Татарча сочинение “Туган тел”

Сочинение на татарском языке на тему “Туган тел”
Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Минем туган татар телем чынлап та бик матур. Ул минем өчен әткәм-әнкәм кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.
Мин Свердловск шәһәрендә тудым. Ул вакытта минем әти-әнием анда эшләгәннәр. Мин рус мәктәбендә укыдым.
Күптән түгел без Казанга әйләнеп кайттык. Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, чөнки барыбыз да татар балалары. Свердловскида вакытта татарча өйдә генә сөйләшеп була иде. Казанга кайткач, мин урамда да, транспортта да татарча сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп шатландым. Күңелем рәхәтләнеп китте. Ничектер алар миңа бик якын булып, туган кебек тоелдылар. Ә мәктәптә татар теле дөресләре буласын белгәч, мин бигрәк тә сөендем. Татар телен өйрәнү безгә рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый. Авылга кайткач, әбием, башымны сыйпап: “Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!” − ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Туган тел” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Изложение “Актүш”/”Актуш” (190 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Актүш”

Дамир да, ике кулын очар кош кебек як-якка җәеп, аягын шудырып кына каршы якка чыга башлаган иде. басма уртасына җитәрәк, малайның радар җайланмасы кебек үткен колагы бик әкрен, бик зәгыйфь кызганыч аваз ишетте: чокыр төбендә бәләкәй генә чем-кара кечек өскә чыгарга азапланып ята икән. Өч аягында титаклап, әле бер читкә, әле икенче читкә йөгереп китә. Әйләнеп килә дә стена кебек текә һәм биек ярга сикерә. Тик кая инде аңа бу тирән чокырдан чыга алу! Сикергән саен, йомгак кебек тәгәрәп, елый-елый егылып төшә. Подробнее ...

Различия между татарами и башкирами

Различия между татарами и башкирами
Данный текст о различиях между татарами и башкирами, несмотря на свою небольшую длину, порой может стать интересным поводом для глубоких размышлений о том, насколько много сходства есть у различных этносов, и как важно уважать и ценить эту разнообразие.

Оптимистический взгляд на эту тему позволяет увидеть, что различия между этими народами — это не повод для раздоров и разделения, а, наоборот, повод для погружения в культурное разнообразие и обогащения собственного мировоззрения. Наш мир настолько необычен и интересен именно благодаря тому, что в нем живет множество различных народов, каждый из которых приносит свои уникальные традиции, обычаи, языки и культуру. Подробнее ...

Татарская сказка про джина и смекалку бедняка

Татарская сказка про джина и смекалку бедняка
Эта татарская сказка о бедняке Габдулле и джине вдохновляет на оптимизм и веру в чудеса. Она показывает, что даже в самых безнадежных ситуациях человек может найти выход, если воспользуется своим умом, смекалкой и верой в себя.

По сюжету сказки, Габдулла, несмотря на свою бедность, обладал умом и набожностью. Именно эти качества помогли ему преодолеть испытание, которое ему подкинул джин. Вместо того, чтобы паниковать или отчаиваться, бедняк не терял самообладания, а нашел способ обмануть джина, избежав тем самым своей гибели. Подробнее ...

Татарча сочинение “Дуслык − бөек көч|Дуслык − боек коч”

Сочинение на татарском языке на тему “Дуслык − бөек көч”/”Дуслык − боек коч”Дуслыкның көче нәрсәдә, дип сорарсыз сез.
Беренчедән, чын дус сине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр. Әгәр дә мин өйдә дәреслегемне яисә каләмемне онытып калдырсам, ул миңа үзенекен биреп торыр.
Икенчедән, авыр вакытларда дустым мине тыңлар, берәр кеше мине кыерсытса, ул мине яклар. Бервакыт мине унберенче сыйныф укучысы кыерсытты, ул миннән күпкә көчлерәк, мин аңа җавап бирә алмадым. Дустым Наил мине тыңлады, аңлады һәм тынычландырды. Мин аңа рәхмәтлемен! Аңа авыр булганда, мин дә һәрвакыт булышырга әзер.
Өченчедән, дуслар бергәләшеп таулар күчерергә мөмкин. Дустым янымда булганда, мин бөтен эшне дә эшли алам, ул бит миңа булышачак. Хәтерлим, хезмәт дәресендә мин бер детальне эшли алмый тордым, ә Наил үзенең эшен эшләп бетерде, аннары миңа булышты, икәү бергә дәрес беткәнче детальне ясап та бетердек. Шулай итеп мин яхшы билге алдым. Менә шуңа күрә дә мин, дуслык − бөек көч, дип уйлыйм.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дуслык − боек коч” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Сочинение «күңелле кыш килде»/»кунелле кыш килде»

