Татарча Изложение “Ак әбиләр догасы|Ак эбилэр догасы” (216 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Ак әбиләр догасы”/”Ак эбилэр догасы”Иртәгесен мин уянганда, кояш шактый биеккә күтәрелгән иде. Абый өйдә юк. «Бүген дә яңгыр яумаган икән!»—дип уйлап куйдым. Битемне юарга ишегалдына чыксам, шаккаттым. Туйганчы, тәмам сеңдереп һәм гөрләвекләр йөгертеп, бөтен дөньяны суга батырып, яңгыр явып үткән иде. Гүяки җир йөзендә барсы да алмаштырып куелган, һава саф һәм чиста, кошлар шатланышын тавыш бирә, агачлар һәм куаклар кабаттан яшәү дәрте белән тураеп киткәннәр. Кичә сары булып күренгән урманга да җан кергән. Подробнее ...

Татарча диктант “Бәллүр касә|Бэллур касэ” (92 сүз)

Диктант на татарском языке на тему “Бәллүр касә”/”Бэллур касэ”Тay артыннан, утлы күзләрен җиргә текәп, нур иясе — кояш күтәрелде. Тәүге нурлар шаян тибрәнеп алдылар да тау өстендә

жәйрәп яткан түгәрәк күл белен күрешергә ашыктылар. Кояш нурлары су тамчыларына кагылган сихри мәлдә тирә-юнь балкып, яктырып китте. Күл өстеннән назланып кына аксыл томан күтәрелде. Гөлләр-сөмбелләр, сайрар кошлар, һәр тереклек иясе, бу сихри көчкә буйсынып, кинәт йокыдан уяндылар. Подробнее ...

Сочинение «җәй могҗизалары»/»жэй могжизалары»

Сочинение на татарском языке на тему «җәй могҗизалары»

Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.
Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!
Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.
Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме… Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен! Подробнее ...

Изложение “минем әбием”/”минем эбием” (154 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “минем әбием”

Минем әбием хәзер дә бик матур әле. Тик кызларча түгел, әбиләрчә матур ул. Аның йөзе ап-ак. Бит уртасы, балаларныкы кебек, аз гына алсуланып тора. Аның шул ак йөзенә көмеш кебек ак чәчләр бик тә, бик тә килешә. Ул чәчләр гомер буе шундый ак булганнар диярсең. Башка төрле чәч, хәтта чем-кара булса да, минем әбиемә мондый матур төс бирмәс иде. Күз читләреннән сызылып киткән җыерчыклары әбиемне һаман елмаеп торган шикелле ачык йөзле итәләр. Аның йөзенә карасаң, күңел тынычланып кала. Әйтерсең дөньяда кайгы да, сагыш та юк. Бар да тыныч, бар да җиткән кебек була. Подробнее ...

Три самых крупных поражения Чингисхана

Три самых крупных поражения Чингисхана
Текст о триумфальных поражениях Чингисхана напоминает нам о том, что даже самые великие и легендарные лидеры могут сталкиваться с трудностями и неудачами. Однако важно помнить, что именно из этих поражений можно извлечь уроки и стать еще сильнее. Мир истории и повседневной жизни полон примеров, когда люди, столкнувшись с трудностями, смогли в итоге достичь успеха и победы. Подробнее ...

Сочинение «чәчәкләр ае»/»чэчэклэр ае»

Сочинение на татарском языке на тему «чәчәкләр ае»

Май − язның соңгы ае. Ул җәйгә якын тора. Аны чәчәкләр ае дип атар идем мин. Ай башында сиреньнәр, шомыртлар чәчәккә күмелә. Тузганаклар сап-сары чәчәк ата. Май урталарында алмагачлар, чияләр һәм башка җиләк-җимеш агачлары ап-ак чәчәккә күмелә. Алардан бал кортлары бал җыя. Кичен пырылдап май коңгызлары оча. Бала-чага, аларны тоту өчен, ярыш оештыра. Җирне ямь-яшел чирәм каплап ала. Яшь кычытканнар, әрекмәннәр баш калкыта. Карлыганнар, беренчелекне алу өчен, яфрак ярырга ашыгалар. Бөтен җирдә хуш ис, чәчәкләр исе, бал исе. Матурлык. Бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык. Подробнее ...

Татарча сочинение “Яраткан песием”

Сочинение на татарском языке на тему “Яраткан песием”Әти, песи алыйк әле!
Һәммәбез карар иде.
Әгәр дә песи булмаса,
Мәче дә ярар иде.
(Роберт Мщнуллин).

