1 нче сыйныф.

1 нче сыйныф.

 

  1. Әзерлек чоры.

 

  1. о, а, ә, и, ы, ү, у.
  2. Аа, Әә, Ии, Ыы, Уу, Үү, Оо.

 

Рәсемле диктант.

 

Сүзнең беренче хәрефен язарга.

 

  1. Рәсемнәр: алма, ат, әтәч, икмәк, әлифба, үрдәк, утын, ылыс, энә, укучы.

 

Таныш булган сузыкларны язу.

 

  1. Рәсемнәр: алма, утын, ләлә(чәчәк), туп, укучы,чеби.

 

Сузык авазларны парлап язу.

 

а — ә, ы — и, у — ү.

 

Әзерлек чорындагы өйрәнелгән хәрефләрне истә калдыруга күнегүләр.

 

  1. Юл хәрефләре белән алыштырып язу.

 

у, а, ы, и, ә, у, о, ү.

 

2.Хәрефләр арасында таныш сузык хәрефләрне сайлап язарга.

 

н, ы, ү, т, к, а, ф, у.

 

2.Әлифба чоры.

 

1.Сузык авазлар диктанты.

а, ы, у, ә, э, и, ү, е.

 

2.Хәреф диктанты.

 

Лл, Тт, Нн, Сс, Кк, Рр, Ее, Ээ, е.

 

3.Кушылмалар диктанты.

 

ла, лә, лу, лү, лы, ли;

та, тә, ту, тү, ты, ти;

на, нә,ну, ни;

са, сә, су;

ка,кә, ку, кү, кү, ки;

ра, рә, ру, рү, ры, ри;

ша, шә, шу, шү, шы, ши;

ма, мә, му, мү, мы, ми;

 

  1. Тактага язылган, кушылмаларны укырга, хәтердә калган 5

кушылманы язарга.

 

ба, бә, бу, бү, би, бе, бы;

ча, чә, чу, чү, чи, че;

да, дә, ду, дү, ди, де;

 

5.Сайланма диктантлар.

 

а) и хәрефе кергән иҗекләрне генә язарга:

ны, ми, су, ли, шы, ша, чи, ди, би.

б) м хәрефенә башланган иҗекләрне генә язарга:

ма, су, шы, ми, му, ла, сә, ну, мә. ра, мы.

 

  1. Сүзлек диктанты.

 

ау, уа, ал, ат, ак, ач, аш, ул, ил, ел, ут, ит, эт, уч, эч, эш, ала, сула, ана, сана, сала, аша, шуа, шума, мана, алма, әнә, әни, әти.

 

Искәрмә. Сүзләрне укытучы сайлап яздыра.

 

  1. Кушылмалар диктанты.

 

Ло, но, шо, зо, ко, го, до, бо, ро, мо, йо,.

Тө, йө, рө, шө, йө, рө, шө, , кө, сө, гө, дө, бө, мө.

 

  1. Сүзлек диктанты.

 

Ана, ата, апа, ала, алма, ас, ара, аша.

Әти, әни, әби, әнә, мин, син.

Исә, илә, иңә.

Тал, тәти, тату, түтәл, тун, нәни, тула, какы, калак, күк, кул, күл, күркә, курка, нарат, каен, суган, туган, утын, дага, дуга, дус, бәби, чәч, ком, кош, зур, өй, ун, уң, ял, яр, хат, җир, җил, җәл, җим.

 

Искәрмә. Сүзләрне укытучы сайлап яздыра.

 

Искәртмәле һәм аңлатмалы диктантлар.

 

А. Ул Алла. Ул Ләлә.

Ләлә аш сала.

Ана су ала.

Ә. Әнә Ләлә. Әнә Әнәс.

Әминә алма ала. Ләлә аш сала.

Әсмә су сала.

     И. Әнә Әнисә. Наил нәни.

Дилә машина ала.

Әнә Сәлимә. Әнә Наил.

Н. Нил ат ала. Әнә Наилә.

Наил утын ала. Наил машина ала. Нилә нәни.

Ү. Күлмәк матур. Илдүс ат ала. Гүзәл инә ала.

Л. Алсу су сала. Әнисә су илтә. Ул Алсу. Наилә аш ала.

     Т. Әнә ат. Ат зур. Илшат ат ала. Самат ат ашата.

С. Әнә Әнисә. Әнәс су сала. Сылу сана. Салат үсә.

К. Сәкинә какы ала. Казан матур. Иркә килә. Кыш суык. Кәримә каз ашата.Ул зур кыз.

Р. Сара шар ала. Рәис нәни. Иркә килә. Ринат курка. Күркә кит.

Э. Эт килә. Менә энем. Әни кер элә.

Г. Әнә таган. Гали таган атына. Гани карап тора. Әти иген игә. Гасимә кар ала.

Д. Дилә, Надир – дуслар. Алар дачада торалар. Дача зур, матур. Дәү әни килә.

Б. Билал балык тота. Кәбир кармак сала. Бу бал. Бал татлы. Булат бал каба.

Ч. Әнә Чулпан. Чәчкә чана шуа. Биби чигү чигә. Бакчада чәчәкләр үсә.

М. Менә бакча. Муса мәк ала. Мәдинә су сибә.Чәчәкләр матур.

    Ш .Шакирә аш сала. Ул тырыш бала. Шакирә әнисенә булыша.

Кыш килә. Шәкүр чана шуа. Шакир шатлана.

О. Кош оча. Очучы күктә оча. Очкын шар тота.

П. Песи тут тота. Апа туп ала.

З. Әнә зал. Зал зур. Зал чиста. Залда балалар Балалар бар. Гази, Гүзәл залны бизиләр. Зал матур булла.

Ө .Гөлназ белән Мөнир өй төзи. Гөлсем аларга булыша.Алар өчәү өй салалар.

