Татарча сочинение “Тутый кош”

Сочинение на татарском языке на тему “Тутый кош”Тутый кош ул − матур һәм күңелле кош. Аның канатларында бөтен салават күпере төсләрен күрә алабыз. Тропик урманнардан булуы аның тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора.
Бездә Кеша исемле тутый кош яши. Кеша үзенең артыңнан күзәтүне, аның белән сөйләшүне бик ярата. Өйдә үзе генә калгач, истә калдырган сүзләр белән үз-үзен мактый башлый: “Кеша яхшы”, “Акыллы”, “Кеша − искиткеч кощчык”. Чынлыкта, ул мактанмый, ә без әйткән сүзләрне кабатлый гына. Кайбер тутый кошлар бик күп сүзләр беләләр һәм тулы җөмләләр дә төзи алалар.
Кеша − бик дус кош. Аңа игътибарны киметсәң, ул үз сурәте белән сөйләшә башлый. Кешаның томшыгы белән көзгегә сугуын, бер җирдән икенче җиргә очып йөрүен һәм, башын күтәреп, канатларын җәеп, үз-үзенә нәрсәдер исбат итүен күзәтеп торуы бик кызык.
Кеша − кызыксынучан тутый кош. Аңа кемнең нәрсә эшләгәнен белергә кирәк. Мин, чәй эчәр алдыннан, нәрсә дә булса кисә башласам, Кеша бер кисәген алып кача. Бер тапкыр ул әни җылыткан ашка очып керде. Ярый әле аш җылынырга өлгермәгән иде.
Кеша безнең гаиләне бик яхшы белә һәм бездән курыкмый. Ул башка, җилкәгә утырып, кешенең нәрсә эшләгәнен күзәтә. Белмәгән кеше янына ул беркайчан да якын очмас.
Мин, Кешаны күзәтеп, тутый кошлар турында бик күп мәгълүмат белдем.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Тутый кош” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Различия между казанскими и крымскими татарами

Различия между казанскими и крымскими татарами
Текст о различиях между казанскими и крымскими татарами является интересным и познавательным. Этносы, давно соседствующие и взаимодействующие, имеют свои уникальные особенности, которые формировались на протяжении веков. Однако далеко не всегда различия между группами людей приводят к конфликтам или противостоянию, а наоборот, они могут стимулировать разнообразие культур и традиций. Подробнее ...

Татарча сочинение “Хайваннар – кешелэрнен ярдэмчесе|Хайваннар – кешеләрнең ярдәмчесе”

Сочинение на татарском языке на тему “Хайваннар – кешеләрнең ярдәмчесе”/”Хайваннар – кешелэрнен ярдэмчесе”Йорт хайваннары кешеләр өчен азык чыганагы булып тора. Шул максатларда кеше сыер, сарык, кош-корт асрый. Өйдә матурлык өчен тоткан хайваннар да бар. Болар, мәсәлән, песиләр, попугайлар, аквариум балыклары. Әмма сочинениенең темасы башка хайваннар, нәкъ менә кешегә тормыш алып барырга булышучы хайваннар турында язуны таләп итә. Монда исә кешенең иң беренче һәм иң тугры ярдәмчеләре булган ат белән эт турында сөйлисе килә.Әлеге хайваннар борынгы заманнардан ук кешегә тугрылыклы хезмәт итәләр. Алардан башка кешелек җәмгыяте хәзер дә кыргыйлык чорыңда яшәр иде, мөгаен. Чөнки ат кешегә сугышлар вакытында да, тыныч тормышта да җәмгыятьне алга алып барырга булышучы төп көч булган. Ат белән йөкләр дә ташыганнар, җир дә эшкәрткәннәр, утырып, ерак җирләргә дә йөргәннәр, яңа җирләр дә ачканнар. Сугышлар вакытында аңа атланып сугышканнар, кораллар ташыганнар, сугыш кырыннан яралыларны җыйганнар. Хәзер инде атларны ипподромнарда һәм авылларда гына күрергә була. Авылларда хәзерге көнгә кадәр ул транспорт чарасы буларак та, ит һәм кымыз бирүче буларак та файдаланыла. Безнең дә авылда атыбыз бар. Аның исеме − Кашка. Дәү әти миңа атта йөрергә рөхсәт бирә. Җәй көне арба җигеп печәнгә, утынга барабыз. Без печән чапканда, утын җыйганда ул яшел үлән ашап йөри. Мин Кашканы су буена алып төшәргә яратам. Атка атланып, бүтән малайларны кызыктырып, елга буена төшүләре бик тә күңелле. Анда мин атка су эчертәм, аны яхшылап юам. Кире кайтканда да аңа атланып кайтам. Кашка авыл кешеләренә бәрәңге утыртканда да, бәрәңге алганда да, тирес түккәндә дә булыша. Ат ул − бик сизгер һәм акыллы хайван. Син аны яратсаң, ул да сине ярата, тыңлый, үзенчә сәламләп тавыш бирә. Ат бик кирәкле хайван дип уйлыйм мин. Шушы гаҗәеп хайванга һәр шәһәрдә һәйкәл куйдырыр идем. Кешенең шундый ук тугры дусты − эт. Борынгы заманнардан бирле эт кешегә йортын саклаучы булып хезмәт иткән, киек аулаганда зур ярдәм күрсәткән. Сугышлар вакытында этләр ярдәмендә күперләр, танклар шартлатканнар. Хәзерге вакытта этләр төрле объектларны саклыйлар, милиция хезмәтендә торалар, МЧС ның коткаручылар отрядларында хезмәт итәләр, сукыр кешеләргә ярдәм итәләр. Коткаручы этләр турында аерым әйтергә кирәктер, мөгаен. Этләр, Әрмәнстандагы һәм Курил утрауларындагы җир тетрәүләрдән соң, Буйнак һәм Мәскәүдәге террористик актлардан соң хәрабәләр астыннан йөзләрчә кешеләрне табып, аларның гомерләрен саклап калдылар. Көнкүрештә кешеләрне бәла-казалардан саклап калу очраклары да исәпсез-хисапсыз. Ә күпме тәртип бозучы һәм җинаятьчеләр этләр ярдәмендә тотыла һәм тиешле җәзасын ала! Этләрнең дә, атларның да кеше тормышындагы әһәмияте хәзер дә кимеми. Шуңа күрә кешеләр этләргә һәм атларга зур рәхмәтле.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Хайваннар – кешелэрнен ярдэмчесе” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Как появился чак-чак

