.
Мин дә, әтиемнән үрнәк алып, туган илебезне саклаучы булып үсәрмен!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Эти белэн сойлэшу” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Сочинение «ярату»

Сочинение «ярату»

Сочинение на татарском языке на тему «ярату»

Нәрсә соң ул ярату? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде. Ярату ул − сөю, гашыйк булу. Мәхәббәт кеше күңеленә үтеп керсә, туң йөрәкне дә эретә, һәм шунысы бәхәссез: ул − мәңгелек.
Мәхәббәт темасы − әдәбиятта да мәңгелек тема. Сөя белгән кешенең күңеле дә матур була. Шуңа күрә чын сөю темасына язылган әсәрләр укучыга сихри көч бирә, яшәү дәртен арттыра.
Гашыйк булган кешенең күңеле чистара, сафлана бара, минемчә. Җир йөзендә мәхәббәт яши икән, димәк, тормыш дәвам итә, һәм ул матурлыклардан тора. Минемчә, ярату ул − булмастайны да булдыру, сөйгәнен өчен һәрнәрсәгә әзер булу. Подробнее ...