Кечкенәдән үк хыялым песи алу иде. Ниһаять, ул хыялым тормышка ашты. Кыш башында без песи баласы алып кайттык. Мин дә, апам да бик шатландык. Песигә Йомшаккай дип исем куштык.
Песиебез − ап-ак, матур йонлы, озын койрыклы, зәңгәр күзле. Ул шундый матур, минем аны гел кулымда гына йөртәсем килеп тора иде. Без песине беренче көннән үк бик яхшы итеп тәрбияли башладык. Кибеткә барып, песиләр өчен кирәкле бөтен әйберләрне алып кайттык, үзе теләгән җирдә урын әзерләдек. Тик ул, күп тә үтмәде, авырып китте. Әти Йомшаккайны биш көн рәттән хайваннар табибына, уколлар ясарга алып йөрде. Әти белән мин дә йөрдем. Шуннан соң песиебезнең авырганы юк. Ул авырганда, миңа да бик авыр булды. Ул инде хәзер үсеп килә, тиздән бер яшь була. Хәзер Йомшаккай бик тә уйнарга ярата.
Иртән, беренче булып, ул әтиебезне эшкә озатып кала. Аннан соң шаярып безне уята башлый. Без мәктәпкә киткәнче, ул гел “мыр-мыр” килеп аяк астында бөтерелә. Утырсам, тезләремә менеп утыра. Уйный башлагач, кайбер вакытларда онытылып китеп, тешләп яки тырнап та ала. Мәктәптән мин аны бик сагынып кайтам. Аңа ашарга, эчәргә бирәм. Йомшаккай балыкны бигрәк тә яратып ашый. Балык яки балык консервасы белән берәр нәрсә бирсәң, ул мыраулый-мыраулый, бик тәмләп ашый.
Йомшаккай безнең бик шаян, бик уйнарга яратучан песи булды. Ул, ашаганнан соң, бераз ял итеп ала да, уйнарга тотына. Сәгатьләр буе, бертуктаусыз уйнарга мөмкин ул. Кайбер вакытта аның белән уйный-уйный мин дә арып бетәм.
Мин Йомшаккаемны бик яратам. Матур песи булганы өчен дә яратам. Акыллы песи булганы өчен дә яратам. Мине яратканы өчен дә яратам. Мин аны ямьсез, усал песи булса да яратыр идем, мөгаен. Чөнки без аның белән бик дус. Ә дустыңны, әлбәттә иңде, яратасың бит.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Яраткан песием” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Сибирские татары. История происхождения

Сибирские татары. История происхождения
Текст рассказывает о сибирских татарах, их истории и культуре. Этот народ живет много веков на территории Западной Сибири, и он оставил значительный след в истории этого региона. История сибирских татар напоминает нам, что смешение культур и национальностей может привести к созданию уникальной культуры и традиций. Поглядим на жизнь с оптимистической точки зрения и поищем в ней примеры, подтверждающие эту мысль. Подробнее ...

Татарча сочинение “Дәү әтием|Дэу этием”

Сочинение на татарском языке на тему “Дәү әтием”/”Дэу этием”
Дәү әтиемнең исеме − Кәрим. Ул авылда яши. Кәрим бабай күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән. Бик күп балаларга белем биргән, тормышта яхшы кешеләр булырга өйрәткән. Дәү әтием бик акыллы һәм зирәк, шуның өчен аны бөтен кеше хөрмәт итә.
Дәү әтием Бөек Ватан сугышында да катнашкан. Ул, сугышның беренче көненнән башлап, Берлинга кадәр барып җиткән. Сталинград өчен барган сугышларда бик каты яраланган. Аның балчыкка күмелгән гәүдәсен шәфкать туташы күреп алган. Дәү әтием ике көн кыр госпиталендә яткач кына аңына килгән, су сораган. Аннан соң гына тылга, госпитальгә озатканнар аны. Сигез ай дәваланып, үлемне барыбер җиңгән ул. Яңадан үзе теләп фронтка киткән. Сугышны Берлинда тәмамлаган. Сугышчан батырлыклары өчен бик күп медальләр, орденнар белән бүләкләнгән.
Тынгы белмәс дәү әтием хәзер дә гел хәрәкәттә. Авылда аның зур бакчасы һәм бик күп умарталары бар. Без җәйге каникулда дәү әти янында торабыз. Аны бик яратабыз. Мин аның белән җәй көне эшкә йөрергә яратам. Дәү әтием белән булганда, бер эштән дә курыкмыйм. Печәнне бик оста чаба минем дәү әтием. Аннан соң без ул печәнне әйләндергәләп торып киптерәбез. Икенче көнне, ат җигеп, печәнне өйгә алып кайтабыз, кышка дип өеп тә куябыз. Ә атны су буена алып төшәргә дәү әтием мине үземне генә җибәрә. Мин рәхәтләнеп атта йөрим, аннан соң аны яхшылап юам.
Дәү әтиемне мин генә түгел, авылыбыз кешеләре дә бик ярата. Ул гел кешеләргә ярдәм итеп яши. Мин дәү әтием белән горурланам һәм аның кебек яхшы кеше булырга омтылам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дэу этием” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча презентация Амирхан Еники-тормыш юлы,ижаты|Әмирхан Еники-тормыш юлы,иҗаты

Презентация на татарском языке на тему “Амирхан Еники – биография и творчество” | “Эмирхан Еники – тормыш юлы хэм ижаты” | “Әмирхан Еники – тормыш юлы һәм иҗаты”В данной презентации на татарском языке вы найдете: подробную биографию и творчество одного из самых великих татарских поэтов, его высказывания и взгляды, а также его роль в развитии татарской литературы.Бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: иң бөек татар шагыйрьләренең берсенең җентекле биографиясен һәм иҗатын, аның сүзләрен һәм карашларын, шулай ук аның татар әдәбияты үсешенә карата ролен. Подробнее ...