ң.Миңсылу таңнан тора. Ул чана шуа. Мин чаңгы шуам. Алар шат.

Я. Яз килә. Кояш көлә. Аяз кош оясы ясый. Ул кошларга оя куя.

Ю. Урманда аю яши. Аю баласын елгада юа. Юныс аюны күрә.

В. Вәли минем дустым.Ул авылда Яши. Сәвия апа сыер сава. Равия апа тавыклар ашата. Вәлия апа балалар укыта.

Х. Рәхимә апа хат яза. Хәлимә хат сала. Халисә апа хат ала. Рәхмәт.

Җ. Матур җәй җитте. Көннәр җылы. Нәҗип белән Җәмилә урманда җиләк җыя.

Һ. Казан – зур шәһәр. Шәһәрдә һәйкәлләр күп. Шәһәр матур. Җиңү көне. Балалар һәйкәлгә чәчәкләр  куя.

Ц. Циркта концерт. Люция циркка килде. Концерт бик күңелле булды.

     Щ. Алсу апа – пешекче. Ул ашлар пешерә. Щи, борщ – тәмле ашлар.

 

Контроль күчереп язу.

 

Далада. Дилә далада. Ләлә далада. Алла, Дилә, Ләлә далада. (8 сүз.)

 

Этем. Бу минем этем.Ул Актырнак. Ул бик күп белә. Күп өрә. (12 сүз.)

 

Болын.  Бу болын. Болын матур. Анда чәчәкләр күп. Күбәләкләр оча. (9 сүз.)

 

Күрмә диктантлар.

 

Сабан туе. Бүген бәйрәм. Бүген сабан туе. Сабан туе зур бәйрәм. (9 сүз.)

 

Урман. Әнә нарат урманы. Нарат аланына балалар килә. Алар уйныйлар. Балалар шат. (11 сүз.)

 

Искәртмәле диктантлар.

 

Урман. Җәй җитте. Без урманга килдек. Урман куе. Анда җиләкләр күп. Балалар җиләкләр җыйдылар. (13 сүз.)

 

Дилә. Дилә — зур кыз. Ул әнисенә булыша. Дилә кер уа. Ул идән себерә. Динә тырыш бала. (15 сүз.)

 

Кышын. Кыш килде. Йомшак кар яуды. Балалар урманга чыктылар. Алар чана шуалар. (11 сүз.)

 

Контроль диктантлар

 

Аю. Аю урманда яши. Ул зур хайван. Аю бал ярата. (9 сүз.)

 

Көз. Көз җитте. Яңгырлар еш ява. Яфраклар коела. Көчле җилләр исә. Кошлар китә. Алар җылы якларга оча. (16 сүз.)

 

Җәй. Матур җәй җитте. Кояш кыздыра. Көн эссе. Балалар елга буена килделәр.  Алар су коена. Рафис балык тота. (17 сүз.)

 

Яз килә. Март яз ае. Кояш көлә. Тамчылар тама. Кар эри. Кошлар кайта. Ямьле көннәр башлана.  (14 сүз.)

 

Искәрмә: ямьле  сүзе тактага языла.

 

Җөмлә һәм сүз.

 

 

Аңлатмалы диктантлар.

 

Кыш. Төн буе кар яуды. Кар җирне каплады. Иртән кешеләр кар көрәргә чыкты. Кар күп. Игеннәр күкрәп үсәр. (17 сүз.)

 

Гаилә. Минем гаиләм зур һәм тату.Әни белән әти эшли. Мин укучы. Ринат бакчада йөри. Без бергә ял итәбез. (18 сүз.)

 

Фил.  Фил җылы якта яши. Ул йөк ташый. Фил кешегә хезмәт итә.Ул бик көчле хайван. (15 сүз)

 

Иҗади диктантлар.

 

Болан. Болан төньякта (…). Ул (…) чаба. Кешеләр аны җигеп (…).Болан (…) бүрекләр, туннар тегәләр.

 

Сүзләр: тиресеннән, яши, йөриләр, яхшы.

 

Кар. Яңа яуган ап-ак (…) күзләрне камаштыра. Салкыннан битләр (…). (…) астында кар шыгырдый.

 

Сүзләр: аяк, кар, алсулана.

 

Сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга

 

Күл, матур, бик, буе. Йөзә, күлдә, үрдәкләр. Күп, күлдә, балык. Тотарга, балык, малайлар, күлгә, йөриләр.

 

Күрмә диктант.

 

Җөмләләр ахырында нокта куеп язарга. Һәр җөмләне баш хәрефтән башларга.

 

Ямьле җәй җитте аланнарда чәчәкләр атты урманнарда җиләкләр пеште кояш кыздыра. (11сүз.)

 

Контроль диктантлар.

 

Керпе. Балалар урманга килде. Рәис керпе күрде. Керпе энәле. Керпе үлән арсына кереп китте. (13 сүз.)

Җәйге урман. Җәйге урман бик матур. Һава саф. Кошлар сайрый. Чәчәкләр күп. Әнисә, Әмир җиләк җыя. Җиләк бик тәмле. (17 сүз.)

 

Искәрмә: сайрый сүзе тактага языла.

 

 Кулдан язу өчен басма хәрефләр белән язылган кушылмалар, сүзләр һәм җөмләләр

 

  1. Ас, са, ци, ра, по, ле, юл, ро, ля, со, һә, ңа, ңү,гә, рә, нө, лю, ры, үр, жи, җи, ча, ща, ра,эт, те, мә, үс.

 

  1. Әти, әни, юкка, чана, оча, Асия, Диля, Шамил, рәсем, басма, юмарт, җиңү, шәһәр, идән, һәйкәл, хикәя, очучы, җиләк, песи, Әхмәт, хат.

