IҖәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,
Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.
Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.
Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.
Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.
Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.
Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.
Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.
Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.
Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба,—
Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.
Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!
Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»
Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам.
Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,
Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!
«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» — бертуктамый этләр өрә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.
Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;
И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.
Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым»,— дидем.
Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә ни…
IIЯхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.
Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.
Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:
— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!
— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!
Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим,— инде мин кайда барыйм?»
һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.
Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.
Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.
|
Еще сказки на татарском языке со схожей к “Су анасы” тематикой (перейти к сборнику татарских сказок нашего сайта) (Башка татар халык экиятлэр)
Сочинение на татарском языке на тему “Казан – мәңге яшь шәһәр”
Иркәли җанны Идел һавасы,
Ишетәм синдә әнкәм авазын.
Мәхәббәтем син,
Бәхетем каласы −
Мең яшьлек Казан,
Мең яшәр Казан.
(Роберт Әхмәтҗанов).
Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең.
Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан.
Казан − Татарстанның башкаласы. Ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез. Ул − минем туган шәһәрем дә. Казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә. Ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер Ходай белә.
Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар. “Хан кызы Алтынчәч”, “Кабан күле”, “Алпамша” әкиятләре, “Туйбикә казаны” легендалары − әнә шундыйлардан.
“Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән.
…Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.
Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш”. (“Туйбикә казаны”.)
Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе.
Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар. Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде.
Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. Чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый.
Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән… Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр.
Казаным − ул дуслык шәһәре! Казаным − ул тарихи шәһәр. Казаным − ул гел яңарып торучы, картаймый торган мәңге яшь шәһәр! Подробнее ...
Диктант на татарском языке на тему “жәйге көндә”
Әнә ерак таулар, урманнар. Әнә матур гына дулкынланып күренә торган уҗым басуы. Әнә безнең юкәдән ясалган тубаллар белән җиләк җыйган урыннарыбыз. Болар бар да бизәлгән, бар да үләннәр белән
түшәлгән, сары, кызыл, ал чәчәкләр белән матурланган. Көннең эсселегеннән һәммәсенең өстендә әллә нәрсә елтырый. Үләннәр бераз арыганрак тоелалар. Бу чәчәкләр, бу таллар өстендә нәфис һәм матур кошлар үзләренең диңгез артыннан алып килгән моңнарын, шатлыклы көйләрен сайрыйлар. Кая гына карама, җан, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый. (76 сүз) Подробнее ...
Изложение на татарском языке на тему “Песи һәм маэмай мунчасы”/”Песи хэм маэмай мунчасы” Чиктән тыш чисталыкның зыяны бармы? Бар икән, әгәр бу сезнең дүрт аяклы дусларыгыз песи белән маэмайга кагылышлы булса. Гаиләнең бу «әгъзаларын» еш коендыру аларның сәламәтлегенә карата рәхимсезлек булып санала. Подробнее ...

Текст о потомках Чингизхана интересен и вдохновляющ, так как показывает, как великая личность способна оказать влияние на потомков через несколько поколений. Этот пример говорит о том, что даже одно действие или решение в прошлом может повлиять на многих людей в будущем. Подробнее ...

Сочинение на татарском языке на тему «февраль»
Һәр айның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Февраль − көннәр саны ягыннан кыска ай. Әмма көннәре кышның бүтән айларыннан озынрак. Кояш инде, гыйнвар аендагыча бик азга гына түгел, ә озаккарак чыга. Шулай да кояш көнозын елмаеп торган көннәр сирәк була бу айда. Февраль − күзачкысыз бураннары белән билгеле ай. Бөтен кыш буена яумаган кар шушы кыска айда ява. Кышның соңгы ае бит. Биек-биек кар таулары өя, юллар ябыла. Кыш, киткәнче, бөтен хикмәтләрен күрсәтеп калдырырга тырыша.
Шулай да февраль − язның күршесе. Яз билгеләре дә сизелә башлый. Кояш югарыданрак карый, юмартрак кылана. Кояш кыздырган көннәрдә түбәләрдән саран гына тамчылар тамгалый, боз сөңгеләре сузьша. Ләкин әле бу яз килде дигән сүз түгел. Февраль − алдакчы ай. Бер көнне кояш кыздыра, төнен ай балкый, икенче көнне коточкыч буран башлана. Салкыннар үзәккә үтә. Шарт та шорт итеп, өй бүрәнәләре шартлый. Агачлар чатнап куя, аларны калын бәс каплый. Кышның соңгы ае барыбер дә аклыкта, сафлыкта шул әле. Ак каеннар, ябалдашлы наратлар, киң итәкле чыршылардагы кар юрганы, аз гына кагылуга, өстеңә ишелер төсле. Кояш нурлары астында кар өсте бәллүрдәй ялтырый, тагын әллә нинди асылташларга охшый. Бар җирдә гүзәллек тантана итә. Кыш яз белән көрәшен дәвам итә, дилбегәсен тапшырырга ашыкмый. Подробнее ...

История татар в Японии – это удивительный пример того, как эмигранты сохраняют свою культуру и традиции на протяжении долгих лет в далекой стране. Несмотря на трудности и вызовы, с которыми столкнулись первые татары в Японии, они смогли создать себе новый дом и внести свой вклад в историю этой страны. Подробнее ...
В данной презентации на татарском языке по теме “Фатих Амирхан – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Ф. Амирхана. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation) “Фәтих Әмирхан – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Фәтих Әмирханның. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...
|