Сочинение на татарском языке на тему «күңелле кыш килде»

Мин иртән йокыдан тордым. Урынымны җыйдым. Бит-кулларымны юдым, тешләремне чистарттым. Тәрәзәдән урамга карасам, бөтен җир ап-ак. Кар ява, кар! Киенеп урамга чыктым. Урамда чып-чын кышкы көн. Әле кичә генә кап-кара булган җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Аяк астында яңа яуган кар шыгыр-шыгыр килә.
Кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та, шатлык та бар. Кар яуганда, күзләрем генә түгел, күңелем дә иркәләнә. Ап-ак бәскә төренгән агачларны кем матур димәс? Саф, салкын һавасың сулап, күкрәгеңә шифа һәм дәва аласың. Керфекләреңә, чәчеңә, иреннәреңә күбәләк кар килеп куна. Бу карлар барысы да синеке. Җилне бишек итеп, кар бөртекләре тирбәлә. Кар ява, яусын әйдә, шатлыклар чиксез булсын!
Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.
Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.
Ә безгә, балаларга, кышын тагын да рәхәт һәм күңелле. Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан кар бабай һәм кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Артыңнан кар өермәләре калдырып, биек-биек таулардан чаңгы-чана шуу нинди күңелле! Ул шугалакта тимераяк шууларның рәхәтлеге сөйләп бетергесез! Үзеңнең юешләнеп беткәнеңне дә сизмисең. Пальтоңның итәкләренә бозлар катып бетә. Бияләйләреңнән су тама. Алай да өйгә кайтасы килми. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз. Подробнее ...

Полезен ли чай с душицей (мәтрүшкәлэ чәй) для реабилитации после коронавируса?

Текст о полезных свойствах чая с душицей (мәтрүшкәлэ чәй) в реабилитации после коронавируса несет в себе оптимистическое послание о том, как природные ресурсы могут помочь в борьбе с болезнями и способствовать выздоровлению. Этот текст также напоминает о важности традиционных методов лечения, которые передаются из поколения в поколение. Подробнее ...

Скачать татарча презентация Энэс Галиев|Әнәс Г.

В данной презентации на татарском языке по теме “Энэс Галиев – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Э. Галиева. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)“Әнәс Г. – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Әнәс Гәлиевның. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...

Белая Орда — кто это, как появилась

Белая Орда - кто это, как появилась
Текст о Белой Орде напоминает нам о богатом историческом наследии Центральной Азии. Он говорит о том, как данное государство играло ключевую роль в истории тюркских и монгольских народов, оставив заметный след, который до сих пор сказывается на культуре и традициях этого региона. Подробнее ...

Татарча сочинение “Хыял”

Сочинение на татарском языке на тему “Хыял”Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр.
Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Мәсәлән, кечерәк чакта мин үземдә булмаган уенчыкларны булдыру турында хыяллана идем. Зуррак үскәч, укый белә башлагач, китаплар, төрле матур киемнәр турында да хыялландым. Бу хыялларымны тормышка ашыру миннән тормый иде, әлбәттә. Ә хәзер мин яхшы укырга, бик белемле булырга һәм кайбер начар гадәтләремне бетерү турында уйланам. Бу күп тырышлык, нык ихтыяр көче таләп итсә дә, аның тормышка ашуы үземнән тора. Бөтен көчемне куеп тырышсам, хыялларым чынга ашар дип өметләнәм.
Менә шул тормышчан хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Болар һәркемдә була ала торган тырышлык, уңганлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һәм башка бик күп сыйфатлар. Бу сыйфатларга һәркем ия була ала. Димәк, хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Хыял” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...