 

  1. Әнә утын. Наил утын ала. Ул тырыш бала. Наил, Әнәс һәм Мансур бик яхшы укучылар.

 

  1. Әнә Наилә. Наилә нәни. Ул курчак ала.

 

  1. Әнә Әнисә. Ул кер уа. Әнисә эш сөя.

 

  1. Әнә бакча. Анда түтәл. Түтәлдә салат, әнис үсә. Алсу су сибә.

 

  1. Кыш килде. Кар ява. Көн салкын. Балалар урамда. Алар чана шуа. Алар шат!

 

  1. Салкын кыш җитте. Урамда буран. Кар күп яуды. Уңыш күп булыр.

 

  1. Яз килә. Кояш җылыта. Кар эри. Бөреләр уяна. Кошлар кайта.Урамда гөрләвекләр ага. Балалар шатлана.

 

10.Яз килде. Кошлар бәйрәме була. Илгизәр кошлар оясы ясый. Васил аңа булыша. Алар кошларга оя куялар.

 

  1. Кышкы көн. Бүген көн матур. Җил юк. Салкын түгел. Кар ява. Урамда рәхәт!

 

  1. Бакчага чыктым,

Чәчәкләр өзәм,

Иң матурларын

Бәйләмгә тезәм.

 

  1. Җәйге көн. Без урманга бардык. Урманда кошлар сайрый. Матур чәчәкләр үсә. Күбәләкләр оча. Урманда күңелле.

 

  1. Хезмәт ит тә мактан,

Уйнап көл дә шатлан!

 

  1. Тыйнакның кулы эшләр,

Мактанчыкның теле эшләр.

 

Мөстәкыйль эшләр.

 

Сөйләм, җөмлә, сүз.

 

№1.

 

  1. 1. Укы. Сөйләмдәге җөмләләрне тап.

 

Яңа ел җитте Кышкы каникуллар башланды Укучылар чыршы бәйрәменә әзерләнәләр Бәйрәм күңелле булачак. (13 сүз.)

 

  1. Тиешле урынга нокта куеп, күчереп яз. Җөмлә башланганын белдергән хәреф, җөмлә беткәнен күрсәткән нокта астына сыз.

 

Үрнәк: Яңа ел җитте.

 

№2.

 

  1. Укы, җөмлә ахырын тап. Һәр җөмләне баш хәреф белән башлап, нокта белән тәмамлап, күчереп яз.

 

Мәктәп белем бирә белемле кеше яхшы эшли эш яраткан бала бәхетле була .(12 сүз.)

 

  1. Сөйләмдә ничә җөмлә? Һәр җөмләдә ничәшәр сүз?

 

№3.

 

Җөмләләрне укы. Һәр җөмләдә кем турында әйтелгәнне белдергән сүзне тап.

 

Әти тракторда эшли. Әни фермада сыерсава. Бабай умарталар карый. Әби өйдә аш-су әзерли. Мин мәктәптә укыйм. (18 сүз.)

 

Җөмләләрне күчереп яз. Һәр җөмләдә кем турында әйтелгәнне белдергән сүзләр астына сыз.

 

Үрнәк. Әти тракторда эшли.

 

 

№4.

 

Күп нокта урынына нишләде? соравына җавап булган сүзләрне куеп укы. Аннары, шул сүзләрне кертеп,җөмләләрне күчереп яз.

 

Үрнәк. Ямьле җәй үтте.

Ямьле җәй … . Алтын көз … . Агач яфраклары … . Авылда кыр эшләре … . Мәктәптә укулар … .

 

№5.

 

  1. Һәр юлдагы сүзләрдән җөмләләр төзеп әйт.

 

бизи, белем, тормышны

кешене, бизи, хезмәт

табыла, хезмәттә, бәхет

 

  1. Шул җөмләләрне үзеңә-үзен әйтеп яз. Һәр җөмләдә нәрсә турында әйтелгәнне белдергән сүз астына сыз.

 

№6.

 

  1. Җөмлә булсын өчен, күп нокта урынына тиешле сүзләрне куеп яз. Һәр җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап яз.

 

Салкын … килде. Ап-ак … яуды. … өненә кереп ятты. … оясына яшеренде. … кар астына чумды.

 

Белешмә сүзләр: кыш, аю, кар, төлке, тиен, көртлек.

 

  1. .Һәр җөмләдә нәрсә турында әйтелгәнне белдергән сүз астына сыз.

 

№7.

 

Сөйләмне җөмләләргә аерып укы. Һәр җөмләне баш хәреф һәм нокта белән аерып яз.

 

Урман йоклый агач ботакларын кар баскан куаклар мамык юрганга төренгән .(10 сүз.)

 

№8

 

  1. Сорауларга җавап яз.

 

Бездә хәзер елның кайсы вакыты (фасылы)? Җир нәрсә белән капланды? Елгалар нәрсә астында калды? Кошлар кая китте?

 

Җөмлә башын белдергән баш хәреф , җөмлә тәмамланганын күрсәткән тыныш билгесе астына сыз.

 

Үрнәк. Бездә хәзер салкын кыш.

№9.

 

  1. Бирелгән сүзләр тезмәсен тәмамлап, җөмлә итеп укы.

 

Төн буе кар … . Иртән балалар кар тавы … . Алар кар тавында чана … .

Белешмә сүзләр: шудылар, яуды, ясадылар.

 

  1. Алар ни өчен җөмлә түгел иде? Син сүзләр өстәгәч, ни өчен җөмлә булды?

 

Аваз һәм хәреф.

 

  1. Башта ике, аннары өч, дүрт аваздан торган сүзләрне сайлап язарга.

 

Бер, ике, өч,

Әнә тегендә күч.

Кояш кача болытка,

Без калабыз суыкта.

