Сочинение «күзәтүчән булыйк!»/»кузэтучэн булыйк»

Сочинение на татарском языке на тему «күзәтүчән булыйк!»


Без җиргә басып йөрибез, әмма туктап, шул җирне яхшылап караганыбыз бар микән? Әгәр дә без иелеп, ә иң яхшысы ятып, җирне карасак, үзебез өчен кызыклы да, файдалы да күп нәрсәләр күрер идек.
Менә шаян җил өзгән имән яфрагы ята. Менә − өзелеп төшкән бер миләш бөртеге. Менә кечкенә генә гөмбә чыгып килә. Бер кырмыска ниндидер үләнне тартып бара. Әнә тегендәрәк суалчан шуышып йөри.
Әнә анда нинди матур корыган агач ботагы. Гаҗәеп матур ул. Ә горур басып торучы чебен гөмбәсе матур түгелме? Агулы булса да, ничек кенә матур икән әле ул, итәк тә киеп куйган бит!
Ниләр генә юк аяк астында! Әллә нәрсәләр күреп була анда. Алар турында матур-матур хикәяләр дә язып була. Күрә белергә генә кирәк.