Татарча диктант «Кышкы кичтә|Кышкы кичтэ» (88 сүз)

Диктант на татарском языке на тему «Кышкы кичтә»/»Кышкы кичтэ»Атна буе инде буран котыра. Ишегаллары, урам коймалары тау-тау булып өелгән көрт астында калган. Буран исә һаман котырына, ак ялын уйнаклатып, тәрәзә пыялаларына сарыла, моржага кереп, кемнедер тирги, үзе белән көч алышырга тышка чакыра.

Безнең өйдә җылы, рәхәт. Мич кашагасына утырткан сукыр лампадан бүлмәгә сүрән генә яктылык сирпелә. Әби, чуар яулыгын артка чөеп бәйләгән дә, мич буендагы утыргычта йон эрли. Анын орчыгы, буран белән узышып, зыр-зыр әйләнә. Аш урынын жыеп алгач, кайнар су белән сап-сары итеп юган өстәл артында без, дүрт бала, рәттән тезелеп дәрес карыйбыз. (88 сүз)

*Транслит*

Атна буе инде буран котыра. Ишегаллары, урам коймалары тау-тау булып оелгэн корт астында калган. Буран исэ хаман котырына, ак ялын уйнаклатып, тэрэзэ пыялаларына сарыла, моржага кереп, кемнедер тирги, узе белэн коч алышырга тышка чакыра.

Безнен ойдэ жылы, рэхэт. Мич кашагасына утырткан сукыр лампадан булмэгэ сурэн генэ яктылык сирпелэ. Эби, чуар яулыгын артка чоеп бэйлэгэн дэ, мич буендагы утыргычта йон эрли. Анын орчыгы, буран белэн узышып, зыр-зыр эйлэнэ. Аш урынын жыеп алгач, кайнар су белэн сап-сары итеп юган остэл артында без, дурт бала, рэттэн тезелеп дэрес карыйбыз. (88 суз)Еще диктанты на татарском языке со схожей к «Кышкы кичтэ» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)