Кояш бата. Ай калка.

Барый йокларга ята. (19 сүз.)

 

Күрмә диктант.

 

Кушылма авазларны белдергән сузык аваз хәрефләренең асларына сызарга.

 

Яңа ел. Бүген Яңа ел бәйрәме. Алсу бәйрәмгә бара. Бәйрәм мәктәптә була. Бәйрәм бик матур. Бәйрәмдә балалар күп. Балалар шат. (18 сүз.)

 

Сайланма диктант.

 

  1. Дүрт аваздан торган сүзләрне сайлап язарга.

 

Арба, кояш, күлмәк, тиен, чана, елга, сөлге, авыл, мәктәп, биш, кеше, ишек, кыяр. (13 сүз.)

 

  1. Сүзләрне укы. Ике авазлы сүзләрне Бер баганага, өч авазлы сүзләрне – икенче баганага, дүрт авазлы сүзләрне өченче баганага сайлап яз.

 

Ирек, алма, әти, бәти, куян, яфрак, ак, ата, җылы, күк, өй, биш, ун, бала, эшче, син, ком, эт, үс, эш, көн, бир, аз, кеше, урам. (25 сүз.)

 

Фонетик анализ.

 

Юкә, бал, урам, нефть, яңа, кыяр, ял.

 

Күрмә диктант.

 

  1. Сузык авазларның астына сыз.

 

Ял көне җитте. Көн җылы. Без урманга киттек. Анда бер кош оясы күрдек. Ләкин аңа тимәдек. Кайтканда бер эз күрдек. Ул куян эзе булган. (24 сүз.)

 

  1. Тартык аваз хәрефләренең астына сыз.

 

Үзе шардай,

Эче кандай,

Тәме балдай,

Ул нәрсә?

 

Җир астында алтын казык,

Аны алалар казып. (15 сүз.)

 

Сайламна диктант.

 

  1. Нечкә әйтелешле сүзләрне сайлап язарга.

 

Кыш килде. Төн буе кар яуды. Абый ауга китте. Ә Айрат белән Шәүкәт тау ясыйлар. Хәйдәр чана шуа. Чана капланды. Хәйдәр әйләнеп төште. (23 сүз.)

 

2. Калын әйтелешле сүзләрне сайлап язарга.

 

Җылы көннәр үтә. Көз җитә. Яфраклар коела. Үләннәр саргая. Кояш әзрәк җылыта. Көннәр салкыная. (14 сүз.)

 

Сүзләрне иҗеккә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү.

 

Сайланма һәм күрмә диктант.

 

  1. Ике иҗекле сүзләрне сайлап яз.

 

Безнең тавык бар. Ул чебиләр чыгара. Чебиләр бик матур. Алар сары төстә. Мин чебиләргә яшел чирәм ашатам. (17 сүз)

 

  1. Башта бер, аннан ике, өч иҗекле сүзләрне сайлап яз.

 

Күл буе бик матур. Күлдә үрдәкләр йөзә. Күлдә балык күп. Малайлар күлгә балык тотарга йөриләр. (15 сүз.)

 

  1. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз.

 

Арыш, әрем, урак, өмә, үлән, ызан, эре, ишәк. (8 сүз.)

 

Контроль күчереп язу.

 

  1. Беренче җөмләдәге сүзләрне, юлдан-юлга күчерү өчен иҗеләргә бүлеп яз.

 

Язгы сулар. Матур яз җитте. Көннәр озайды. Төннәр кыскарды. Әнә язгы урман. Карлар эри. Гөрләвекләр ага. Елга сулары ташый. (17 сүз.)

 

  1. Юлдан-юлга күчерү өчен, сүзне ничә мәртәбә ике кисәккә бүлеп булса, шулкадәр кисәккә бүлеп яз.

 

Пәрәмәч, кабартма, күбәләк, карлыган, сарымсак, төклетура, түземсезлек. (7 сүз.)

 

Үрнәк: пә-рә-мәч, пәрә-мәч

 

  1. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү урыннарыннан бүлеп яз. Сузык авазга беткән иҗекләр асатына сыз.

 

Суган, кәбестә, чикләвек, редиска, балтырган, бәрәңге. (6 сүз.)

 

Үрнәк: чо-кыр

 

Искәртмәле диктант.

 

Юлдан-юлга күчерелми торган сүзләрне сайлап язарга.

 

  1. Апрель җитте. Көннәр озайды. Кояш алтын нурларын сибә. Кар эри. Урамда гөрләвекләр ага. Елгада зур боз кисәкләре йөзә. Язгы ташу башлана. Болыннарны су баса. (24 сүз.)

 

  1. Башы -тарак,

Койрыгы-урак,

Кычкыртып быргысын,

Уята барысын. (8 сүз).

 

Сүзлек диктант.

Тавышсыз хәрефләр ъ.ь булган сүзләрне юлдан-юлга күчерү өчен бүлеп язарга.

 

Яшь, дөнья, Мәрьям, ямьле, Ильяс, Сәъгди, алъяпкыч, ятьмә, кулъяулык, ашъяулык, кулъюгыч. (11 сүз.)

 

Искәртмәле диктант.

 

Ау-әү, ай-әй тезмәләре булган сүзләрне юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп язарга.

 

Кыш килде. Төн буе өре кар яуды. Шәүкәт абый ауга китте. Айрат белән Җәүдәт тауга килделәр. Алар тауда чана шудылар. Яңа яуган кар йомшак. (24сүз.)

 

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

 

Аңлатмалы диктант.

 

Яңгырау тартыклар астына-бер, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызарга.

 

  1. Без урманга барабыз. Җәй көне урманда рәхәт. Анда җиләк, гөмбә үсә.