Как появился чак-чак
Этот текст о чак-чаке как символе татарской культуры является прекрасным примером того, как пища может не только насытить нас физически, но и дарить нам эмоциональное удовлетворение, помогая сохранить и передать традиции из поколения в поколение.

Чак-чак, с его простыми ингредиентами и глубоким символическим значением, действительно уникальное блюдо, которое служит не просто как угощение, а как своеобразный ключ к истории и культуре татарского народа. В этом есть оптимистический момент, ведь культурные традиции помогают нам сохранить свою идентичность и уважать многолетние обычаи. Подробнее ...

Татарча сочинение “Илдә тынычлык булсын”/”Илдэ тынычлык булсын”

Сочинение на татарском языке на тему “Илдә тынычлык булсын”/”Илдэ тынычлык булсын”Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.
Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.
…Сугыш ул − өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә…
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар − туган илдә тынычлык булсын! Подробнее ...

Улус, орда и ханство — в чем вообще разница

Улус, орда и ханство - в чем вообще разница
В тексте рассказывается о различиях между терминами «улус», «орда» и «ханство» и их историческом происхождении. Для меня это очень интересная тема, потому что она позволяет глубже понять историю и культуру тюрко-монгольских народов.

Оптимистические примеры из жизни также демонстрируют, как разнообразие и различия могут быть ключевыми для обогащения общества и прогресса. Например, разнообразие в культуре позволяет людям обмениваться знаниями, традициями и идеями, что способствует расширению кругозора и пониманию различий между людьми. Кроме того, разнообразие способствует развитию толерантности и уважения к другим культурам, что в свою очередь может укрепить международные отношения и способствовать мирному сосуществованию. Подробнее ...

Татарча сочинение “Солдат буласым килә|Солдат буласым килэ”

Сочинение на татарском языке на тему “Солдат буласым килә”/”Солдат буласым килэ”Без төннәрен рәхәтләнеп йоклыйбыз, көндезләрен тынычлап укыйбыз, эшлибез. Ә солдатлар, безнең җиребезгә беркем дә явыз ният белән яшеренеп кермәсен дип, көне-төне сакта торалар. Миңа хәзер ун яшь. Тагын сигез елдан мин дә армия сафларына басармын. Мин кечкенәдән үк солдат булырга хыялланам. Әтием, хәтта шаяртып, мине “комбат” дип йөри. Бу хыялым тормышка ашсын өчен, мин үз-үземне хәзердән үк чыныктырам. Иртәмне зарядка ясау белән башлыйм, турникта тартылам, гантельләр күтәрәм, кулымда идәннән күтәреләм, озак итеп башымда торам. Айкидо дигән спорт төре белән дә шөгыльләнәм. Хәрби кешеләр җитди, төгәл, түземле, тәвәккәл, таләпчән һәм көчле ихтыярлы булырга тиеш. Мин үземдә шундый сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Музыка мәктәбендә дә укыйм. Берничә төрле уен коралында уйный беләм. Музыка безнең армия тормышын бизәп, җанландырып җибәрер дип уйлыйм.
Минем әтием дә армия сафларыңда хезмәт иткән. “Армия − егетләрдән чын ирләр ясый торган мәктәп ул. Дуслыкның кыйммәтен армиядә аңлыйсың. Ватан өчен җаваплылык та шунда тәрбияләнә”, − дип сөйли ул. Ватанны саклау − һәр кешенең, бигрәк тә һәр ир кешенең иң изге бурычы. Мин үземә йөкләнгән бу бурычны төгәл үтәрмен дип уйлыйм. Безнең күгебез гел аяз, чишмә суларыбыз саф, аналарның йөзе якты, сабыйларның йокысы татлы булсын өчен, минем солдат буласым килә.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Солдат буласым килэ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарские пословицы, их значение и русские аналоги

Татарские пословицы, их значение и русские аналоги
Данный текст о татарских пословицах прекрасно демонстрирует мудрость и философию этноса, а также содержит ценные уроки для каждого человека. Татарские пословицы уникальны и могут вдохновить к самосовершенствованию и размышлениям о важности усердия, ответственности, дружбы и мудрости. Подробнее ...

Русские и татары: братья и сестры.

Русские и татары: братья и сестры.
Данный текст о взаимоотношениях между русскими и татарскими народами представляет собой прекрасный пример того, как различия в культуре и истории могут превращаться в сближение и уважение друг к другу. Несмотря на то, что в прошлом существовали стереотипы и недопонимания, сегодня наши народы могут гордиться своей общей историей и строить дружеские отношения. Подробнее ...

Различия башкирского и татарского языков

Различия башкирского и татарского языков
Этот текст о различиях между башкирским и татарским языками демонстрирует, как с течением времени языки могут влиять друг на друга, изменяться и развиваться. Однако важно понимать, что эти изменения не всегда означают проблемы или конфликты между культурами. На самом деле, они могут укрепить взаимоотношения и обогатить культурное наследие обеих народностей. Подробнее ...