Без җиләк җыябыз. Быел урманда җиләк күп. Мин җиләк яратам. (24 сүз.)

 

  1. Хәзер җәй. Җәй көне каникуллар була. Без рәхәтләнеп ял итәбез. Мин елгада су коенам, кояшта кызынам. Әти белән без күлдә балык тотабыз, урманда гөмбә җыябыз. Җәй көне бик рәхәт. Мин җәйне яратам. (32 сүз.)

 

Күрмә диктант.

 

Парлы яңгырау һәм саңгырау тартык аваз хәрефләренең астына сызарга.

 

зал-сал                                      җәл-шәл

зирәк-сирәк                              дары-тары

дөя-төя                                      бәке-пәке

гөл-көл                                      җиләк-чиләк

Гасыйм-Касыйм

Сайланма диктант.

 

Яңгырау тартыкка башланган сүзләрне беренче баганага, саңгырау тартыкларга башланган сүзләрне икенче баганага язырга.

 

  • Салкын кыш килде. 2) Тиен кышка азык әзерли. 3) Балалар мәктәпкә бара. 4) Галия дәфтәренә матур итеп яза. 5) Балалар урамга чыкты. Кулларында көрәк, чиләк. 6) Малайлар һәм кызлар тауда чана шуалар.

 

Күрмә диктант.

 

Карга. Берзаман карга бик сусады. Ул бер чүлмәк янына килде. Су чүлмәк төбендә генә иде. Карганың борыны суга җитмәде.

Менә карга чүлмәккә вак таш сала башлады. Чүлмәктәге су өскә күтәрелде. Карга чүлмәктән су эчте. (32 сүз.)

 

Сайланма диктант.

 

Кеше исемнәрен сайлап язырга.

 

Бүген Фәрит бишле алды. Ул шигырьне оста сөйләде. Мансур рәсемне бик матур ясады. Дания апа аңа бишле куйды.

Айрат үзенең апасы Илсөяр белән бакчага чыкты. Бакчага Равил да чыккан иде. (29 сүз.)

 

Уку елының беренче яртысына контроль диктант текстлары.

 

Тиен. Тиен урманда яши. Ул чикләвек ярата. Җәен кышка азык әзерли. Күп итеп чикләвек җыя. Гөмбә киптерә. Кыш көне тиен агач куышында яши. (22 сүз.)

 

Искәрмә. Чикләвек сүзенең язылышын искәртелә

 

Биремнәр:

Беренче җөмләдәге сузык аваз хәрефләренең астына сызарга.

Чикләвек  сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.

 

Кышкы көн. Салкын кыш килде. Бөтен җирне ак кар каплады. Балалар урамга чыкты. Кулларында көрәк, чиләк. Алар кар тавы ясадылар. Аңа су сиптеләр. Икенче көнне таудан чана шудылар. (26 сүз.)

 

Биремнәр.

Соңгы җөмләдәге тартык аваз хәрефләренең астына ике сызык сызарга.

Кулларында сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.

 

Сузык аваз хәрефләре.

 

Э, е хәрефләре.

 

Сүзлек диктанты.

 

Эшче, элмәк, элгеч, эш, элек, бер, тез, эссе, элемтә, эремчек, энем, эскерт, энҗе, этаж, эретү, эчлек, эрбет, эл, элә, эз, эре, эри, энә.

 

Аңлатмалы диктант.

 

1) Әни кер элә. 2) Керпе урманда яши . 3) Мансур абый-эшче. 4) Әти элеваторда эшли. 5) Минем әнием элемтә  бүлегендә эшли. 6) Апам эремчек ярата. 7) Бүген көн эссе.

 

Ө-е хәрефләре.

 

1.Сүзлек диктанты.

 

Бөҗәк, көзән, рөхсәт, бөркү, һөнәр, мөһим, көмеш, өлеш, өзек, бөре, сөлге, сөт, төлке, өрәңге, гөл, бөтен, өтерге, көрәк, төтен, өрек.

Гөлсем, Айгөл, Зөһрә, Рөстәм.

 

  1. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, сүзләрне күчереп яз.

 

.1) С…зг…ч, с…р…мл…, ч…г…нд…р, к…нд…зг…, к…ртл…к.

 

2) Һ…нәр б…лмәс к…н күрмәс.

Һ…нәр кирәк һәрк…гә.

Һ…нәрл… ачтан үлмәс.

Х…рмәт күр…р һәр җирдә.

 

(Гамил Афзал.)

 

3.Өрәңге.

 

К…зг… җилләр …ргәндә,

Яфракларны …згәндә,

Яшеллегем оча дип,

…згәләнмә, …рәңг…,

Яфракларның т…р…нгән.

К…з яменә т…р…нгән.

Күр үзеңне, …рәңг…,

Син кызыллы к..рәнл… .

 

(Роза Хәлиуллина.)

 

О-ы хәрефләре.

 

Сүзлек диктанты.

 

  1. Борчак, корал, томау, почмак, тояк, җомга, солы, орлык, тормыш, помидор, чыршы, кош, кыш,очучы, бодай, йорт, азык, болын, болыт, корт, кояш, борын, борындык, орчык, олы, ком, торма, торна.

 

  1. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп күчереп яз.

 

Б…җ…р, т…рм…ш, б..зг…ч, ш…м…рт, б…р…нд…к, б…л…нл…к.

 

Контроль диктант.

 

Яз килә. Менә яз да килеп җитте. Кояш көлә. Кошлар килә башлады. Минем абыем кош оясы ясады. Без ояны агач башына куйдык. Кошлар шатланыр. (22 сүз.)

 

Я, Ю, Е хәрефләре.

 

  1. Сүзлек диктанты.

 

Маяк, тояк, әкият, ярдәм, оя, октябрь, куян, яфрак, кыяк, яшь. чынаяк, ярдәм, көянтә, яхшы, кыя, яулык, җәя, ямьле, чия, яшел, өя, Галлия, ябалак ,кояш, Нурия.

 

Юл, юмарт, юа, каюта, аю, көю, юкә, сөю, юлдаш, җыючы, юрган, кию, юаш, июль, Каюм, юри, Әюп, июнь, баю, бию, баян, юан, ютәл.

 

  1. Аңлатмалы диктант.

 

Аю. Каюм белән Әюп урманга барды. Малайлар җиләк җыя башлады. Еракта алар аю күрделәр. Балалар юкә агачы артында качып тордылар. Аю урман эченә кереп югалды. (25 сүз.)

 

  1. Искәртмәле диктант.

 

Яңгыр. Кичке якта каяндыр соры болытлар чыкты. Өре яңгыр тамчылары төшә башлады. Болытларны орып яшен яшьнәде. Башта эре  тамчылар төште. Аннары яңгыр чиләкләп коярга тотынды. (24 сүз.)

 

Тартык аваз хәрефләре.

 

Й хәрефе.

 

  1. Сүзлек диктанты.

 

Йон, йөзә, йомран, йөри, йорт, йөрәк, йокы, йолдыз, йөзем, көймә, йөк, төймә, йөгерә, укый, йөз, сөйли, бәйрәм, коймак, уйный. байрак.

 

  1. Искәртмәле диктант.

 

1) Тугайлыкны каплаган әрәмәлектә төрле кошлар сайрый. 2) Марат белән Самат кошларга җимлек куйдылар. 3) Фәйзи бабай умарталыкта умарта кортлары карый. 4) Гәрәй бишенче сыйныфта укый. 5) Мин бакчага йөрим. (25 сүз.)

 

Йомран. Йомран-кызык җәнлек. Җәй һәм көз буе ул кимерә, май җыя. Кыш җитә башласа, күзләрен йокы баса. Ул оясына тыйтаклый. Кышын йоклап үткәрә. Өнен каплый. Йокыга тала. (27 сүз.)

 

В хәрефе

 

  1. Сүзлек диктанты.

 

Ватан, Вәли, вакыт, авыз, аваз, тавыш, авыл, чикләвек, вәгъдә, завод, врач, һава, диван, вагон, савыт, квас, давыл, Кави, Сәвия, ватык, дава, валчык, гөрләвек. (23 сүз.)

 

  1. Сайланма диктант.

 

Балалар. Равил, Вилдан, Сәвия мәктәптә укыйлар. Вәсимә балалар бакчасына йөри. Вәсимә дә тиздән мәктәпкә барыр. Равил, Вилдан, Сәвия мәктәптә яхшы укыйлар. Алар бик тырыш балалар. (24 сүз.)

 

Г хәрефе

 

Сүзлек диктанты..

 

Дага, зәңгәр, карлыган, чөгендер, түгәрәк, яңгыр, гөл, суган, туган, Гата, елга, иген, гДага, зәңгәр, карлыган, чөгендер, түгәрәк, яңгыр, гөл, суган, туган, Гата, елга, иген, гөмбә.

 

 

 

Сайланма диктант.

 

К, г хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.

 

Гали белән Гүзәл ял көне кунака бардылар. Гөлсем аларны шатланып каршы алды. Алар бергә бакчада уйнадылар, таган атындылар. Кич җиткәч өйләренә кайталар. (22 сүз.)

 

М, н, ң хәрефләре

 

Сүзлек диктанты.

 

Яңа , сеңлем, яна, уңыш, мең, сиңа, энем, туп, аң, ун.

 

Сайланма диктант.

 

Борын аваз хәрефләренең асларына сыз.

 

Яңа китап, яхшы көн, минем сеңлем, озын чаңгы, җиңү көне. җылы тун, туган авыл.

 

1) Яңа кием кидем. 2) Учак яхшы яна. 3) Минем кечкенә энем бар.4) Чаңгы сынды.

 

Контроль диктант.

 

Дуслар. Наилә, Җәмилә һәм Энҗе дус кызлар. Җәй көне алар бакчада эшлиләр. Наилә су ташый. Җәмилә түтәлләргә су сибә. Энҗе җиләкләр җыя. Эш беткәч, алар бергә ял итәләр. (27 сүз.)

 

Паркта. Туган ягыбызга кыш килде. Балалар парка килделәр. Җиргә ак кар ява. Марат чана шуа. Гүзәл чаңгы алды. Алар шуарга өйрәнә. Балаларга бик күңелле. (23 сүз)

 

Янәшә килгән бер үк тартыкларны дөрес язу

 

Сүзлек диктанты.

 

Пассажирлар, Чаллы, класс, аккош, эссе, касса. группа, ванна, Саттар, Эмма.

 

Аңлатмалы диктант.

 

Бөртөрле ике тартык янәшә килгән сүзләр астына сызарга.

 

Көз көне. Җәй узып китте. Яңгырлы көз җитте.Үләннәр саргайды, яфраклар коела. Күчмә кошлар җылы якларга очып киттеләр. Төссез һәм соры көннәр башланды. (21 сүз.)

 

Контроль диктант.

 

Кышкы көн. Көзге көннәр үтте. Кыш башланды. Кошларның күбесе җылы якка китте. Кайберләре бездә кышлый. Әнә безнең урманнар. Анда кошлар яши. Балалар кошларга җимлекләр ясый. Яз җиткәч кошлар безне җырлар белән шатландырыр. (30 сүз.)

 

Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булып килгән сүзләр.

 

Аңлатмалы диктант

 

Энҗе мәктәптә укый. Марат та мәктәптә укый. Балалар тырышып укыйлар. Мәктәп бакчасында чәчәкләр үсә. Укучылар бакчада ял итәләр, уйныйлар.

 

Искәртмәле диктант.

 

Җәй. Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Әнә урман. Балалар урманга бара. Анда каен, нарат, имән агачлары үсә. Аланда чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә күбәләкләр кунып уйный. Матур итеп кошлар сайрый.

 

Нинди? Нишләде? соравына җавап булып килгән сүзләр

 

Сайланма диктант.

 

Нишли? Нишләде? соравына җавап булган сүзләрне сайлап язарга.

 

Акбай коткарды. Җәй көне иде. Айрат күлгә балыка китте. Аңа Акбай да иярде. Айрат балык тота башлады. Менә бер зур балык эләкте. Аны алганда Айрат суга егылды. Йөзә белми иде ул. Бата башлады. Ул кычкырды. Акбай аны ярга алып чыкты. (36 сүз.)

 

Чыпчык.  Көн бик салкын. Марат урамга чыкты. Аның күзе өй янындагы агачка төште. Агач төбендә бер чыпчык ята иде. Чыпчык ачлыктан хәлсезләнгән, туңган. Марат чыпчыкны кулына алды, өйгә алып керде. Чыпчык  кышын өйдә яшәде. Яз көне Марат кошны иреккә җибәрде. (39 сүз.)

 

(«Салават күпере» журналыннан)

Иҗади диктант.

 

Төлке. Кыш, төлке, күрде, куян, яшеренде, чыршы астында, эзләр.

 

Тиен. Тиен, чикләвек ярата, азык, әзерли,җыя, киптерә, гөмбә, агач куышында.

 

Контроль дитант.

Җәй. Матур җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара. Анда каен, нарат, имән агачлары үсә. Аланда ал, кызыл, сары чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә чуар күбәләкләр кунып уйныйлар. Матур итеп кошлар сайрый. (37 сүз.)

 

Искәрмә. Өтерләр искәртелә.

 

Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булып килгән сүзләр.

 

Сайланма диктант.

 

Нинди? соравына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга.

 

Тере табигать почмагында. Урамда салкын кыш. Ап-ак кар бөртекләре оча. Мәктәпнең тере табигать почмагында җылы. Матур попугайлар бер-бересе белән сөйләшәләр. Зур аквариумда балыклар йөзә. Ак күгәрченнәр дә бар. Зәңгәр , сары, кызыл чәчәкле гөлләр үсә. Яшь табигать сөючеләр кошларны һәм хайваннарны яратып тәрбиялиләр. (39 сүз.)

 

(«Салават күпере» журналыннан)

 

Иҗади диктант.

 

Сораулар урынына тиешле сүзләрне сайлап яз.

 

(Нинди?) кыш килде. (Нинди?)кар яуды. Елгаларны (нинди?) боз каплады.

Балалар (нинди?) шугалак ясадылар. Шугалакта шау-шу. Тимераяклар чыңлый. Безнең ишек алдында кар бабай утыра. (Кемнәр?) аның янында кардан ныгытма төзеделәр. Көн саен алар (нинди?) уеннар уйныйлар. (35 сүз.)

 

Сүзлек: шугалак-каток (русча)

 

Контроль диктант.

 

Чебиләр. Безнең сары тавык бар. Ул чебиләр чыгарды. Чебиләр бик матур. Алар да сары төстә. Мин чебиләргә яшел чирәм ашатам. Әни ярма сибә. Чебиләр тиз үсә. (25 сүз.)

 

Җөмлә. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

 

Иҗади биремле диктант.

 

Сораулар урынына тиешле сүзләрне куеп язарга.

 

Балалар лагерьда ял (нишлиләр?). Алар су (нишлиләр?). Безнең өй янында чишмә (нишли?). Марат китап б(нишли?). Без туган илебезне (нишлибез?). (19 сүз.)

 

2.Җөмлә чикләрен билгеләргә, баш кисәкләрен табып асларына сызарга.

 

Без эш яратабыз мин савытлар юам абыем аяк киемнәрен чистарта Сания апа идән юа Гөлфия урынын үзе җыя ул гөлләргә су сибә. (21 сүз.)

 

3.Җөмләләр төзеп язарга.

 

1) яратабыз, без, гөлләр.

2) карлы, үтте, ак, кыш.

3) яз, кояшлы, җитте, ямьле.

4) ташулар, акты, шаулап.

5) укыйбыз, тырышып,без. (17 сүз.)

 

Сүз төзелеше.

 

Искәртмәле диктант.

 

Ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалчаларның асларына сызарга

 

Авылда. Рөстәм җәй көне әнисе белән авылга әбиләренә кунакка килде. Аның әле авылда булганы юк иде. Әбисе Рөстәмне бик шатланып каршы алды. Ул аны тәмле ашлар белән сыйлады. Рөстәмгә авылда бик ошады. (31 сүз.)

 

Грамматик биремле диктант.

 

Түбәндәге сүзләрнең тамырын табарга.

 

Кибетче, эшче, дуслык, балыкчы, ташлык, утынлык, укытучы, укучы, ачкыч, умартачы, күзлек, куаклык.

 

Капма-каршы мәгънәле сүзләр.

 

Иҗади биремле диктант.

 

Бирелгән сүзләргә капма-каршы мәгънәле сүзләрне табып язарга.

 

җылы-(салкын)                                  вак-(эре)

озын-(кыска)                                      биек-(тәбәнәк)

көн-(төн)                                             ак-(кара)

каты-(йомшак)                                    тиз-(акрын)

 

  1. Җәяләр эчендә бирелгән сораулар урынына җавап язарга.

 

Өстәл биек, ә урындык (нинди?)

Елга сай, ә диңгез (нинди?)

Кар ак, ә күмер (нинди?)

Шикәр татлы, ә лимон (нинди?)

Мамык йомшак, ә тимер (нинди?)

Куян кечкенә, ә фил (нинди?)

 

Җөмлә кисәкләре.

 

Сайланма диктант.

 

Җөмләнең баш кисәкләрен сайлап, парлап язарга.

 

Укучылар. Бүген Мәхмүт бишле билгесе алды. Ул шигырьне оста сөйләде. Ләйсән рәсемне бик матур ясады. Сания апа аңа да бишле билгесе куйды. (21 сүз.)

 

Җәй. Ямьле җәй җитте. Кояш кыздыра. Агачлар яшел төскә керде. Хәтфә чирәм күтәрелде. Урманнарда кошлар сайрый. Анда ал, сары, зәңгәр, кызыл чәчәкләр үсә. Балалар урманга килделәр Кызлар чәчәк бәйләмнәре җыя. Малайлар туп уйныйлар.(32 сүз)

 

Үткәннәрне кабатлау өчен контроль диктантлар.

 

Урман.

 

Менә урман. Урман зур. Анда каен, имән, чыршы үсә. Урманда бүре, төлке, куян һәм аю яши. (16 сүз.)

 

Биремнәр.

  1. Урманда сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.
  2. Беренче җөмләдә сузык аваз хәрефләренең астына бер сызык сызарга.

 

Май. Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады.Агачлар яфрак ярды. Кошлар кайта башлады. Урманда җиләкләр пешә. Малайлар күлдә балык тоталар. (21 сүз)

 

Биремнәр.

  1. Икенче җөмләдә тартык аваз хәрефләрнең астына ике сызык сызарга.
  2. Җиләкләр сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.

 

Күл. Менә болын. Болында күл бар. Күл буе матур. Анда камышлар үсә. Күлдә үрдәкләр йөзә. Балык күп була. Күл буена малайлар балык тотарга йөриләр. (24 сүз.)

 

Биремнәр.

Тексттагы ике иҗекле сүзләрне табып астына сызарга.

Сүз уртасында һәм ахырында төшеп калган билгене өстәп язарга:

 

сәгат…, пал…то, кәгаз…, ал…бом, шигыр…, ят…мә.

 

Күңелле яз. Карлар эреде. Агачлар яфрак яра. Кошлар җылы яктан кайта. Болыннар яшәрде. Шомырт чәчәккә күмелде. Күптән көткән яз җитте.

 

Беренче сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.

 

  1. Сүзләрне укыгыз. Ике иҗекле сүзләрне — бер баганага, өч иҗекле сүзләрне – икенче баганага, дүрт иҗекле сүзләрне өченче баганага сайлап языгыз.

 

Ипподром, арба, күлмәк, абага, көтүлек, ата, баганалар,җылы, гариза, бала, умарта, өянке, савыт, авыл, ишек, кеше, балыкчы, эшче, кабартма, китапханә, күбәләкләр, маэмай, йолдызкай, күгелҗем.

 

  1. Сүзләрне укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

 

Беренче баганадагы сүзләр ничек укыла?

Икенче баганадагы сүзләр ничек укыла?

 

как                                                     күк

каз                                                     көз

кыр                                                    кер

какы                                                  килә

кача                                                   китә

кара                                                   көлә

куша                                                  көри

 

  1. Баганалап бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз. Һәр җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән языгыз. Җөмлә ахырында нокта куегыз.

 

кыш                             кар                              балалар

менә                            бүген                           уйныйлар

җитте                          йомшак                       урамда

салкын                        ява                               шат

 

Өченче җөмләдәге сүзләрдә тартыклар астына сызыгыз.

 

  1. Укыгыз. Кайсы сүзләр һәм ни өчен баш хәреф белән язылган? Шул сүзләрне сайлап языгыз.

 

1) Петербург шәһәре бик зур. Ул Нева елгасы буена урнашкан.

2) Казанда Габдулла Тукай урамы бар.

3) Битаман авылы бик матур.

4) Минем әбием Әтнә авылында яши. Мин җәйге ялымны шунда үткәрәм. Ашыт елгасында су коенам.

 

  1. Нокталар урынына ь, ъ билгеләренең кирәклесен куеп, сүзләрне күчереп языгыз.

 

Ил…яс                                              төн…як

мәс..әлә                                             нәк…

вәг..дә                                                пал…то

Ак…яр                                               ал…япкыч

Ях..я                                                   аш…яулык

Мәр…ям                                          көн…як

 

  1. Шигырьне матур итеп укыгыз. Нечкә сузыклар кергән сүзләрне табыгыз һәм күчереп языгыз.

 

 

 

Гөлләрем.

 

Бакчабызда бар

Минем түтәлем.

Түтәлдә үсә

Исле гөлләрем.

Чын күңел белән

Аларны сөәм,

Шуңар һәр көнне

Чыгып су сибәм.

 

Гөлләрем күкрәп

Чәчәк аталар.

Бик матур була

Шул чакта алар.

 

Котлыйдыр кебек

Мине һәрбер гөл.

Күргән вакытта

Сөенә күңел.

 

(Әнәс Кари.)

 

  1. Җөмләләрне укыгыз. Күчереп языгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең авазларын әйтегез.

 

Гөлфия зур кыз. Ул беренче сыйныфта укый. Кыз бала һәр көнне урынын үзе җыя. Гөлфия әнисенә булыша. Ул көн саен идән себерә, гөлләргә су сибә.

 

  1. 8. Хәтер диктанты.

 

Бер киңәш.

 

Кимсетмә һичбер эшне дә

Кечкенә диеп,

Зур булыр үтәсәң аны

Күңелдән сөеп. (11 сүз.)

 

(Әнәс Кари.)

 

Һәр сүздә ничә хәреф бар? Санагыз һәм язып куегыз.